16+

Рөстәм Миңнеханов: “Могҗиза көтмәгез. Укытучысыз сыйфатлы белем дә булмый”

Мәгарифтә кадрлар кытлыгы проблемасы элеккечә актуаль булып кала. Ә белгечләрне максатчан рәвештә укытып чыгару «коралы» тиешенчә файдаланылмавы борчу уята.

Рөстәм Миңнеханов: “Могҗиза көтмәгез. Укытучысыз сыйфатлы белем дә булмый”

Мәгарифтә кадрлар кытлыгы проблемасы элеккечә актуаль булып кала. Ә белгечләрне максатчан рәвештә укытып чыгару «коралы» тиешенчә файдаланылмавы борчу уята.

Бу проблемага игътибарны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә юнәлтте. 

–    Республиканың мәгариф системасында 76 меңнән артык педагог, шул исәптән 32 меңнән артык мәктәп укытучысы эшли. Узган уку елы башына мәктәп укытучыларына һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренә ихтыяҗ 3 меңнән артык кешене тәшкил итте. Муниципаль берәмлекләр буенча карасак, укытучыларга булган иң зур кытлык Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, Биектау, Лаеш һәм Әлмәт районнарында күзәтелә, - дип билгеләп үтте министр. 

Шул ук вакытта югары уку йортларын һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын педагогик белгечлекләр буенча ел саен 4 меңнән артык кеше тәмамлый. Кызганычка, аларның барысы да һөнәри эшчәнлекләрен педагогик юнәлеш белән бәйләми.

Булачак укытучыларны максатчан укыту мөмкинлекләре киң -  быел, әйтик, педагогик белгечлекләр буенча бакалаврлар әзерләү өчен  700дән артык урын бүлеп бирелгән. Шуларның 123е генә файдаланылган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләренә кадрлар кытлыгын хәл итүгә ныклап алынырга кушты.

–   Педагогларны башка төбәкләрдән җәлеп итәргә, белгечләр мәктәпкә килсен өчен шартлар тудырырга кирәк. Бәлкем торак программалары буенча квоталарны яңадан карарга кирәктер. Могҗизага өметләнергә кирәкми. Әгәр дә мәктәптә укытучылар булмаса, белем бирү сыйфаты турында сүз дә була алмый. Шуңа күрә без максатчан кабул итүне дә анализларга тиешбез. Район башлыклары, бу бит сезнең эш. Сез бит җирлекләрдә сыйфатлы белем бирүне тәэмин итәргә тиеш. Уйлагыз. 3 ай эчендә чаралар планын әзерләгез, - дип боерык бирде Рөстәм Миңнеханов.

 

Фото: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading