16+

Ватан сугышы ветераннары саны кими, күңелләрдә үлемсез исемнәр саны арта

Татарстанда 2024 елның 2 маена Бөек Ватан сугышында катнашканнардан, һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннарыннан 11 058 ветеран яши.

Ватан сугышы ветераннары саны кими, күңелләрдә үлемсез исемнәр саны арта

Татарстанда 2024 елның 2 маена Бөек Ватан сугышында катнашканнардан, һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннарыннан 11 058 ветеран яши.

Республикада 2019 елдан бирле ветераннар саны 3 мәртәбәгә кимегән.

– Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары олы хөрмәткә һәм яклауга лаек, – диде республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Ветераннарга ташламалар

Бөек Ватан сугышы ветераннары торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне 50 процент күләмнәрендә генә башкара. Сугышта катнашканда яки хәрби бурычын үтәгәндә яраланган, контузия яки имгәнү алган ветераннар протезлар (теш протезы керми) һәм протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин ителә. Татарстанда елга навигациясе чорында су транспортыннан файдаланганда билет бәясенә 50 процент ташлама каралган.

Бөек Ватан сугышы инвалидларына ай саен акчалата компенсация бирелә. 2024 елның 1 гыйнварыннан ул I төркем инвалидларга – 22 908 сум, II  төркем инвалидларга – 11 454 сум, III төркем инвалидларга – 4 581 сум.

Тыл ветераннары

– Татарстан Республикасы законы нигезендә, тыл хезмәтчәннәренә социаль яклау чаралары каралган. Тыл ветераннары ай саен түләү ала, ул 2024 елда 902 сум күләмнәрендә билгеләнде. Бушлай теш протезы куела һәм ишетү аппараты бирелә, – диде Эльмира Зарипова.

“Тыл ветераны” категориясе 1932 елда туганнар белән тәмамлана. Гәрчә, сугыш елларында бердәй тырышлыкта эшләгән булсалар да, әлеге категориягә 1933 елда туганнар керми. Күңелләрендә бераз ризасызлык хисе бар 1933 елгыларның.

– 1933 елда туганнар турында хәзер үк нәрсәдер әйтү кыен. Ә менә ничә яшьтә булганлыкларына карамастан, ТАССРда сугыш елларында окоплар казуда катнашкан кешеләр тыл ветераны санала ала, – дип җавап бирде министр Эльмира Зарипова “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына.

Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау, азык-төлек тупланмасы бирелгән. 90 яшен тутырган сугыш ветераннарына Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау конвертлары тапшырылган.

Хәтер – тарих сакчысы

Илебездә 10 апрельдән 22 июньгә кадәр “Красная гвоздика” Бөтенроссия хәйрия акциясе бара. Значоклар сатудан кергән акча Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм чараларына тотыла.

Татарстанлылар социаль челтәрләргә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында язмалар урнаштыра ала. (#МойГеройМояСемья).

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында 8 майда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында республика районнарыннан чакырылган ветераннар катнашында тантаналы җыелыш була.

9 майда Арча һәм Архангель зиратларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның каберләренә, Мәңгелек утка, Совет солдаты, Һәлак булган хәрбиләрнең аналарына һәм тол хатыннарына, шулай ук һәлак булган моряклар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салыначак.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Юлия Әдгамова сөйләгәнчә, музейларда һәм китапханәләрдә Бөек Ватан сугышы темасына чаралар оештырыла. Программа белән министрлык сайтында танышырга мөмкин.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова әйтүенчә, укучылар һәм студентлар ветераннарга өйләре каршында концерт куя, эзтабарлар походларына бара, “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртуда катнаша.

Яшь йөрәкле ветераннар

– Ветераннар күңел көрлеген сакларга тырышалар. “Балкыш” фестивалендә 7 ветераныбыз лауреат исемен яулады. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук Донбасс һәм Луганск шәһәрләренә гуманитар ярдәм җыюда катнашабыз. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада “Яшьармиячеләр” хәрәкәтенә теләктәшлек күрсәтә, – диде “Яшьармиячеләр” (“Юнармейцы”) патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы җитәкчесе Александр Бородин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading