Тиздән Сабантуйлар. Бу бәйрәм якынлашу белән, Сабан туена бүләкләр җыю башлана.
Ләкин аның исеме төрле, кемнәрдәдер – “бүләк җыю”, “яулык бәйрәме”, “сөрән сугу”, “сөлге җыю”, “әрәпә”, “бирнә”... Исемнәре төрле булса да, максаты бер – Сабан туена бүләк җыю.
Сабан туе алдыннан атлар бизәп, урам тутырып йөрү авылларның матур бер гадәтенә әверелеп беткән иде. Тик соңгы елларда бүләк җыю да бераз заманчалашты, техникалар бизәп урам әйләнә башладылар.
– Авылга кайтканда бер күренешкә тап булдым. Апас районының Кече Болгаер авылы халкы шау-гөр килеп Сабан туена сөлге җыялар иде. Мини тракторны бизәгәннәр, капка төбе саен туктап, олысы-кечесе җырлап, биеп, рәхәтләнеп күңел ача. Читтән карап торганда шулкадәр матур. Трактор бизәп яулык җыеп йөргәннәрен күргән юк иде әле, – ди Апаста яшәүче Зәйнәп Яруллина.
Тормыштагы үзгәрешләр бәйрәмнәргә дә башка төсмер өстәргә мәҗбүр итә. Кече Болгаер авыл клубында 1989 елдан бирле эшләүче Хәлимә Айнуллина әйтүенчә, Сабан туена бүләк җыйганда ел да нинди дә булса бер яңалык кертергә тырышалар. Ел саен бер төсле булмасын дип, узган ел, мәсәлән, мотоблокны бизәп бүләк җыйганнар. Быел исә трактор бизәргә булганнар. “Хәзер авылларда ат табу да проблема. Булганнары да тыңлаусыз. Юкса, үзебезнең дә ат бар. Дуамалланып китә торган гадәте бар. Андый атлар белән урам әйләнергә куркыныч, шуңа күрә техникаларга өстенлек бирә башладык. Авыл халкына рәхмәт. Идеяны күтәреп алып, миңа ярдәм итәләр. Быелгы трактор хуҗасы Фирдүс Хәйретдинов, минем икенче буын туганым, тракторыңны бизәп чыга алмыйсыңмы дип сораган идем, берсүзсез ризалашты. Гармунчыбыз Шәрифҗан абый Хәсәнов 70 яшькә якынлаша. Мең рәхмәт, авыл урамнары буйлап гармунда уйнап, халыкны җырлатты да, биетте дә. Шәрифҗан абый авылда узучы бер генә чарадан да читтә калмый, гармунын кыстырып безнең белән төрле бәйрәмнәрдә катнаша.
“Ядкарь” ансамле кызлары, Аллага шөкер, бөтен җирдә катнашырга вакыт табалар. Ансамблебезгә 35 ел, җисеме үзгәрми, кешеләре генә үзгәреп тора. Ике ел элек “Сүнмәс дәрт” исеме астында эшли башладык”, – ди Хәлимә ханым.
Авыл халкы бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлый икән. Хәмдия апа Сабирова, мәсәлән, Сабан туе өчен махсус сөлгеләр чигеп бирә. Бу бәйрәмне балалар да көтеп тора. Алар да өлкән абый-апалары белән урам әйләнә. Соңыннан Хәлимә апалары аларга күчтәнәчләр өләшә.
– Ил-көннәребез тыныч булсын, сугышлар бетсен. Иген-икмәкләр мул булып уңсын, һәр бачабыз исән-сау булыйк. Балалар тәүфыйклы булып үсеннәр. Киләсе елларны күрергә насыйп булсын, дип матур теләкләр җиткерә-җиткерә бүләкләр тапшырабыз, – ди гомере буе сыер савучы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган районның данлыклы сыер савучысы Рәзмзия Абдуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар