16+

Юллар үлем кырына әйләнде диярсең

«Машина йөртүченең гәүдәсе машинадан 6 метр ераклыкта ята иде!»- дип ачынып сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов.

Юллар үлем кырына әйләнде диярсең

«Машина йөртүченең гәүдәсе машинадан 6 метр ераклыкта ята иде!»- дип ачынып сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов.

Бары 3,5 ай эчендә республика юлларында 85 кеше һәлак булган, бу узган ел белән чагыштырганда 29 тапкырга күбрәк. Югыйсә, ЮХИДИ экипажлары саны арттырылган, күккә пилотсыз очкычлар да җибәрелгән, ә алар юл һәлакәтләре саны күп булган урыннарда аулап тора. 

Дүрт көн эчендә 7 үлем

Татарстан юлларында һәлак булучуларның моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә артуы юл инспекторларын хафага сала. 3,5 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр саны 85кә җиткән. Соңгы 2 атнада 14 кеше һәлак булган. Шуларның тугызы узган атнада. Ике авариядә өчәр кеше үлгән. Бөгелмә районындагы аварияне искә алу җитә, анда өч кеше һәлак булган. Сәбәбе-җиңел машина йөртүченең каршы як полосага чыгуы.

Коточкыч саннар! 2024 ел башыннан аварияләр саны 698гә җиткән, бу 2023 елның гыйнвар – апрель айлары белән чагыштырганда 86 очракка кимрәк

18 апрель көнне иртән Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 112нче чакрымында коточкыч авария булган. Фаҗига мизгелләре арттан килүче машинаның видеорегистраторына эдәккән.  “Нива” йөртүчесе сулга борылганда, “Maybach”, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозып, тыелган урында машинаны узмакчы була. Чит ил машинасы “Нива”ны юлдан алып ата. Фаҗигадә “Нива” шоферы һәм пассажиры һәлак булган. Шулай ук “Maybach” пассажиры җәрәхәтләнгән.

Рөстәм Гарипов хәбәр иткәнчә, әлеге фаҗига алдыннан гына Maybach ДПС наряды яныннан узып киткән. Хокук сакчыларыннан бер чакрым ераклыкта шундый юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. 

Тагын бер шундый коточкыч юл һәлакәте 16 апрельдә Нурлат-Түбән Нурлат-Степное Мамыково автомобиль юлының 8 нче чакрымында килеп чыккан. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, авариядә 3 кешенең гомере өзелгән. Юлда “Лада Гранта” һәм “Лада Приора” бәрелешкән. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, аварияне “Приора” йөртүчесе китереп чыгарган. Аның руле артындагы 1998 елгы ир-егет каршы як полосага чыгып, Гранта белән бәрелешкән. Фаҗигадә “Гранта” машинасын йөртүче һәм “Приора”ның ике пассажиры каза урынында һәлак булган. “Приора” йөртүчесе һәм “Гранта”ның пассажиры нык җәрәхәтләнгән, алар хәзер хастаханәдә дәвалана.

18 апрель көнне иртән Сарман – Җәлил автомобиль юлының 26нчы чакрымында юл фаҗигасе булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Daewoo” машинасы (рульдә 19 яшьлек егет булган), юл билгесенә бәрелеп, әйләнеп капланган. Йөртүче, иминлек каешын эләктермәгәнлектән, автомобиль тәрәзәсеннән “очкан”. ЮХИДИ инспекторлары аның гәүдәсен машинадан 6 метр ераклыкта тапканнар. 

Татарстан ЮХИДИ башлыгы әйтүенчә, барлык юл-транспорт һәлакәтенең 20 процентка кадәре руль артында йоклап китү белән бәйле. Йокы бозылу синдромы машина йөртүчеләр өчен яшерен, җитди проблема булып тора. «Туганнарыгыз юлга чыкканда, алар белән элемтәдә торырга кирәк. Бер секундлык эш кеше гомерен саклап калачак», — диде Гарипов татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп.

Кем гаепле һәм нәрсә эшләргә?
Рамил Гарипов сүзләренчә, юл һәлакәтләрендә үлем мәсьәләсен хәл итүдә профилактика һәм мәгълүмати ярдәм генә ярдәм итәчәк. Әйтик, Яшел Үзән районында килеп чыккан авария турында сөйләгәндә, баш автоинспектор Мэйбах машина йөртүчесенә карата 160тан артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлүен билгеләп үтте. Хәер, штрафлар түләнгән, әмма шофер кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозудан туктамаган. Чираттагысы исә, ике бер гаепсез кеше үлеме белән тәмамланды. 

P. S. Әлеге язманы басмага әзерләгәндә, юрист Марат Гайнуллин белән элемтәгә кердек. Хокук белгече, шулай ук машина йөртүче буларак аның фикерен җиткерик. 
– Юлда килеп чыккан һәлакәтләрне генә анализласак та, бер факт күзгә чалына. Кагыйдәләрне тупас бозучылар һаман саен эләгә бит. Кызу йөрүчеләр дип әйтер мин аларны. Әйтик, Мэйбах йөртүчесен генә алыйк. 160 тапкыр кагыйдә бозу очрагы үзе бер чаң кагарлык хәл. Димәк, штраф кына куркытмый мондыйларны. Ә бәлкем, 5 тапкыр юл кагыйдәсен бозган кешене баштан ярты елга, алга таба да юл кагыйдәләрен бозуын дәвам итә икән, бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне караргадыр. Бу, әлбәттә, канун чыгаручылар өчен үзенә күрә бер мөрәҗәгать. Бәлкем, шул очракта мондый коточкыч фаҗигаләр кабатланмас иде, - диде ул безнең белән әңгәмәдә. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading