16+

«Татарстан Рәисенә 10 миллион бирә алсагыз, этнографик авыл булдырам дидем»

07 июля 2025, 10:17
3993
1
8
Уку өчен 4 минут

Шаяртып кына, мәгәр уенын-чынын бергә кушып, Теләче бае дим мин аны.

«Татарстан Рәисенә 10 миллион бирә алсагыз, этнографик авыл булдырам дидем»

Шаяртып кына, мәгәр уенын-чынын бергә кушып, Теләче бае дим мин аны.

Хәлле яшәгәне өчен генә дә түгел, эшкә тотынса, мулдан кубарыла. Акчасын да кызганмый, кем әйтмешли товары да – высшей сорт!

Бу күрешүдә дә гаҗәпкә калдырды: шәхси рестораны янындагы музее каршысына поезд вагоны ясап куйган. Тыштан караганда гади генә бер вагон, ә менә ишеген ачып җибәрдеңме – купе: ике якта аслы-өсле ятаклар, тәрәзәсе урынына телевизор. Экранда сызгыртып үткән юлың кала бара, әй элдерәсең тирбәлә-тирбәлә тимер рельслар буйлап. Икенче дөнья каршы ала – сәфәр чыккандай тоела. Шул арада Рифкать әфәнде Шәфыйков үзе купе ишеген ача да гудогын сызгыртып куя, ерактан кисәткән поезд тавышы колакка эленә. Чәйме ди, әллә әз-мәз генә “эссе”рәгеме ди шаяртып. Чыккан елын күрсәтә – 1984 елгы! Кайлардан таба диген?! 

Табу дигәннән, музеенда әнә 36 алачык булдырган, ягъни 36 төрле кәсепне үз кулларың белән эшләп карарга мөмкин. Палас белән чыпта сугудан башлап, балчык чүлмәк ясарга, сабын, сагыз кайнатырга өйрәнә аласың, тимерчелек эшеме, бүрек тегәсеңме, итек басканнарын, тире иләгәннәрен, чабата үргәннәрен күрәсең киләме... Рифкать абзый һич иренми, барысына да үз куллары белән өйрәтә. Музей йортларында гадәттә экспонатлар соңгы сулышында саклана, ә биредә һәммәсе дә көчендә, егәрендә, көйләнгән, сәгать кебек төзек эшлиләр ди хуҗа кеше. 
Ике гектар ялан җиргә казык кагып, рестораны янәшәсенә музей комплексы төзегән бу затның биләмәләрен унике көн эчендә торгызганнар! Урманнан шәп агачлар кисеп, бураулары белән ике атнага сыешканнар. 

– Кара буранда мич чыгардылар. Әле бит морҗасын урнаштырасы бар, ул җилнең сызгыруы, кисә генә кулны. Бирешмәде егетләр, эшләрен төгәлләп кайтып киттеләр. Икенче көнне Англия белән Америкадан 300 кеше килеп төшәсе! Әти-әни нигезен бер төн эчендә күчердем, караватларына кадәр алып килеп урнаштырдым. Без үскән бишеккә кадәр элдем, өлгердем! – ди Рифкать Шәфыйков. – Борынгы татар өйләренең милли бизәкле күренешенә чит илләр дә соклана, үз күзем белән күргәнне әйтәм! 

Сүз дә юк, республикадагы барча музейларны да уздырган дисәм дә ялгышмам, нинди генә экспонат юк. Хәтта 1943 елда нәшер ителгән “Известия” газетасына кадәр бар. Барысын да үзе туплый. Иренмәгән, Суслонгер җиренә барып, кашык, табакларга да кадәр җыеп кайткан. Үткән белән бүгенге көн арасында хәтер җебе үрүе генә түгел, Суслонгер җирендә ятып калган корбаннар истәлегенә, бәхиллекләрен сорап, Теләче халкы исеменнән кабер ташы урнаштыруы да сокландыра. Хәйрияче зат хәтта мамонтның биш килограммлы теше белән дә мактана ала, аның әле сырт сөягенә кадәр алып кайтып салган. Музей территориясендә аккошлы күле, җәнлекләр приюты да бар. Тавис кошы Рифкать әфәндене күрсә генә койрык җәя, ашаткан кулның кадере кемгә дә тансык, мәйтәм. 

– Этнографик музей саласым килә, яшем дә бара, үзем исән чагында яшь буынга барысын да күрсәтеп калдырасы иде дип, бер конференциядә юлыбыз кисешкәч, Татарстан Рәисенә сүз каттым. Акчаң күпмени, ди. Бер ун миллион бирә алсагыз, киләсе елга сезнең белән Сабантуенда этнографик авыл урамыннан икәү гармун белән җырлап үтәбез, дидем. Кертегез берәр сметага, бирегез, диде бит! Берничә көннән район хакимиятеннән килгәннәр, син бигрәк инде, 3-4 миллион да сорамадың, зурдан куптың бит, диләр. Мәйтәм, мин ник 15 миллион сум акча сорамадым икән дип, төне буе йоклый алмадым. Аңа карап кына 1 миллионы да эләкмәде. Ә бит районнарда үткәрелгән республика күләмендәге зур масштаблы бәйрәмнәргә бер көнгә 40 ар миллион акча түгәләр. Үзем белән алып китмим, миннән соң да Теләче данын зурлап, халкыбызга хезмәт күрсәтәчәк музей бу. Тир түгеп, эшләп күтәрелергә өйрәнгәнгә хәлдән килгәнчә эшләдем, гаеп итмәссез, әле теге 10 миллион сум акча да эләксәме, хикмәт була иде дә... Монда берәүнең дә бер тиен акчасы да кермәде. Арба өстенә чыгарылган, ягъни тагылмалы рус мичемне тагам да коймак пешерергә йөрим. Бер чыгып керүем – 60 мең сум, – ди Рифкать әфәнде. 

Шулай әзме-күпме акча эшли дә, юнәткән акчасына кирәкле экспонат алып кайта. Алар бәяле, сатулашмый гына булмый, әлбәттә.  
Бирегә килүчеләр умарта оясын хәтерләтә. Берәр сәгате буш торамы икән? Балаларны җәнлекләр почмагы үзенә тартса, өлкәннәр музейда хәтер йомгагын сүтә.

– Халык мәрхәмәтсез. Үзләреннән арткач, шушында китереп ташлыйлар, җәнлекләрнең һәммәсе дә йортсыз калган килмешәкләр. Ә миңа сыя! Аллаһ ризалыгы өчен дип асрыйм. Әле буш яткан көтүлек җирләрен арендага алып, мараллар алып кайтып җибәрәсем килә, безнең якта да үрчесеннәр. Балалар килеп карарлар, – ди Рифкать абый. 
Хыяллары тау кадәр! Быел үзенең бер тамырдан чыгып, 12 нәселгә тармакланган шәҗәрә агачын төзегән. Баксаң, нәселе авылга кайтып төпләнгән Юзәй бабайга барып тоташа икән. 1555 елда ук Юзәй белән Абрам атлы ирләр иң беренче күченеп килүчеләр. Менә шушы горурлыгы белән Рифкать абый быел шәҗәрәләр конкурсында катнашырга ниятләнә. Гадәттә кылган игелекләре белән мактанырга яратмаса да, аның туган авылында чишмәләр төзекләндерүен, беткән авыллар зиратларын коймалавы хакында күптәннән ишетә киләбез дә, хәер, алары хакында киләчәк саннарыбызда язарбыз әле.  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Молодец! Район оче Халык очен трыша.

    Мөһим

    loading