(Мөмкин булса, бу язмамны ата-аналарга һәм аларның кыз вә улларына укытыр идем).
Ел артыннан еллар уза. Шул чакларда дөнья үзе дә бик нык үзгәрә. Кешеләре дә икенчерәк, алар безгә охшамаган. Кануннары яңа, сәясәтләре дә башка. Гореф-гадәтләр онытыла. Бик күп ярлар “гражданский брак” белән яши. Карасаң, икенче көнне ярлар аерыла. Тора-бара яңа ярлар табыла. Шушылары үзара кушыла да, яңа гаилә елгасының дулкыннары инде аларны кага. Балалар туа. Боларның шактыйлары атасыз һәм хәтта анасыз үсәргә дучар. Борчылырга сәбәп юк. Бу хәлләр бүгенге демократия, тигез хокуклылык – ирекле тормышның кайтавазы. Сасы һава, ясалма ризык... нәтиҗәсендә авыру, гарип балалар дөньяга килә. Әйтәсе дә юк, дөнья яңа! Монда бар нәрсә өр-яңа. Һәр кешенең кулында телефон. Күбесенең үз машинасы. Кайберәүләрнең нефть вышкалары, завод-фабрикалары, үз фермалары бар. Бик күпләрнең чирләренә кадәр заман үзгәрешләренә туры килә: спид, короновирус, шопоголизм, компьютер-телефон бәйлелеге, каз бавыры, симерү һәм...
Беренче карашка бик җиңел, гади хәлләр турында язам. Әмма тема шактый катлаулы. Моның турында язучыларның мин беренчесе һәм, ышанам, соңгысы да түгел. Бу гөнаһлы җиргә безгә кадәрле дә бик күп кешеләр килгән. Аларның барысы да, тоткан урыннары, биләгән байлыкларына карамастан кире, килгән җирләренә киткән. Киткән чакта куллары, кесәләре буш, ягъни килгәндәге сыман. Җир шары зур музей кебек. Карарга була, әмма үзең белән бернәрсә дә ала алмыйсың. Килеп китүчеләрнең эзләре юк, исемнәре билгесез. Мин аларның бары тик, нәселләрен калдырып, өс-башларын бөтен итеп, тамаклары туйганчы ашап-эчеп, йортлар, дәүләтләр төзеп, бәхет турында хыялланган кешеләр булганлыгын шәйлим. Дөрес, кайсыларының тарих битләрендә эзләре, исемнәре, кылган эшләре турында мәгълүматлар бар. Шактый атаклы, бик тырышларының кул җылысы, хыялларына чаклы сакланып калган. Алар арасында: шагыйрьләр, рәссамнар, сынчылар, табиблар һәм алхимиклар, бакчачы вә игенчеләр, шәһәр торгызучылар һәм хәтта, шул матурлыкларны юк итеп, шәһәр, дәүләтләрне җимерүчеләргә кадәр халык каһәреннән качып котыла алмаучыларның да кем икәнлекләре хәтер китабында язылып калган.
Адәм баласы җирнең кайсы гына почмагында яшәмәсен, ул кара, сары әллә ак тәнлеме, аның тәне, җаны җылыга омтыла. Дөрес, кеше суыктан курыкмый. Кирәк булса, ул җылы итеп киенә, я миченә җылы итеп яга. Ут каршында бик күп җирән төлке койрыклары шикелле уйнаклаган ялкын телләрендә кулларын җылыта ала. Ә менә шул чакларда җан җылысы җитмәсә – бәла! Сиңа бернинди ут, яки тун да булыша алмый.
Урамда көтүләре белән йөрүче хатыннар бар. Алар сиңа ни эчәргә, ни ашарга бирми. Үзләреннән хушбуй исе аңкый. Киемеңне юу, ятагына салып иркәләү турында авызларыннан бер җылы сүз чыкмый. Ә менә үз өеңдә синең үзеңнеке генә булган хуҗабикәң көтә. Минем бер танышым әйткәнчә, алардан “кухня исе” килә. Хатын өй җыештыра, ашарга пешерә, кер юа, кер үтүкли, кибеттән азык-төлек алып кайта. Сәрхушләнеп кайткан көннәреңдә чишендерә, юындыра-коендыра, йокларга сала. Синең мыгырдаганыңны, дөньядан, язмышыңнан, гаишниклардан, синең кебек асыл ирдән көнләшүчеләрдән зарлануыңны тыңлап, эчке күлмәк итәге белән күз яшьләреңне, борыныңны сөртә. Бу вакытлардагы хатын синең фәрештәң, сине мең бәладән коткаручы, дөньядагы иң изге зат. Болардан тыш, хатын әле синең туачак балаңны йөрәк астында йөртә. Туганнан соң да, күкрәк сөтен имезеп, синең балаңны тәрбияли.
Укучыларым, сезнең, шикләнмим, бер генә тапкыр гына булса да салкын аш ашап караганыгыз бардыр. Мае каткан, ул авызга сылана. Тәм турында әйтәсе дә юк, ашка нәрсә салып пешергәннәрен дә аерып булмый. Өстеннән буып чыгып, шуңарга ияреп өскә күтәрелүче, авыз суларын китерүче тәмле рухы да сүнгән. Хәтта төсенә кадәр болганчык, куркыныч төш күргәннән соң агарынган кыяфәттә. Әнә шулай итеп аш өстәленең яме китә. Тормышта да шулай. Көннәр, еллар уза барган саен, гаилә учагы суынганда, инде синең тормышың салкын аш сыман үзенең матурлыгын җуя. Җылылык бетә, йокы бүлмәсендәге ястык каты, юрганына кадәр кыска. Ә бит сөю уты дөрләп янган чакта, өй эчендәге җылы да бик мулдан, мичтә утыннар дөрләп янгандагы сыман. Ястыгы да йомшак, юрганына кадәр баштан алып аяк табаныңа кадәр җитә... Күз алдыннан бер-бер артлы хатирәләр уза. Сөю уты ялкынлана, күренә очкын. Әйе, очкыннарның да җылысы бар. Әмма алар бик кыска вакытлы. Ялкын телләреннән югарырак күтәрелеп, чытлыкланып биюләренә карамастан, утлы күмерләр янында алар җылымса төртке генә. Гаилә учагында яшәп өйрәнгән гашыйк парлар өчен дә сөяркәләр шушы очкыннар сымак. Алар бар, алар күренә, әмма алар учакның бер “пышыйгы” гына. Ә урамдагы чибәр абыстайлар бер метеор шикелле. Әллә кайдан гына килеп чыгалар да, күз карашын иркәләп, билгесезлеккә китеп югалалар. Болар – тормыштагы кыска романнар...
Тормышта, кеше үз бәясен югары куеп, кешеләрчә яшәргә тиеш. Ул моңа хаклы. Чөнки кешеләргә бу җирдә яшәргә мөмкинлек тудыручы Ул – Ходай Тәгалә Үзе. Үз-үзләренә бәя урнаштырганда, хатын-кызларның үзләре дә белмәгән, сизмәгән матурлыклары, асыл үзлекләре бар. Алардан күзгә күренми торган нур, җылы агым, феромоннар ташкыны бөркелә. Менә шул дулкын сине үзенә ияртсә, син беттең. Син үзеңә-үзең хуҗа түгел. Син шушы хатынныкы. Гомерлеккә! Шушылай итеп гашыйк булу – бәхет эше һәм шушылай итеп әсирлеккә төшүчеләр, дөньяның иң бәхетле ирләреннән. Әмма яшь кызлар, тәҗрибәсез хатыннар, очкыннарны ялкын белән бутап, бик еш ялгышалар. Очкын бик тиз сүнә, парлар, ярлар аерылыша. Мин кызларны бик яхшы аңлыйм. Алар әле ата-ана канаты астыннан чыккан беркатлылар. Аларның күңеле җылыга талпына, җылы эзли. Болар лампа утына бәрелеп пешкән күбәләк сымак. Очкын күрү ул әле олы сөюнең үзе түгел. Бары тик аның сүрән бер күләгәсе генә.
Яз башы. Бакчаларда, басу, урман аланнары, юл буйларында беренче чәчкәләр: умырзая, нәркис, энҗе чәчәк, мимозалар күренә. Көннәр җылынганнан-җылына. Әмма әле җәй җитмәгән, бары тик җәйнең башы. Беренче чәчәкләр алар шиңә. Аларга икенчеләре: сөмбеләләр, алтын чәчәк, шомырт чәчәкләре өстәлә. Әле болары да соңгылары түгел, чәчәкләр күп төрле. Менә, балалар, сөю очкыннары да чәчкә гөлләр сымак, юк очы-кырые. Юлыгызда, иртә яшьлек таңыгыздан эзләмәгез кашкарыйлар һәм чәчәкләрнең иң матурын. Алар сездән беркая да качмый, алар сезне көтә. Бутамасагыз иде, матур гөлне алабута чәчәкләре белән. Мин сезне бик яхшы аңлыйм. Дөньядагы иң татлы һәм иң ачысы да – сөю хисе. Бары тик башыңа килгән хәсрәт, хәтта шатлыкны да лаеклы итеп каршы ала белергә кирәк. Кулларыңны йодрыклап, йөрәгеңне учларыңа тотып, тешләреңне кысып түзә белү – көчле рух, кешенең кешелеген күрсәтүче билге. Түзәргә кирәк, бар да вакыт эше. Бу җирдә бернәрсә дә мәңгелек түгел!
Габдулла Исмәгыйлев
Комментарийлар