16+

“Кайбер намуссыз аучыларның ауга исерек хәлдә чыгу очраклары аз түгел”

Бүгенге көндә Татарстанда 41 меңнән артык кешедә гражданнар коралы исәпләнә, аларның файдалануында 75 меңгә якын төрле корал бар.

“Кайбер намуссыз аучыларның ауга исерек хәлдә чыгу очраклары аз түгел”

Бүгенге көндә Татарстанда 41 меңнән артык кешедә гражданнар коралы исәпләнә, аларның файдалануында 75 меңгә якын төрле корал бар.

Шуларның якынча 80 проценты, төгәлрәге 40 меңнән артыгы аучы коралы иясе. 

2023 елда, корал әйләнешен күзәтү буенча үткәрелә торган профилактик чаралар барышында, Россия гвардия идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан, корал әйләнеше кагыйдәләре бозылган өчен 546 берәмлек корал тартып алынган, 2270 корал хуҗасы административ җәзага тартылган.

Татарстан буенча Росгвардия идарәсе Лицензияләү-рөхсәт бирү эшләре үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары, полиция майоры Рамил Камалиев хәбәр иткәнчә, тикшерү коралны саклау урыннарында гына түгел, ау вакытында да үткәрелә.

– Тәҗрибә күрсәткәнчә, сезонлы ау чорында коралны транспортировкалау, аны йөртү һәм куллануда элементар кагыйдәләр бозыла. Узган елда, Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган чаралар кысаларында, язгы аучылык чорында 900 дән артык аучы тикшерелде. Аларның 20сендә коралны транспортировкалау, йөртү, саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу ачыкланган, 12 аучыга карата административ протокол төзелгән. Профилактик рейдлар нәтиҗәләре буенча 26 кеше үз коралыннан мәхрүм булды. Мондый ук чаралар быелгы аучылык сезонында да планлаштырыла, – диде ул матбугат очрашуында. 

Лицензияләү-рөхсәт бирү эшләре хезмәткәрләре аучының сәламәтлек торышына, аерым алганда коралны исерек хәлендә йөртү фактын ачыклауга аеруча игътибар бирәчәк. Кызганычка, кайбер намуссыз аучыларның ауга нәкъ шундый хәлдә чыгу очраклары аз түгел, диде спикер.

Фото: http://yutazy.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading