Чынлап та кызыклы ситуация бу, ди Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов. Бәя төшүнең берничә сәбәбе аерып күрсәтә ул.
– Бердән, гадәттәгечә, җәй башында йомыркага ихтыяҗ кими. Икенче сәбәбе – кирәгеннән артык җитештерелә башлады. 2020-2021 елларда, коронавирус чорында, санитария хезмәтләре инфекция чыганагы булырга мөмкин бөтен нәрсәгә карата таләпләрне катгыйландырдылар. Шул исәптән кош гриппы да таралды. Шуның аркасында 2022-2023 елларда Россиядә берничә эре кошчылык предприятиесе эшен туктатып торырга мәҗбүр булды. Алар кабат ярты-бер елдан гына эшләп китте. Хәзер инде тулы куәтенә эшлиләр. Шуның белән кибет киштәләренә продукт күпләп китерелә башлады. Әмма тавык итенең бәясе төшми, әйтергә кирәк, кыйммәтләнә генә. Бу аның теге яки бу сәбәпләр белән аз җитештерелә башлавына, аерым алганда бөтен мөмкинлекләр йомырка җитештерүгә китеп, ит өчен үстерүгә игътибар кимегәнгә бәйле дип уйлыйм, – ди белгеч.
Аныңча, йомырка бәяләре гел шулай арзан тора алмый, чөнки предприятиеләр минуска эшләмәячәк. “Тавыкларның баш санын киметә калсалар, кабат бәя артуга китерәчәк. Тик аңа кадәр барып җитмәс дип өметләнәбез” ди Фәнис Хөсәенов.
Комментарийлар