16+

“Зәңгәр күлләр” экотуристлык территориясе барлыкка китерелә

Казан Кремлендә “Зәңгәр күлләр” (“Голубые озера”) аеруча саклаулы табигать территориясен үстерү план-концепциясе тәкъдим ителде.

“Зәңгәр күлләр” экотуристлык территориясе барлыкка китерелә

Казан Кремлендә “Зәңгәр күлләр” (“Голубые озера”) аеруча саклаулы табигать территориясен үстерү план-концепциясе тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина таныштырганча, “Татарстан көзгеләре” экология туристлык проекты 2020 елда Бөтенроссия халык тавыш бирүендә җиңү яулаган.

– Нәтиҗәдә, федераль һәм төбәк финанс чыганакларына “Зәңгәр күлләр”дә 2022 елда – 50 миллион сум, 2023 елда - 76 миллион сум төзекләндерү үткәрелде. 2024-2025 елларда тагын 295 миллион сум тотылачак. Туристлык маршрутында игълан-язулар рус һәм, әлбәттә, татар телендә дә урнаштырыла, - диде Наилә Зиннәтуллина.

Татарстан Республикасының биологик чыганаклар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләгәнчә, Зәңгәр күлләр территориясе 2 мең гектарга якын мәйданны били. Ул 1994 елда оештырылган “Зәңгәр күлләр” заказнигын, Семиозерский урманын һәм Казану елгасын берләштерә.

– Узган ел Зәңгәр күлләр янында учак кабызган, табигатьне пычраткан кешеләргә карата 28 административ чара күрелде. Мондый кагыйдә бозулар өчен 3 мең сум штраф салына, - диде Рамил Шәрәфетдинов.

Татарстанда 36 мең 384 сулык исәпләнә.

– Республикада 3 133 күл инде юкка чыккан, Зәңгәр күлләрне андый ачы язмыштан саклап калу кирәк. Зәңгәр күлләр 3 сулыкны берләштерә: 15 метр тирәнлектәге Зур Зәңгәр күл, 3-4 метр тирәнлектәге Кече Зәңгәр күл һәм Агымсулы (Проточное) күл. Зәңгәр күлләрдә суның температурасы җәен һәм кышын 6-8 градус чикләрендә тора,- диде республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары Ольга Манидичева.

– “Зәңгәр күлләр” аеруча саклаулы табигать территориясенә һәр кеше дә җаваплылык хисендә карасын иде. Кызганыч, табигатькә битарафлык күрсәтүчеләр дә бар. Узган ел биредән 150 кубометр чүп җыеп алынды,- диде республиканың урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институтының табигать территорияләре буенча дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина сөйләгәнчә, “Зәңгәр күлләр” экология туристлык территориясен 2025 елга төзекләндереп чыгу ниятләнелә.

– Күлләр кече архитектура корылмалары белән берләштерелеп, бербөтен комплекска әверелдерелә. Эчке территориягә автомобильләр кертелмәячәк, заказник чигендә 3 урында парковка ясала. Казансу ярында көймәләр прокаты булдырыла, Зәңгәр күлләрдә 5 урында суга чумып чыгу мәйданчыгы җиһазландырыла. Санитар зона читтәрәк була, туклану мәйданчыгында күчмә кафелар эшләячәк. “Зәңгәр күлләр” территориясенә керү бушлай, - диде Оксана Саргина. 

Төп фотоны ТР шәһәрләрне үстерү институты тәкъдим итте

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading