Бакча җиләген һәм черешняны ашаганда сак булыгыз
Диетолог-эндокринолог Антон Поляков җиләк-җимешләрне көненә 400-500 грамм тирәсе ашарга куша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
Диетолог-эндокринолог Антон Поляков җиләк-җимешләрне көненә 400-500 грамм тирәсе ашарга куша.
“Сезон вакытында җиләк-җимешләрне куллану организмның ихтыяҗыннан, туклану дәрәҗәсеннән тора. Әгәр кешенең бакча җиләген һәм черешняне күбрәк ашау теләге булмаса, мәҗбүриләп ашарга кирәкми”, – ди табиб. Поляков әйтүенчә, черешня В витаминнары, антиоксидантлар, С витамины, кумарин һәм оксикумарин бар. Бу матдәләр канның куеруын киметү өчен кирәк. Ягъни черешняне куллану тромбозларны булдырмый калуга ярдәм итә. Бакча җиләге В витаминнарына бай. Анда фолий кислотасы да җитәрлек күләмдә күп. Ничек кенә файдалы булмасын, бакча җиләге белән черешня бөтен кешегә дә ярап бетмәскә мөмкин. Ашкайнату системасы белән интегүчеләргә чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар