16+

«Бер пар итекне кышын 200 сумга түшим. Җәен бәяләрне 20 сумга киметәм»

Кукмара аксакаллары зирәк сүздә – итек басу кәсебе дөнья беткәнче ихтыяҗдан төшмәячәк, дөньяга аяксыз кешеләр туа башласа гына осталар калыпларын мичкә ягачак, диләр.

«Бер пар итекне кышын 200 сумга түшим. Җәен бәяләрне 20 сумга киметәм»

Кукмара аксакаллары зирәк сүздә – итек басу кәсебе дөнья беткәнче ихтыяҗдан төшмәячәк, дөньяга аяксыз кешеләр туа башласа гына осталар калыпларын мичкә ягачак, диләр.

Димәк, итек кәсебе гомерлек. Сизгәнсездер, соңгы ике елда ул янә күтәрелеш кичерде, моңа кышларның зәмхәрирлеге, карга юмартлануы да сәбәпче. Игенче сукасын кыштан көйләсә, итекчеләр ел әйләнәсе кәсеп итә. Тик элеккеге еллардан чак кына үзгәреш бар: осталарның бер ишләре итекне түши генә, икенчеләре исә итекне басып, сатып алучы хозурына китерә. 

Тормыш өчен бер дигән кәсеп
Кукмара районының Байлангар авылында яшәүче Гөлназ ханым Гыйззәтуллина да ел әйләнәсе итек мунчасында кәсеп итә – елына 1000 нән артык итек түши. Вакыты булганда хәләле Зөлфәт тә аның янында кайнаша, вак-төягенә генә ярдәм итсә дә түшәүчегә ул да әзрзк ял бирә. 

– Көне буе аяк  өстендә эш иткәч бигрәк тә аяклар арый. Өстерәп йөрергә дә авырайдыгыз, дип үз-үземә сөйләп шаярам да кайчак. Өстәл янында, аска карап эшләгәч, арка да сиздерә. Куллар гел хәрәкәттә анысы, – ди Гөлназ ханым. 

Бер көнгә 7-6 пар итек түши ул. Акчалы кәсепнең серенә әнисеннән  өйрәнгән. Финзия апаның итек түшәүдән туктавына да әле берничә ел гына. Район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче кызының әнисе кәсебен дәвам итәргә теләвен белгәч, каршы төшә: “Кулың эш белдеме, аны гомер буе эшлисең була, ник авырлыкка омтыласың, бала?” – ди. Кызының уеннан кире борыласына өметләнсә дә Гөлназ ханым үз сүзендә нык тора. Ун бармагым белән йон кармалап арысам да тормыш өчен бит, дип аклана.

– Әни гомере буе фабрикада итек түшәүче булып эшләде. Соңгы елларны балалар бакчасына күченгән иде дә, барыбер түшәү кәсебе артыннан кара сакал булып иярде. Ә теге чакны әни кырт кисте. Өйрәтмим диюе белән мине ул кызгангандыр инде. “Бик теләсәң, янымда басып тор, карап өйрәнә аласың – эшләрсең, юк икән – бигайбә”, – диде. Ә мин өйрәндем! Зөлфәт миңа иске мунчаны рәтләп остаханә итте. Буйдан-буйга өстәл ясады. Итек түшәү эшен телдән генә аңлатып булмый, аны өстәлгә җәеп салып, ничек эшләгәнне күз белән күрергә кирәк. Эреп җәелгән итек формасына китереп түшисе – зур булып чыга ул. Итек басучы йонын китергәндә 1200 граммнан ясаргамы, әллә 800 грамм белән эш итәсеме – әйтә. Аның гозереннән чыгып, 1200 грамм йонны үлчәүдә тигез итеп ике өлешкә бүләсең. Итекне бөтен кеше дә түши алмый, аңа аерым сәләт кирәк. Ун бармагың белән йонның юкалыгын да тоярга тиешсең, үкчә белән табанын да кунычына караганда калынрак итәргә кирәк, – ди Гөлназ ханым.

Өстәл өстендә “эрегән” итекне киндер чүпрәк өстенә салып, кысып төрәләр икән. Чүпрәкне юешлисе! Тукмак кадәрле йомарлам шул халәтендә барабанга кереп кысыла. Анысы махсус итек түшәүчеләр остаханәсендә генә басып торган җайланма. Барабаннар җыелмасы. Гыйззәтуллиннар гаиләсе аны моннан 15 ел элек 15 мең сумга алганнар. Ә аны юнәткәнче, арка чокырыннан тирләр акканчы кулдан тәгәрәткәннәр билгеле.

– Аны нибары 30-40 секундка гына куеп алырга кирәк. Көзге йон бик тиз тыгызлана, язгы йон сузылучан һәм майлырак була, шуңа да озаграк оеша. Берничә мәртәбә барабанга куеп эш итәсе. Кул белән итекнең кунычын да, табанын, үкчәсен дә гел тикшереп тора, юкарып китсә дә йонны өстәп “тегәсең”, ягъни оештырып, җыеп бетерәсең, – ди Гөлназ ханым. 

Йон димәктән, анысының да үз җылысы. Безнең якта асралган сарыкларның йоны җылыга саранрак икән. Ә менә Оренбург сарыкларыныкы бик җылы дип бәялиләр. Итек җылы булсын өчен “пинүк” дип йөртелгән йон төре дә кушыла. Монысы үсеп килүче бәрәннәрнең йонын алганда тире янында 1 миллиметр тирәсе калдырып, кырып алынган йон итәк. Менә шул “пинүк” итек йонын калын да, җылырак та итә ди. Гаҗәп бит – һәр эшнең үз нечкәлекләре!

– Бер пар итекне кышын 200 сумга түшим. Җәен бәяләрне 20 сумга киметәм. Оста итекчеләр ел әйләнәсе эштән туктамый, киресенчә көз җитүгә сата башлар өчен җәй көне итекне күп итеп басып куярга тырышалар. Шул сәбәпле мин дә эшсез тора алмыйм. Күпләр хәбәр сала, әмма артыган алмыйм, саулыкка суга, – ди Гөлназ ханым. 

Эше барның сыер бар
Белеме буенча ул шәфкать туташы. Хезмәт стажы да саллы – 28 ел. Ташламалы шартларда лаеклы ялга да чыккан. Гомере буе Кукмарага йөреп эшләгән, хәзер авылдагы ФАПка фельдшер ярдәмчесе буып кайткан. 

– Элек мин бер тәүлек эшлим дә, ике тәүлек ял итә идем. Менә шул ике көн ялны мин кәсепле иттем. Тормыш алып барыр өчен акчасы бик әйбәт тә, эше җиңел түгел инде. Пычрагы да җитәрлек, исе дә киемгә сеңә, – ди әңгәмәдәшем. 

Тамырлары Байлангар авылына килеп ялганса да тумышы белән Кукмара авылы кызы ул. Әти-әнисе яшьлекләрендә 7 еллап ерак Якутиядә дә яшәп алганнар. Гөлназ ханымның бердәнбер бертуганы Айрат бүген дә Якутиядә гомер кичерә.

– Каникулларда безне гел авылга кайтаралар иде, әби белән бабай янына. Эшкә дә безне алар өйрәтте. Кәшәфетдин бабай данлыклы бакчачы, умартачы иде, хәттә кияүгә чыкканда миңа бирнә итеп бер оя умарта бирде, – ди Гөлназ ханым. 

Ләкин әллә ни озак юанмыйлар ул байлык белән. Йорт җиткереп мәш килгәнгә, бал кортларын карарга җитешмиләр. Өстәвенә беренче балалары булып игезәк кызлары туа. Тәмам тынычлыклары бетә. 

– Зөлфәт өйләнгәнче үк йорт салырга керешкән иде. Күченгәч кызларыбыз – Алсу белән Алисә тууга яңадан төп йортка кайтып кердек. Игезәкләрне барыбер 9 ай буе күтәреп бетерә алмыйсың, минекеләрне дә 7 айлык чакта ук таптырдылар. Икешәр килограмлы гына – кечкенә дә, бик елак та иделәр. 10 көн кайнанам белән карыйбыз да, аны ял иттерергә дип, 10 көнгә үз әнием янына Кукмарага китеп торам. Әтинең вахта автобусында йөртүче булып эшләгән чагы: “Өйдә бер минут та йоклап булмый”, – дип аның мин килүгә эшкә чыгып киткәне хәтердә. 5 ай тулган көнне кинәт кенә елаудан туктадылар бит Аллаһының рәхмәте, көненә кадәр истә – 9 март. И, ул көннең рәхәтлеге! Кызлар йоклый, әни белән утырабыз да чәй эчәбез, дигәндәй, – ди Гөлназ ханым.

Зөлфәт әфәнде 28 елдан бирле тимер юлда эшли. Нәк менә алар нәселе игезәкләргә бай икән, җәмгысе 5 пар игезәк балалар үстерүгәннәр – авыл бизәге!

– Алсу белән Алисә төс-биткә бер-берсенә бик охшаганнар, аларны кайнатам да гел бутый иде. Икесе ике төрле киенергә яраттылар. Икесе ике шәһәргә укырга китеп барды. Алисә математиканы яратмады, медицина юлын сайлады – Ижевск шәһәрендә соңгы елын укый, табиб булачак, ә Алсу математиканы су урынына эчте, КФУ ны бетерде. Икесе ике шәһәрдә яшәгәнгә карап, гел телефонга эленгәннәр, көннәр буе сөйләшәләр. Алдан да әйттем – тыңламадылар, икесенә бер шәһәрдә, бер йортта күршеләр булып кына яшисе аларга, – ди әңгәмәдәшем. 

2011 елны бу гаилә Рүзәл исемле егет алып кайткан. Анысы төп йортта каласы, нәсел дәвам итәсе бала. Бәлки әле әнисе кәсебен үз итеп, итек түшәргә дә яисә басарга да өйрәнер дигән өмет тә бар. Насыйп булсын! Һөнәрле кеше һәрчак эшле, димәк сый-нигъмәтле! Бабайсы биргән умартаны әти-әнисе яшьлекләрендә бетерсә дә, хәзер әнә янәдән торгызганнар – оялары шактый күренә. Егетне баллы да, мул һәм итекле тормыш көтәсенә ышанам.      
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading