16+

Янә һәлакәт: машина урталай «киселгән», йөртүчесе авыр хәлдә

Алабуга юлында авария: машина йөртүченең аягы өзелгән.

Алабуга юлында авария: машина йөртүченең аягы өзелгән.

М-7 трассасының Алабуга районы тирәсендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Kia Sorento автомобиле (Калуга өлкәсендә теркәлгән) зур тизлек белән юл читендәге коймага килеп бәрелде. Машина танымаслык. 

Инспекторлар әйтүенчә, 40 яшьлек шофер метеорологик шартларны исәпкә алмый, куркынычсыз тизлек режимын сайламый. Нәтиҗәдә машина белән идарәне югалта. Фотолардан күренгәнчә, койма автомобильне урталай «кисә». Шоферның аягы өзелә. Аны авыр хәлдә хастаханәгә озаталар. 


Алабуга юлында авария: машина йөртүченең аягы өзелде - ФОТОЛАР

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading