16+

Путин туган көнен бәйрәм итә: нәрсә бүләк итәргә?

Бүген 7 октябрь көнне Россия Президенты Владимир Путин туган көнен билгеләп уза. Ил башлыгына бүген 67 яшь тула!

Бүген 7 октябрь көнне Россия Президенты Владимир Путин туган көнен билгеләп уза. Ил башлыгына бүген 67 яшь тула!

Президентның матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков хәбәр итүенчә, Владимир Владимирович туган көнен табигатьтә, якыннары белән билгеләп үтәргә ниятли.

Гадәттә, Президент туган көнен якыннары янәшәсендә үткәрергә ярата икән. Тик ешрак аны эштә уздырырга туры килә. Бары 2014 елда гына Владимир Путин ял алып, Себернең  матур табигате белән сокланып, ялгызы гына калып, туган көнен билгеләп үткән. Дүрт ел элек исә Төнге хоккей лигасы кысаларында матчта катнашкан.

Бүләкләргә килгәндә, Россия Президентына ешрак төрле породалы көчекләр бүләк итәләр. Мисал өчен, 2017 елда Төркмәнстан җитәкчесе Гөрбангулы Бердымөхәмәтов алабай бүләк иткән иде. 
Ике ел элек Италиянең элеккеге Премьер-министры Сильвио Берлускони кулдан эшләнгән юрган тышы бүләк иткән. Анда ике лидерның кул бирешкәне төшерелгән.

Әмма Президент өчен иң көтелмәгәне Маша кушаматлы тигр баласы булган. Аны Путинга 10 ел элек биргәннәр. Ул берникадәр вакыт Путинның резиденциясендә яшәгән. Соңрак аны Геленджик тыюлыгына җибәргәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading