26 июнь – Наркотик матдәләрне куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне.
Ул 1987 елда БМО Генераль ассамблеясы тарафыннан кабул ителгән.
Рухи үле бәндәләр
– Наркомания – гаять тә четерекле авыру, ул кешене башта психологик һәм рухи яктан үтерә, ә ахырда физик үлеменә китерә. Гаилә әгъзаларына наркотик афәте килеп кагылмас, дип, бервакытта да ышанып әйтергә ярамый. Балаларга карата нык игътибарлы булу зарур. Наркотикларның үлемгә китерүен балага аңлатып торырга кирәк. Наркологлардан һәм психологлардан куркырга ярамый. Гаиләдә кемнең дә булса наркотиклар куллануы сизелүгә үк наркологларга мөрәҗәгать итү сорала. Үзвакытында чара күрелмәсә, аннары инде соң булачак, – дип кисәтте “Республиканың клиника наркология диспансеры”ның баш табибы урынбасары Резеда Хаева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Татарстанда 2006 елдан башлап мәгариф учреждениеләрендә медицина каравы оештырыла. Бу чара наркотиклар куллануга бер киртә булып та тора.
Чит ил кешеләрен әрләмик
Татарстанда 2025 елның беренче кварталына караган күрсәткечләр буенча 19 001 кеше наркотик матдәләр кулланучы сыйфатында медицина учреждениеләрендә исәптә тора.
– Май аенда Казанда наркотиклар таратучы бер кешенең эзенә төштек. Анда 21 килограмм синтетик наркотик табылды. Ул наркотикларны Чувашия Республикасына илтеп яшерен урыннарга (“закладка”) урнаштырган. Яшерелгән һәм өендәге наркотиклар тартып алынды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дә наркотикларны законсыз йөртүчеләрне актив фаш итә. Быелның биш аенда алар республика аша наркотиклар алып баруның 8 очрагын фаш итте. Узган ел безнең идарә хезмәткәрләре 6 яшертен лаборатория тапты, быел 1 лаборатория юк ителде. Ул Түбән Кама шәһәрендә оештырылган булган. Чит илләрдән эшләргә яки укырга килгән кешеләрнең төркемнәргә берләшеп наркотиклар тарату белән шөгыльләнү фактлары юк. Ләкин, наркотикларны законсыз таратуда катнашучы аерым кешеләр очрый. Быел Балык Бистәсе районында – Әзәрбайҗан, Чаллы шәһәрендә – Һиндстан, Казан шәһәрендә Көньяк Судан гражданины тоткарланды, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек идарәсенең бүлек җитәкчесе Әнвәр Кәримов.
Бала булу коткармый
Наркотикларның законсыз әйләнешенә балигъ булмаганнарның җәлеп ителүе хокук сакчыларын борчуга сала.
– Быелның биш аенда наркотиклар таратуда катнашкан әле 18 яше дә тулмаган 22 кеше тоткарланды. Чаллыда 15 яшьлек мәктәп укучысы, Әлмәттә ике үсмер, шул исәптән, 14 яшьлек мәктәп укучысы – кыз бала наркотикларны яшертен урыннарга илтү белән шөгыльләнгәннәр. Үсмерләрнең ансат кына акча эшләп аласылары килгән, җинаять җаваплылыгына тартылмыйбыз, дип ышанганнар. Зур ялгышу бу, – дип кисәтте Әнвәр Кәримов.
Балаларның интернет яссылыгында нинди чыганакларны каравын, интернетта нинди уеннар уйнавын күзәтү зыян түгел. Интернетта наркотиклар куллануга өндәгән сайтлар һәм уеннар да бар.
Тернәкләндерү үзәгенең лицензиясе бармы?
Татарстан Республикасы Прокуратурасының өлкән прокуроры Ринас Ибраһимов тернәкләндерү үзәкләренең лицензиясенә игътибар итәргә чакырды.
– Республикадагы кайбер тернәкләндерү үзәкләре наркотик бәйлелектән коткару урынына акча җыю белән генә мавыга. Питрәч һәм Балтач районнарындагы, Казанның Совет районындагы нәтиҗәсез эшчәнлекле тернәкләндерү үзәкләре яптырылды. Транспорт чарасы руле артына утырган наркоманны алдан ук “кеше үтерүче” дип әйтергә була. Казанда март аенда бер таксист Вешневский урамындагы тукталышта 9 кешегә бәрдерде. Ул наркотик кулланган, медицина белешмәсе дә ялган – сатып алынган “кәгазь”. Хәзер шушы хәлләр буенча тикшерү эше бара, – диде Ринас Ибраһимов.
Клубта күңелгә тыныч
Республикада җәйге лагерьларга 220 мең бала бара.
– Ләкин, лагерьларга җәлеп ителмәгән балалар 3 тапкырга күбрәк. Татарстанда 228 үсмерләр клубы, 38 муниципаль берәмлектә яшьләр үзәкләре эшли. Балалар үсмерләр клубларында, яшьләр үзәкләрендә шөгыльләнсен, алар анда күзәтчелек астында. Үсмерләр клубларында наркотиклар мәсьәләсе катгый. Бала өйгә соң кайта, телефонын күрсәтми, өйдән акча алып чыгып китә башласа, бу ата-анада зур шик тудырырга тиеш. Хәлне вакытында кисәтү, балага сәламәт яшәү рәвеше турында аңлатып тору мөһим, – дип киңәш бирде республиканың яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар