Four Paws Бөтендөнья җәнлекләрне яклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен Азиядә, шул исәптән Вьетнамда 30 миллион этне ит өчен суялар. Вьетнамда эт һәм мәче ите деликатес санала. Корея “дәвалаучылары” фикеренчә, эт ите туберкулездан дәвалый икән.
АКШның Колорадо штатындагы Нортглен шәһәрендә йортта 4тән артык эт яки мәче тотарга рөхсәт ителми. Төньяк Каролина штатындагы Борбер шәһәрендә әгәр этләр яки мәчеләр урамда талаша башлый икән, әлеге җәнлекләр кичекмәстән “йоклатыла”, ә хуҗаларына штраф салына. АКШта йорт җәнлеге асрау өчен башта түләп лицензия алырга кирәк, әле эт асрау өчен ел саен хокук җыемы да түлисең.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 200 миллион тирәсе хуҗасыз эт һәм шул ук санда мәче бар.
Комментарийлар