16+

Роскомнадзор кисәтә!

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълү­матларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълү­матларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш.

Ә инде 2015 елның 1 сентябреннән, ­«Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгъ­лү­матларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару акт­ларына үзгәрешләр кертү турында»гы 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе нигезендә, өстәмә рәвештә, РФ гражданнарының шәхси мәгълү­матлары саклана торган мәгълү­мат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак. (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү турындагы документ формасының үзгәртелүе (гадиләштерелүе) турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторларга 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе таләбе буенча, 2015нче елның 1 сентябреннән, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълү­мат базасы урнашкан урын хакында мәгълүмати хат юлларга кирәк булачак. Тулырак мәгълүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading