16+

Миңнеханов Москальковага “Дуслык” ордены тапшырды

25 июня 2025, 14:31
447
0
1
Уку өчен 2 минут

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 25 июньдә Казанда Россиянең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова белән очрашты.

Миңнеханов Москальковага “Дуслык” ордены тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 25 июньдә Казанда Россиянең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова белән очрашты.

Хөкүмәт йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның якыннарының мәсьәләләрен чишү, халыкны социаль яклау программасын гамәлгә ашыру, балалы гаиләләргә ярдәм, хокукый белем бирүне үстерү темаларына сөйләшү булды.
– Көнбатыш илләренең һәм Украинаның безне халыкара җәмәгатьчелектән аерырга талпынулары, әлбәттә, барып чыкмады. Сезнең мондагы форум (БРИКС форумы) үсешкә, икътисадка нинди зур кызыксыну барлыгын күрсәтте, – диде Татьяна Москалькова.

Рөстәм Миңнеханов республика белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге, кешенең һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклауга керткән лаеклы хезмәте өчен Татьяна Москальковага “Дуслык” ордены тапшырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading