16+

Күрше хисабына яшәү дөрес әйбер булмас...

25 июня 2025, 16:51
711
0
1
Уку өчен 3 минут

Татарстанда быел күп фатирлы 911 йорт капиталь төзекләндереләчәк.

Күрше хисабына яшәү дөрес әйбер булмас...

Татарстанда быел күп фатирлы 911 йорт капиталь төзекләндереләчәк.

Россиядә 2007 елда кабул ителгән “Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды турында”гы 185нче Федераль канун күп фатирлы йортларны колачлы төзекләндерә башлауга старт бирде.

Эш күләме колачлы

– Татарстанда 2014-2043 елларга исәпләнелгән программа кысаларында күп фатирлы 17 635 йортка капиталь ремонт үткәрү исәпләнелә. 12 024 йорт төзекләндерелде инде, бу эшләргә милекчеләр түләүләреннән дә 45,1 миллиард сум тотылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча быелгы капиталь ремонт программасына өстәмә рәвештә 3 миллиард сум бирелде. Нәтиҗәдә тагын 219 йорт алынды һәм капиталь төзекләндереләчәк күп фатирлы йортлар саны 911 берәмлеккә җитте. 11 миллиард 266 миллион сумга төзекләндерү эшләре башкарылачак, – диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

Министр муниципаль берәмлекләргә капиталь ремонт программалары әзерләгәндә күп фатирлы йортлардагы җилләткеч каналларын һәм төтен үткәрү юлларын төзекләндерү эшләрен дә исәпкә алу кирәклеген искәртте.

– Үткән елларда 250 тирәсе лифт алмаштыру ихтыяҗы була иде, быелгы капиталь ремонт программасы кысаларында 711 лифтны яңарту күздә тотыла. Таможня берлегенең техник регламенты буенча эш срогын тутырган лифтлар 2030 елның 15 февраленә кадәр алмаштырылырга тиешле. Республикада әлеге вакытка 1955 лифтны яңага алмаштыру кирәк булачак, – диде Марат Айзатуллин.

Яңа йортка да “ямаулык” соралачак

Татарстанда узган ел күп фатирлы 727 йорт яңартылган.

– Капиталь ремонт эшләренең 95 проценты тиешле таләпләргә җавап бирә. Быел халыктан сыйфатка кагылышлы 43 хәбәр керде. Күп фатирлы кайбер йортларның махсус хисаплары безнең өчен зур җаваплылык зонасы һәм баш авыртуы. Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык фондына халыктан елына 5 миллиард сум тирәсе җыела һәм әлеге акча киредән торак фондка инвестицияләнә. Йортларның махсус хисапларында 7 миллиард сумга якын акча тупланган булырга тиеш. Банклардан алынган белешмәләргә караганда, без акчаның яртысын гына күрәбез. Калган яртысы кайда? Судка тартуны гамәлгә куярга кирәк. Россия Верховный судының карары кабул ителер һәм мәсьәләгә нокта куелыр, дип ышанам. Башта 3-5 миллион сум акчаны тотып бетерәләр дә, соңыннан лифтны яңага алмаштыруны сорап киләләр. Бюджеттан гына түгел, күршеләр яки башка йортлар хисабына финансларгамы? Бу дөрес эш түгел, дип саныйбыз. Йорт яңа гына төзеп тапшырылган булуга карамастан, милекчеләр “капиталь ремонт” өчен түләүне башкарырга тиешләр, – диде Татарстанның дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе – баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин.

Тиеннәрдән миллиардлар җыела

Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык фондының генераль директоры Айрат Әбүзәров сөйләгәнчә, күп фатирлы 78 йортта капиталь төзекләндерү эшләре инде ахырына җиткерелгән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading