16+

Рөстәм Миңнеханов: «Телем, республика өчен нәрсә эшләдем?» – дип уйланыйк

Туган тел көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов: «Телем, республика өчен нәрсә эшләдем?» – дип уйланыйк

Туган тел көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов комиссия адында торган бурычлар турында әйтте.

– Комиссия эшли башлаган көннән алып хәйран еллар үткән булса да, боз кузгалды дип әйтә алмыйм. Зур нәтиҗәләр турында сөйләшергә иртәрәк.  Милли мохитебездә елдан-ел килгән бушлык бар, туган телебезгә рухи ихтыяҗ кими бара. Ул бушлыкны сезнең белән берлектә бергәләп тутырырга тырышырбыз, йөзләгән проектларны гамәлгә куябыз, – диде ул.

Марат Әхмәтов мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә милләттәшләребезгә кирәк күләмдә туган телебездә басма матбугат материаллары булуны максат итеп куюларын ассызыклады. Газета-журналларга язылу, бакчаларга, мәктәпләргә кирәкле дәреслекләр әзерләү мәсьәләсе дә, укыту посбиеләре буенча да хәйран нәтиҗәле эшләр башкарылган. 

– Ул процесс дәвам итә. Бу эшне соңгы вакытта башка милләтләр буенча да эшне көчәйттек. Кызганыч, ул республикаларның үзләрендә сатып кына алырга кирәкле материаллар юк. Аларда бөтенләй бушлык. Үз телендә бер генә китап чыкмаган республикалар да бар. Безнең исә ресурслар да, иҗади потенциал да бар. Эш күп, һәрбер оешма белән дистәләгән проектлар бар, алар эшлиләр, – диде ул.

Казанда бик нәтиҗәле эшли торган 2 нче татар гимназиясе атап, Казанның тагын бер-ике районында шундый чиста татар мәктәпләре булсын иде дигән теләген дә җиткерде. 

– Анда әти-әниләр балаларын хәтта Лаеш, Биектау, Яшел Үзәннән китерәләр. Бик зур рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич, сезнең ярдәм белән яңа өстәмә бина төзелә, яңадан 500 баланы өстәп китерә алабыз. Казанның Совет, Идел буе һәм башка районнарыннан китерәләр икән, димәк, туган телдә белем бирү ихтыяҗы бар дигән сүз. Хыялым – әти-әниләр балалары белән юлда икешәр сәгать йөрмәсен өчен, Казанның тагын бер-ике районында территриаль яктан бәйле булмаган чиста татар мәктәпләре булсын иде. Казан үзәгендә яши бик матур нәтиҗәле эшли торган балалар бакчасы да кирәк. Киләчәккә алмашны шулар белән әзерлисе, – диде Марат Әхмәтов.

“Ялкын” баш мөхәррире Илназ Фазуллин Татарстан Рәисен журналның 100 еллык юбилеена чакырды.

– Журналдагы язмаларның 80 процентын мәктәп укучылары яза һәм алар язу эшен киләчәктә дә дәвам итәргә уйлый. Шуның белән милли матбугатка яңа кадрлар әзерләүгә дә үз өлешебезне кертәбез, – диде ул. 

1 июньдә – Балаларны яклау көнендә, “Алдынгылар хәрәкәте” белән берлектә, Казан Кремле территориясендә “Ялкын”ның 100 еллыгын зурлап үткәрү теләге барлыгын әйтеп, Рөстәм Миңнехановтан аны хуплавын һәм ярдәм сорады, чарага үзен дә кунак итеп чакырды. 

“Апуш” театраль берләшмәсе сәнгать җитәкчесе Алия Фәйзрахманова студиянең киң колач алуын һәм алга таба тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен грантлар булдыру мөмкинлеген сорады. Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова “Апуш”лыларга бер спектакль куярга бер миллион сум акча тотылуын билгеләп үтте. 

Марат Әхмәтов та “Апуш” студиясенең эшчәнлеге киң җәелеп баруын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ярдәм итәргә күрсәтмә бирде. Әмма болай гына акча тарату булмасын, дип кисәтте.

Блогер Илнар Идрисов “Шәп блогер” медиамәктәбе ачылуын һәм төрле милләт вәкилләреннән булган блогерларның мәктәпләрдә, лагерьларда мастер-класслар үткәрүләрен сөйләде. Шул уңайдан Татарстан Рәисеннән әлеге проектны дәвам итү өчен ярдәм күрсәтүен сорады. 

“М.Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбе” директоры Илзия Фәтхуллина инклюзив музыка мәктәбен булдыру идеясе белән чыкты.
– Бездә мөмкинлекләре чикле балалар да укый, әмма мәктәбебез алар өчен яраклаштырылмаган. Аерым зур бер мәктәп булса, күбрәк баланы укыта алыр идек, – дип ассызыклады ул.

–  Бу мәсьәләне өйрәнергә кирәк, – дип, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевага күрсәтмә бирергә кирәклеген әйтте.
“Идел” журналы баш мөхәррире басманы төрле уку йортлары биналарында сату өчен вендинг аппаратлар кую мөмкинлеген сорады. 

“Салават күпере” һәм “Сабантуй” басмалары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина әйтүенчә, хәзерге балага видео белән мультимедиа журналлары да кирәк. 

– Татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе каршындагы комиссия ярдәмендә балалар өчен меңләгән видео чыгардык. Шуларның иң уңышлысы – "СалаваТик" төркеме. Балалар үсеп тора һәм аларны яшьрәкләре алыштыра. Узган ел өченче составка биш йөз бала кушылырга теләде, әмма дүрт кенә баланы ала алдык. Әти-әниләр дә әлеге проектны дәвам итүне сорыйлар, ихтыяҗ бик зур, – дип, ул видео төшерү, аудио яздыру, репетицияләр, дәресләр өчен “Татмедиа” бинасындагы студияләрне җиһазландыруда ярдәм сорады. 

Зилә Фәйзуллина билгеләп узганча, бу проектка тагын 120 баланы җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Очрашуга нәтиҗә ясап, Рөстәм Миңнеханов глобальләштерү чорында телебезне саклауның мөһим мәсьәлә булын билгеләп үтте. 

– Бездә телне өйрәнү өчен шартлар бар. Аны үзебез кулланмасак, башкалар өйрәнмәячәк. Татар теленең кирәклеген табарга кирәк. Комиссия эшенең нәтиҗәләрен күрәбез. Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Аның нәтиҗәсе сездән тора. Шул ук китаплар, мультфильм, театрлар ярдәмендә. Үзебездән башлыйк. «Телем, республика өчен нәрсә эшләдем?» – дип уйланыйк. Үзгәреш бар, тик нәтиҗәсе ун елдан соң булачак, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading