16+

Май аенда пенсионерларга өстәмә каралган. Кемнәргә?

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Җиңү көненә кагылышлы пенсионерларның кайбер категорияләре май аенда өстәмә түләүләр ала.

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Җиңү көненә кагылышлы пенсионерларның кайбер категорияләре май аенда өстәмә түләүләр ала.

Өстәмә түләүләр кемнәргә һәм нинди күләмдә түләнәчәге турында РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде, дип яза РИА Новости.

Беренчедән, федераль түләүләр бар. 2019 елдан башлап, Россия, Литва, Латвия һәм Эстониядә даими яшәүче, Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм инвалид булган РФ гражданнары ел саен 10 мең сум ала. Юбилей елларында түләүләр тагын да югарырак булырга мөмкин.

Моннан тыш, һәр төбәк сугышта катнашучыларга һәм инвалидларга гына түгел, ә башка категорияләргә дә — сугыш балаларына, концлагерь тоткыннарына, тыл хезмәтчәннәренә һ.б. үз түләүләрен билгели. Һәр конкрет очракта ярдәм күләмен социаль Фондның үз бүлегендә ачыклау яхшырак.

Шулай ук 1 майдан 80 яшькә җиткән һәм икътисадның аерым тармакларында стажы булган пенсионерларның пенсияләре артачак.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading