16+

Россия вузларында стипендия яшәү минимумына кадәр үсәргә мөмкин

Дәүләт думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары фикеренчә, хәзерге сумма яшәү өчен җитми.

Дәүләт думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары фикеренчә, хәзерге сумма яшәү өчен җитми.

Дәүләт думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова Россия югары уку йортларында стипендияләрне яшәү минимумына кадәр арттырырга тәкъдим итте. Ул үзенең телеграмма каналында язганча, хәзерге сумма яшәү өчен җитми.

Моннан тыш, түрә фикеренчә, студентларга үзләрен тәэмин итү өчен дәресләрдән соң һәм кайвакыт дәресләр урынына өстәмә эшләргә туры килә. Бу базарда компетентсыз белгечләрнең барлыкка килүенә китерә.

«Стипендиянең уртача күләме ким дигәндә 15,4 мең сум булырга тиеш», — дип ассызыклады Лантратова һәм «Гадел Россия – хакыйкать өчен» фракциясе лидеры Сергей Мироновның фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка тәкъдим җибәрүен билгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading