16+

Социаль челтәргә «фильтр» куегыз

Яшьләр бүген башка. Алар белән эшләү өчен алдарак барырга кирәк. Шуңа да яңа Яшьләр министрлыгының үзара диалогка корылган, эшлекле партнерлык хезмәттәшлек алып барырга тырышуы юктан түгел. «Интернетның да йогынтысы зур. Хәзер коммуникация форматы үзгәрә бара», – дип сөйли яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Социаль челтәргә «фильтр» куегыз

Яшьләр бүген башка. Алар белән эшләү өчен алдарак барырга кирәк. Шуңа да яңа Яшьләр министрлыгының үзара диалогка корылган, эшлекле партнерлык хезмәттәшлек алып барырга тырышуы юктан түгел. «Интернетның да йогынтысы зур. Хәзер коммуникация форматы үзгәрә бара», – дип сөйли яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Интернетның альтернатив чара булып торуын беркем инкарь итми. Мәгълүматны рәсми сайтлар, төрле медиа аша гына түгел, сүзләрнең 60 процентын блогерлардан күбрәк ишетәләр, аларга колак салалар. Шул ук вакытта моның яңа проблемалар тудырасын да кире кага алмыйбыз. Интернет-гигиена, интернет-иммунитет төшенчәләре дә юктан тумый. Социаль челтәрләрдәге куркынычсызлык мәсьәләсе дә килеп туа, моны да истән чыгарып булмый. «Интернетның үсмергә начар тәэсир итүен дә билгелибез.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, үсмерләр челтәрдәге бөтен төр яңалык-хәбәрләргә шунда ук реакция белдерергә кирәклеген тоя. Соңгы айларда гына да 11 яшьлек малайларның 8 проценты, кызларның 11 проценты интернет белән «агулануын» ачыклаганнар. Агрессивлыкның иң пик ноктасы 14 яшькә туры килә икән. Нәтиҗәле профилактик эшләр белән шөгыльләнү өчен без онлайн да, офлайн да бер үк дәрәҗәдә профессиональ бу­лырга тиешбез. Бу – яшьләр эшли торган яңа формат», – дип белдерә Дамир Фәттахов.

Бүгенге яшьләр башкаларга охшамаган. Алар белән үзара диалог, хезмәттәшлек мөнәсәбәте аша гына килешергә һәм эшләргә мөмкин. Ә өстән күрсәтмә биреп кенә бернигә ирешеп булмаячак. Чынлыкта исә һәр чорның үзгә фикерле яшьләре булган. Нәрсә генә дисәгез дә, аларны начар гамәлләрдән йолып калу һәм тәрбияләү безнең җаваплы эшләрнең берсе булып калачак. Һәркемнең үз җавап­лылыгы.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading