16+

Татар кызын чечен егетенә кияүгә урлаганнар: әнисе кызын кайтаруларын сорап Рамзан Кадыйровка мөрәҗәгать иткән

Татар кызын чечен егетенә кияүгә урлаганнар. Хәсрәткә баткан ана Рамзан Кадыйровка мөрәҗәгать иткән Түбән Новгород өлкәсенең Олы Рбишча авылында яшәүче Зөлфия Абделкадыйрова Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйровка кызын кайтаруда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

Аның видеоязмасы NN.Ru. басмасында дөнья күргән. "Хөрмәтле Рамзан Әхмәтович, 20 ноябрьдә кичке сәгать биштә безнең ихтыярга каршы, әти-әни ризалыгыннан башка кызыбызны алып киттеләр. Ул - Абделкадыйрова Камилә Камил кызы. 1999 елның 16 маенда туган. Кызыбызны кайтаруда ярдәм итүегезне сорыйбыз», - ди Зөлфия ханым. Камилә 20 ноябрьдә юкка чыккан, туганнары аны Түбән Новгородта эзләргә кирәк, дип уйлаган. Әмма 24 ноябрьдә кыз үзе элемтәгә чыккан һәм Instagram социаль челтәрендәге туры эфирда үзе белән бар да тәртиптә, дип сөйләгән. Камилә сүзләренчә, ул Чечняда, анда әйбәт кешегә кияүгә чыккан. "Сәлам барыгызга да. Минем белән барысы да әйбәт, минем хакта начар уйларга кирәкми. Мин йөремсәк түгел, ә нормаль кыз. Мин шундый яхшы кешегә кияүгә чыктым" - ди кыз. Кызның кайдалыгы һаман да төгәл билгеле түгел, эзләүләр дәвам итә, дип яза Кызыл таң.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading