16+

Популяр җырчыларны да алай тыңламыйлар

26 июня 2025, 14:38
559
0
1
Уку өчен 3 минут

Ватанпарвәрлек рухын чагылдырган җырларны халык алкышларга күмде.

Популяр җырчыларны да алай тыңламыйлар

Ватанпарвәрлек рухын чагылдырган җырларны халык алкышларга күмде.

“Чулпан” мәдәни үзәгенә таралган рухны тою өчен концертны барып күрергә кирәк иде. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да килгән. Чәчәкләр, ил флагын  тоткан халык залга агылды. 

Хәрби кием кигән кечкенә малай чәчәкләр тоткан. Ул бирегә әнисе, әби-бабайсы белән килгән. Бабасы Мансур Габдрахманов “Добробат” группасы солисты Иван  Хомяковның якын дусты. “Без Иван белән бергә эшләдек. Концертка чакыргач, гаиләбез белән егетләрне рухландырырга килдек. Аның турында бер генә сүз әйтәсем килә, илен яратучы чын ир-егет”, - ди Мансур.  

Бөек Җинүнең 80 еллыгы якынлашкан бер мәлдә, Валерий Чамрин концерт төркеме оештырырга була. Төрле шәһәрләрдә яшәүче хәрби дуслары Никита Мусин (бэк вокалист), Павел Шишкин (гитарачы) Иван Хомяков (автор башкаручы) белән элемтәгә керә. “Егетләр, сугышчан дусларыбызны данлау, исәннәренә хөрмәт, үлгәннәренә рәхмәт йөзеннән концерт оештырсак ничек булыр?”, - ди Валерий Чамрин. Утлы юллар узган егетләр берсүзсез ризалаша. Махсус команда туплана. Ил азатлыгы өчен көрәшүче егетләрне данлау максатыннан, концерт программасы эшләнә, егетләргә ярдәмгә “Сәйдәш” бию төркеме дә кушылып, ул спектакль рухы салына. Егетләрнең идеясен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка да җиткерәләр. Республика җитәкчесе аларның бу башлангычын хуплый.

Республиканың зур шәһәрләренә гострольләр билгеләнә. Яхшылык, миһербанлык, илне яратуга сугарылган бу чара Чаллы, Әлмәт, Чистай шәһәрләрендә уза, йомгаклау туры буларак соңгы концерт Казанда үтте. 

Җырлар ватанпәрвәрлеккә багышланган. Күп кенә җырларны Иван Хомяков иҗат иткән. Популяр җырчыларны да алай тыңламыйлар, тамашачы аларны басып тыңлады, ашкышларга күмде. Россия турында җырлаганда ил әләмен горур күтәрүчеләр дә булды. Егетләрнең төрле шәһәрләрдә яшиләр. Беренче репетициягә җыелганда тамашачы аларны шул дәрәҗәдә яратып күтәреп алырлар дип башларына да китереп карамаганнар.   

- Искитмәле концерт булды. Чын йөрәктән егетләребез белән горурланып утырдык. Мондый рухтагы концерт яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик кирәк. Көрәш мәйданында гына түгел, сәхнәдә дә ил данын яклауларын күреп, сөендек. Экраннан үзләренең дусларын күрсәтеп, нинди авыр шартларда көрәш баруын егетләр җырлары аша безгә җиткерделәр. Аллаһы Тәгалә аларга исәнлек бирсен, исән-сау әйләнеп кайтсыннар,  - диде концерт карарга килгән Сәлимә Измайлова.

\

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading