16+

“Мин урамнан узганда честь биреп калалар”: 99 яшьлек Габдрәүф Гәрәев әле дә машина йөртә

Габдрәүф бабайга тиздән 100 яше тулса да, «бабай» дип әйтергә тел әйләнми. Әле дә йөгереп йөри.

“Мин урамнан узганда честь биреп калалар”: 99 яшьлек Габдрәүф Гәрәев әле дә машина йөртә

Габдрәүф бабайга тиздән 100 яше тулса да, «бабай» дип әйтергә тел әйләнми. Әле дә йөгереп йөри.

Башкортостанның Бәләбәй шәһәрендә 99 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, танкист, егетләр кебек сау-сәламәт, берүзе җимертеп дөнья көтеп Габдрәүф Гәрәев яши. Актаныш районы тарихчысы Рөстәм Мусин махсус хәрби операция батыры, Чечен сугышы ветераны Илсур Зәкиев, Актаныш муниципаль театры режиссеры Нур Хөсәенов белән Габдрәүф бабайның хәлен белеп, аның батыр үткәне белән танышып, аралашып кайттылар.
– Габдрәүф бабайга тиздән 100 яше тулса да, «бабай» дип әйтергә тел әйләнми. Әле дә йөгереп йөри, ихатасын, бакчасын күрсәтте. Без килгәндә чия җыя иде. Ихатасында, йортында искиткеч тәртип, бер чүп әсәре күрмәссең, – ди Рөстәм Мусин.

Бөек Ватан сугышы башыннан ук Гәрәевләр гаиләсеннән ике ир-егет илебез азатлыгы өчен көрәшә. Әтисе Сәләх һәм абыйсы Мөнәвәрләр сафына кушылырга нык ашкына яшь егет. Габдерәүф Гәрәев Бөек Ватан сугышына 1943 елның ахырында китә. Кечкенә буйлы егеткә дәү танкларны иярләү бурычы куела. Сугышчан юлын милләттәшебез механик-йөртүче булып башлый. Варшава янындагы каты сугышларда легендар Т-34 танкы белән катнаша. Нәкъ шушында абыйсы Мөнәвәрне очрата. Абыйлы-энеле Гәрәевләрнең ике сәгатьлек очрашуларын саклаган фотомизгел әле дә хәтерләтеп тора. Әтиләре Сәләх тә шушы урыннарда гына сугышкан, әмма бу хакта алар сугыштан кайткач кына беләләр.

Совет Армиясенә каршы Польша җирләрендә каты коралланган “Үле баш” һәм “Викинг” дивизияләре сугыша. Шушы җирләрне азат иткәндә 200000 якын сугышчы мәңгелеккә җир куенына кереп ята. Габдерәүф бу тәмугтан исән чыкса да, бераздан контузия һәм җәрәхәт ала. Танкист Гәрәев бары госпитальдә генә хушына килә, үзен янып баручы танктан ничек чыгаруларын ул бөтенләй хәтерләми. Аңа Минск шәһәрендә бик озак дәваланырга туры килә. Егет җиңүне дә госпитальдә каршылый.
– Сугыштан соң Белоруссиядә 157 бригадада хезмәт итә, танкка каршы орудия командиры була. Габдерәүф Сәләх улына бандеровчыларга каршы да сугышырга туры килә. Өенә ул бары тик 1951 елны гына кайта, – дип сөйли Габдулла Вафин үзенең якташы турында.

Габдрәүф бабай әле дә машина йөртә. «Мин урамнан узганда ЮХИДИ хезмәткәрләре честь биреп калалар», дип Актаныш кунакларын шаккаттыра ул. Тыныч тормышта 80 ел шофер булып эшли. Бер генә тапкыр да юл кагыйдәләрен бозмый. Җиңү көне аның өчен изге бәйрәм. Мәскәүдә Кызыл мәйданда һәм Уфадагы Җиңү бәйрәмнәрен калдырмый, башкаладагы грандиоз бәйрәмнәрдә, илебезнең азатлыгын яулаган яугирләргә күрсәтелгән олы хөрмәтне тоеп Бәләбәенә кайта.

Туган ягында аны бик зурлыйлар. Габдрәүф Гәрәев – Бәләбәй шәһәренең мактаулы гражданы.

Ләйсән Газизова
Рөстәм Мусин фотолары.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading