16+

Остазлар янына йөреп остарып була

20 июня 2025, 14:57
1355
0
0
Уку өчен 3 минут

Шундый журналист буласың килсә, 15 июльгә кадәр КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына документлар бирергә кирәк.

Шундый журналист буласың килсә, 15 июльгә кадәр КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына документлар бирергә кирәк.

Анда Россиянең барлык төбәкләреннән татар телен яхшы белгән егет-кызлар кабул ителә.

Журналист буласы килгән, татар телен камил белгән балалар өчен хәзер мөмкинлекләр зуррак. Андыйлар бернинди каршылыксыз югары уку йортына кереп, белем ала ала. Быел алтынчы ел рәттән Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында махсус программа эшләп килә. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Шамил Мөхәммәт улы Садыйков белдергәнчә, елдан-ел милли җанлы, өметле каләм ияләренең укырга килүе дә сөендерә. Алар журналистикага яңа сулыш алып килә.

Соңгы берничә елда татар журналистларын әзерләүгә зур игьтибар бирелә. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге мәдәни  һәм милли белем бирү югары мәктәбе базасында татар әдәбияты, журналистика белгечлеккә укучылар кабул ителә. Алар өчен “Татмедиа” җәмгыяте белән берлектә махсус укыту программалары эшләнде. 

– Безнең идеяны “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев та хуплап алды, – ди Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов. – Бик актуаль программага әверелде. Ел әйләнәсе укучылардан, әти-әниләрдән мөрәҗәгатьләр кабул итәбез. Чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә кызыксына. Әлеге эшебезне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйбыз.  
Студентлар практика белән теорияне бергә алып бара, газета-журналлар белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр. Һөнәр өйрәтү эшендә баш мөхәррирләр дә, журналистлар да катнаша.

– Бик зур, уңышлы проект. Бүгенге көндә “Татмедиа” өчен кадрлар әзерләүче үзәк, - ди “Татмедиа” җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйков. – “Ялкын” редакциясе тулысынча шушы уку йортын тәмамлаган егет-кызлардан тупланды. “Идел” журналы журналистларның күпчелеге әлеге уку йортын тәмамлаучылар. “Интертат” редакциясендә дә шушы уку йортының яшь кадрлары. Филология – журналистиканың төп нигезе. Журналист  булып эшләргә килгән бала, фикерен төгәл җиткерә белергә тиеш. Безнең өчен төп максат – татар телен яхшы белгән журналистлар әзерләү. Аларга белемне тәҗрибәле филологлар гына түгел, безнең системада эшләүче остаз журналистлар да бирә. Татар мохите булган җирдә генә милли кадрлар әзерләнә. Уку бюджет хисабына алып барыла. Бу – авыл баласы өчен бу үз юлын ярырга бик зур мөмкинлек. Хәзерге яшьләр безгә караганда көчлерәк, өметлерәк. Елдан-ел көчле, милли җанлы балалар килүе сөендерә. Алар яңа технологияләрне дә камил белә,  социаль челтәрдә эшли белү осталыклары бар.
“Алтын каләм” конкурсында җиңеп чыгып, киләчәген журналистикага бәйләргә булган Әнвәр Мөхетдинов уку йортында белем алуның кызык һәм мавыктыргыч булуын әйтә. “Әти белән бергәләп институтның “Ачык ишекләр” көненә килдек. Шул вакытта мин биредә укырга тиеш, дип уйладым. Мин биредә укуыма бик шат. Без монда татар теле буенча да, журналистика юнәлешендә дә белем алабыз. Без журналистиканың ни икәнен аңлый, төрле жанрларда иҗат итә башладык. “Дулкын” студиясе эшләп тора.  Укудан тыш чаралар да да актив катнашабыз. Мисал өчен, мин “Мизгел” театр түгәрәгенә йөрим, төрле чараларда булабыз, сәләтебезне күрсәтәбез”, – ди Әнвәр.   
Татар әдәбияты һәм журналистика гына түгел, реклама һәм җәмәгатьчелек белән эшләү, нәшрият хезмәткәрләре белгечлекләре дә әзерлиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading