16+

“Агроном кәгазь тутырып утырырга түгел, җирдә эшләргә тиеш”

05 июня 2025, 09:57
4605
0
0
Уку өчен 4 минут

Авыл хуҗалыгына кертелә торган яңалыклар артыннан фермерлар өлгерми.

“Агроном кәгазь тутырып утырырга түгел, җирдә эшләргә тиеш”

Авыл хуҗалыгына кертелә торган яңалыклар артыннан фермерлар өлгерми.

Сөт җитештерүне дә, аны эшкәртү күләмен дә арттырырга кирәк, әмма моңа ирешер өчен сөтчелек тармагындагы шактый проблемаларны хәл итү зарур. II Милли сөт конгрессында шулар хакында сөйләштеләр. 

Сөтне сатып алу бәясе төшә
Бүгенге көндә республикада авыл хуҗалыгы секторы тарафыннан эшкәртелмәгән сөт сату бәясе 39 сум 94 тиен тәшкил итә. Узган ел дәрәҗәсенә карата бәя 5 сум 87 тиенгә югары. Тик ел башыннан ул 4 сум 79 тиенгә кимегән, ай башыннан – 1 сум 78 тиенгә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда исә чи сөтне сату бәясе – 33 сум 98 тиен. Узган ел дәрәҗәсенә килгәндә, бәя 7 сум 4 тиенгә кыйммәтрәк. Ел башына – 30 тиен, ә ай башына 1 сум 50 тиенгә кимү күзәтелә.
II Милли сөт конгрессында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов шундый саннар китерде. 

– Бүген сөт терлекчелеге авыл хуҗалыгында иң кызыклы юнәлеш дип саныйм. Шул ук вакытта чимал сөткә сатып алу бәяләренең сезонлы тирбәнешләре һәм үзкыйммәте арту инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны куркыныч астына куйдыра. Шуңа да без җитештерүне генә түгел, сөт эшкәртүне дә үстерергә тиеш, – дип белдерде ул.

Көн саен предприятиеләр тарафыннан 4,5 мең тоннадан артык сөт эшкәртелә, бу – республикада сатылган чималның гомуми күләменең 85 проценты. 
– Бүген сөт эшкәртүчеләр алдына 2030 елга эшкәртелгән чимал күләмен 90 процентка кадәр җиткерү бурычы куела, бу тәүлегенә 6000 тоннадан артык дигән сүз. Тармакка булышлык итү өчен, 2026 елдан эшкәртелгән 1 литр сөткә субсидияләү программасын яңартырга планлаштырабыз, – диде министр урынбасары.

Көндәшлек намуслы булсын
Дәүләт Думасының көндәшлекне яклау комитеты рәисе урынбасары Антон Гетта фальсификациягә каршы ныклап көрәшергә кирәклегенә басым ясады. Аерым алганда, социаль учреждениеләргә продукция китерүчеләрнең, югары табыш алу өчен, чын май урынына ясалма май кулланып, продукциянең бәясен төшерүләрен һәм шуның белән мәктәпләр, балалар бакчаларын тәэмин итү буенча конкурсны отуларын ассызыклады.
-Әлеге контрактлар - иртәгәге көннең гарантиясе, һәм бу көндәшлек намуслы булырга тиеш. Базарны дәүләт, милләт сәламәтлеге мәнфәгатьләре урынына үз шәхси мәнфәгатьләрен өстен куеп, акча эшләүчеләрдән чистартырга кирәк. Ә мондый мисаллар җитәрлек. Россельхознадзор намуссыз компанияләрне таба, базарга кире кермәслек итә, тик аның саен хәйләсен табып торалар. Юридик зат ябылды кебек, шунда ук яңасы ачыла һәм шуның белән шөгыльләнүен дәвам итә. Шулай да "Меркурий" системасы ярдәмендә бу өлкәдә җитди адымнар ясала, - диде ул.
Аныңча, социаль учреждениеләргә продукцияне китертүдә җирле җитештерүчеләргә өстенлек бирергә кирәк. 
- Миңа аерым төбәкләрдә конкурсларны ничек отулары ахыргача аңлашылмый, продукцияне җирле җитештерүчеләр түгел, ә меңәр чакрым ераклыктан китерәләр, - дип тә өстәде спикер. 

“Хуҗалыклар калмаса, авыл да бетә”
"Меркурий" системасы фальсификациядән арынырга ярдәм итәдер дә, әмма, «Актаныш» агрофирмасы директоры Рамил Вәлиев фикеренчә, агрономның, бюрократик кәгазьләр тутырып утырып, җирдә эшләргә вакыты калмый.  

- Авыл хуҗалыгында мәгълүмат технологияләре киң кулланыла бара. Әмма шундый вазгыять барлыкка килде, агроном хәзер җирдә эшләми. Ул мәгълүматлар кертү һәм документлар рәсмиләштерү белән шөгыльләнә. Ветеринарлар белән дә шул ук хәл. Фермерлар әлеге яңалыклар артыннан өлгерә алмый. Бәлки, өч елга гына булса да, бу яңа кагыйдәләргә мораторий кертергәдер. Эре холдингларның агрономнары да, ветеринарлары да һәм документларны рәсмиләштерә торган аерым кешеләре дә бар. Кечкенә хуҗалыкларның документлар белән шөгыльләнүче кеше тоту көченнән килми. Безнең аның белән утырып, эшебез бармаячак. Кечкенә хуҗалыкларны юк итәргәме? Алар калмаса, авыл да бетә, - ди ул. 
Шулай ук һәр белешмә өчен акча кирәк булуын, аларны шәхси компанияләр бирүен дә аерым әйтеп үтте.   

- Советлар вакытында андый электрон учетлар да, терлекчелектә җитди авырулар да булмады. Учетны авыл советында бер пенсионер алып бара иде, кибетләрдә ялган продукция юк иде. Ә бездә нинди генә учетлар юк, әмма барыбер фальсификат бар. Статистика буенча, сөт продукциясенең 40 проценты барыбер фальсификат, - диде Рамил Вәлиев.

Аңа җавап итеп, Россельхознадзор җитәкчесе киңәшчесе Николай Власов 40 проценты фальсификат дию чынбарлыкка туры килми, дип белдерде. Белешмәләрнең түләүле булуына килгәндә, паспорт, нотариус белешмәләренең дә акчалы булуын әйтеп, нишләп алар бушка эшләргә тиеш, сез дә бит сөтне бушка таратмыйсыз, диде.   

Дәүләт Думасыннан Антон Гетта фикеренчә исә, фермер хуҗалыкларына кече эшмәкәрләр үрнәгендә булышырга, аерым алганда, аларга ярдәмгә документлар белән эшли торган белгечләр җәлеп итәргә кирәк. Белгечләргә акчаны бюджеттан түләргә мөмкин.

Соңгы 5 елда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 30 процентка арткан.

Татарстан үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Сөт буенча – 61 процентка (сөт нормасы – 325 кг).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading