Руф ага Зиннуров белән 6 елдан соң кабат очраштык.
Яз кояшы елмаеп карый башлау белән без, журналистлар, матбугат хезмәткәрләренең эш-мәшәкате арта. Димәк, 9 майга да ерак түгел.
Бөек Җиңү бәйрәмен якынайтуда үзеннән зур өлеш керткән сугыш ветеранын табып, аның белән аралашып, шул данлы чорлар истәлеге белән өретелгән, җаннарны айкалдыра торган бер шәп язма язасы бар. Ә бу бер дә җиңел эш түгел. Җиңү яулашкан батыр егетләр бүген чал чәчле карт бабайлар. Күп җирдә бөтенләй юк инде алар, миллионлы шәһәребез өчен дә бармак белән генә санарлык бик аз калып баралар. Шуңа да каләмдәшләрем шактый тилмерә ветеран эзләп. Ә мин бу яктан бәхетле. Минем Зиннуров Руф агаем бар.
2019 елның Җиңү бәйрәме алдыннан танышкан идек. Ул чакта улым укыган техникумга очрашуга килгән булган. Мин чакыргач, озака сузмый редакциябезгә үзе килеп керде ул. Хәрби киемнән: диңгезчеләр кителеннән, ак фуражкадан, орден-медальләрен чыңлатып. Җиңүчеләргә генә хас ныклы адымнар, горур караш белән. Җылы әңгәмәбезнең нәтиҗәсе булып, газетабыз битләрен бизәп, “Кайда без, шунда – җиңү” дигән язмам чыкты. Руф абыйны зурлап, фотосурәтен беренче биткә дә биргән идек әле. Аннан соң алты ел узды инде.
Менә быел Бөек Җиңүнең зур юбилее, 80 еллыгы алдыннан да Руф абзый белән кабат очраштык. Беренче күрешүебездә аңа 90 тулмаган иде әле, быел 96 тулган инде. Еллар беркемгә дә эзсез генә узмый инде алар, дисәләр дә, Руф абый әле, сөбханалла, бик бирешмәгән: кителе дә шул, гәүдә дә төз. Медальләре арткан да һәм колагы начаррак ишетә башлаган. Тик иң мөһиме, шөкер, тормышны, яшәүне яратуы кимемәгән.
Аны тыңлагач, аның күргәннәре, кылган эш-гамәлләре хакында белгәч, башымда бер сорау туды. Кеше бер гомерендә шуның кадәр эш башкарырга ничек өлгерде икән? Әллә аның өчен тәүлектә 24 сәгать кенә түгелме, ул башка вакыт үлчәнешендә яшиме?
Язмышы башыннан гына сыйпап тормаган аны. Балачагы колхозлашу елларына туры килә. Әтисе – милиция начальнигын үтереп суга ташлыйлар кулаклар. Әтисенең гәүдәсен Әй суыннан тартып чыгарган көн ун яшьлек Руф өчен иң кара көн була. Бу хәсрәткә әнисе дә түзә алмый, авырый башлый. Өч бала ятим кала. Кечерәкләрен эне белән сеңелесен туганнары тәрбиягә ала. Олы малай Руфны балалар йортына җибәрәләр. Аны монда калдыру куркыныч була шул. Дошманнар аны, баланы үтерү белән янарга да чирканмыйлар.
Бик яшьли әти-әнисез калып, ятимлекнең бөтен ачысын татып үссә дә, аларның рухы аңа яшәргә көч бирә, сүзләрен дә бүген дә истә тота. Әнисе үзе дә бик юмарт хатын, улын ярдәмчел булырга өйрәтеп, гомеренең кыска булуын алдан сизеп тә күрәсең, васыять шикелле гел әйтә торган булган. “Ярдәм сорап кулын сузган кешене буш итмә, улым, бер телем ипиең булса, шуның яртысын бүлеп бир. Аллаһ биргәнне, мәрхәмәтле бәндәне ярата. Шундый булсаң, гомерең бәхеттә узар”, – дип еш кабатлый торган булган нәни Руфның башыннан сыйпап. Әнисенең бу сүзләрен гомере буе хәтерендә саклый Руф ага һәм аңа әнисенең рухын рәнҗетмәс өчен тугры булып кала. Үзенең бәрәкәтле озын гомерен шул ярдәмчел игелекле булуыннан, шуның әҗере дип күрә.
Ятим бала моңлы була диләр. Руф ага да бу яктан искәрмә түгел. Тавышы көчле, туган ягы башкорт далалары кебек киң, иркен гармуны да кулына алу белән сайрый башлый. Шушы җырга-моңга һәвәслеге ике тугандаш милләт: татар һәм башкорт дуслыгын ныгытышырга ярдәм итә дә инде – башкалабызның халыклар дуслыгы йортында ул үз кеше. Дуслыкның тынычлыкның нигезе, ә тынычлыкның нинди кадерле икәнен яхшы аңлый утлар-сулар кичкән ветеран. Шуның өчен яшен онытып тырышып йөрүе.
Балалар йортында үскән ятим малайның озатканда елап калырга әнисе юк бит, яшен арттырып яздырып, фронтка китә. Балтыйк буенда корабта юнга булып хезмәт итә. Бармагы селкенеп киткән аркасында гына туганнар каберлегенә башка мәетләр белән бергә җирләнми калган бит ул. “Әниемнең рухы саклагандыр...” ди ул хәлләрне искә алып. Авыр хәлдә яраланган егетне Ленинградка госпитальгә җибәрәләр. Җиңү көнен дә шунда Ленин каласында каршылый. Бөек Ватан сугышыннан соң, Ленинград хәрби диңгез училищесына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап, Җир шарының шактый диңгезләрендә йөзәргә туры килә аңа.
Эчәсе суы Казанда көтеп торган аны. Мөселманнар янында булыйм дип үзе сайлый Татарстан башкаласын. Монда ул иң тыныч һөнәр – төзүчелеккә китә. Сугыштан соң җимереклек күп бит, төзергә кирәк. Хәрби дәрәҗәсе гвардия капитан-лейтенанты булган ветеранның тыныч тормышта да даны зур. Ул Россиянең атказанган төзүчесе. Компьютерлар телен дә өйрәнеп алган тынгысыз ветеран. Ул белемен кешеләрне дөрес тукландырыр, гомерләрен озайтыр өчен кулланган. Күп кенә азык-төлек җитештерү завод фабрикаларын автоматлаштырырга ярдәм иткән. Бүген дә бик күпләр урамда танып, кулын кысып рәхмәт әйтеп китәләр үзенә. Танучылар арасында яшьләр, мәктәп укучылары да бар, чөнки ул дистәдән артык уку йортларының хөрмәтле шефы. Киләчәкнең алар кулында икәнен яхшы аңлаганга, вакыты булган саен яннарына ашыга. Үзенең озын гомер юлы, сугыш еллары турында сөйли. Яхшы гадәтләргә өнди, начарларыннан кисәтә. Һәм аның белән очрашкан яшь буын аксакалны хөрмәт итеп, аның сүзен тыңлый да икән, укытучылары шулай дип сөендерәләр.
Руф агадан саубуллашыр алдынна “Быелгы Җиңү бәйрәмен нинди хисләр белән каршылыйсыз?” – дип тә сорадым.
– Рәхмәт хөкүмәтебезгә, бик зурлыйлар, хөрмәтлиләр. Җиңүнең 80 еллыгы дигән медаль дә бирделәр. Күчтәнәч-бүләкләрне дә гел китереп торалар, тик барыбер күңелсез. Җан тыныч түгел. Күпме яшьтәшләрем бүгенге көннәрне күрә алмады бит, яу кырларында ятып калды. Гомерләре белән бергә хыяллары да, өметләре дә өзелде. Җитмәсә, бүген дә дөнья тыныч түгел: әле анда, әле монда сугыш уты кабынып тора. Адәм баласы кайчан тынычлыкның, аяз күкнең кадерен белә башлар икән?
Унынчы дистәне ваклап, яшәү дәртен саклап гомер итәргә тырышучы аксакал ветеранның бу сорауга озакка сузмый уңай җавап ишетәсе килә.
Комментарийлар