Украинадагы хәрби операция барышында Кайбыч районы Борындык авылы егете – 29 яшьлек Рамил Тимуршин һәлак булган.
Скопировать ссылку
Украинадагы хәрби операция барышында Кайбыч районы Борындык авылы егете – 29 яшьлек Рамил Тимуршин һәлак булган.
Карап торуга гаҗәеп матур да, сискәндерерлек шомлы да. Кыш бу якларда бик иртә килә, әнә табигать тә уянырга маташа. Гәрчә, февраль ае булса да. Рәхәтләнеп иркен итеп сулыш аласы иде дә бит. Тирә-якта нинди үзгәрешләр була, кем килә, кем китә, позицияләрне алышалар. Күккә дә, аяк астына да карап өлгерергә кирәк, «убырлы карчыклар» күренмиме, һәммәсен игътибарга алып тикшерергә икән. Шылт иткән тавыш та ниндидер билге бирергә мөмкин. Чит ил тынлыгы бигрәк шомлы, һәр якта дроннар очып йөргән кебек.
Менә-менә мина яки снаряд төшәр сыман. Шушы шомлы тынлыктан үзеннән-үзе калтырата. Рамил взводындагы егетләр шул чаклы бер-берсенә күнектеләр ки, хәтта бертуганнар кебек, бер-берсе өчен утка да, суга да керә торганнар. Чираттагы ялына кайткач та Рамил ашкынып килә, чөнки аннан соң тагын башка егетләрнең дә туган якларына, якыннары янына кайтасылары бар.
Ротада машина йөртүче булып хезмәт куйган ирнең эше дә почетлы, тимер аты белән кеше йөрмәгән иң авыр юлларны ул үтә бит. Ике ел эчендә биредәге һәр сукмак, һәр чыккысыз һәр юлны өйрәнеп бетергән ул, алардан да җилдереп кенә үтеп китә. Бу юлы да алгы сызыкка керәсе, Рамил гадәттәгечә туганнары белән элемтәгә чыгып хәбәрләшеп алды, авыл хәлләрен сорашты. Ә төнлә егетләрне алгы сызыкка кертте. Ни гаҗәп, гадәттә машина йөртүче урынында утырган ир пассажир буларак кайтырга, хезмәттәше белән алышынырга булды. Тәкьдир күрәсең, нәкь ул утырган җиргә каршы якның дроныннан снаряд төшә дә УАЗлары шартлый..
Исән калырга өмет булмый – Гаиләдә без ике ир бала үстек, мин 1990 елгы. Энем Рамил 1992 елгы, – дип сүзен башлады сүзен Рушан. – Эшләп, уйнап үстек, гел көлеп тора иде ул. Мәктәптә бик яхшы укыды. Кечкенә чагыннан үк Рамил президент булам дип әйтә иде, менә нинди хыял бит ул. Мәктәптәге укуын тәмамлагач: «Безнең президентларыбыз Шәймиев та, Миңнеханов та авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, мин Сельхозинститутка керәм, Президентлар адымы буенча китәм”, диде. Аны тәмамлады. Аннан соң армиягә барам, диде тик биредә кыенлыклар туды, аны сәламәтлеге буенча алмадылар. Ә ул: “Президент буласы кеше армиядә хезмәт итәргә тиеш, мине барыбер алачаклар”, диде. Хәрби комиссариатка берничә тапкыр барып сөйләшеп карады. Кыскасы, алдылар аны. Җаны теләгән елан ите ашаган, диләр бит. Мобилизация игьлан ителгәч тә: ”Президент буласы кеше анда булырга тиеш дип саныйм”, дип китте. Эшендә, бәлкем, бронь ясыйк, дип тә караганнар. Рамил үзе теләп китте. Аптыратуларын теләмим, барам да кайтам диде.
– Исән-имин кайтсын өчен һәр ялга кайтканнан соң шулай итеп озаттык аны, – дип сүзен дәвам итте Рушан. – 2023 елны май уртасында ялга кайтты энем. Беренче вакытта посылкалар да барып җитмәде әле аларга. Арчадан волонтер Илнур абый бик нык булышты безгә. Моннан да, махсус хәрби операциядәге егетләрнең туганнары җыелышып та исемле посылкалар салдык, Рамилнең эш машинасына төрле запас частьләр җибәрдек. Луганск ягында хезмәт итте ул. Алгы сызыкка керәләр иде. Командирларны, бер позициядән икенчесенә күчкәндә, аның машинасында киемнәрне ташыдылар.. Гуманитарка килсә, аларны чыгып ала иде. Аның машинасына да ике тапкыр дрон һөҗүме булды, беренчесендә машина яна башлаган, анысында Рамил сикереп исән калган. Ул машинаны әкеренләп төзәтте ул. Моннан запас частьләр җибәрдек. Шуннан соң полктагы егетләр белән җыелып тагын бер машина алдылар, чөнки йөреп торыр өчен машина кирәк бит.
Энесенең үлеме турында Рушан шундагы егетләр аша белеп ала. Фильм да төшерелгән данлыклы 9 ротада булган ул. Хәер, әлеге егетләребез турында да китап та язылыр, фильм да төшерелер әле. Аларның каһарманлыгы тарихка кереп калыр.
– Волонтер Илнур абый белән Ростовка барып алдык энемнең җәсәден. Бик авыр көннәр булды ул. Әти ашаудан калды, әни болай да чирләп тора иде, урын өстенә егылды. Үз гаиләңә шундый кайгы килгәч башкача кабул ителә икән ул.
Комментарийлар
5
0
Дөрестәндә халыкка хезмәт иткән Батырыбыз булды. Сабалар бик юксына Рамилебезне. Гел күз алдында елмайчан Батырыбыз. Аллаһы тәгалә фирдәүс жәннәтләрендә каршы алса иде егетләребезне. Очрашырга шунда насыйп булса иде. Бер күреп аркаларын сөяселәре калды бит
0
0