16+

Бүген Кырымда агуланган балалар Татарстанга кайтарыла

Лагерь балаларны кабул итүдән баш тарткан.

Лагерь балаларны кабул итүдән баш тарткан.

Кырымда Кизләү (Евпатория) шәһәре янындагы Заозёрное бистәсендәге "Лучистый" лагерында агуланган Татарстан балалары хастаханәдән чыккач - Казанга кайтачак. Лагерь авыру яңадан кузгалмасын, инкубация вакыты билгесез дип балаларны кабул итүдән баш тарткан.

Балаларны бүген чартер рейс белән Казанга озату планлаштырылган. Аларның ял итмәгән көннәре өчен әти-әниләргә компенсация түләнәчәк. Ял итүне башка урында дәвам итәргә теләгән балаларга альтернатив урыннар тәкъдим ителәчәк. Агуланмаган балалар ялны “Лучистый”да дәвам итә. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзергә көндә лагерьда Татарстаннан 201 бала һәм 19 әйдаман ял итә. 1-2 сменада 268 бала ял иткән, авыручылар һәм агуланучылар булмаган. 4-5 сменада тагын 531 бала ял итәчәге көтелә. “Лучистый” лагеры 2018 елда үткәрелгән тендерны отканнан соң сайланган һәм монда Татарстан балалары җибәрелә башлаган. Ял итү килешуе әлегә өзелми тора.

чыганак - azatliq.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading