16+

«Ләйлә апа бернәрсә кирәкми, балаларым гына кирәк дип елый»

Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында булган фаҗига турында Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев: «Йорт-җирнең шулай тиз арада янып бетүе тикшерүчеләрне дә гаҗәпләндерә, ялкын бик тиз таралган».

«Ләйлә апа бернәрсә кирәкми, балаларым гына кирәк дип елый»

Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында булган фаҗига турында Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев: «Йорт-җирнең шулай тиз арада янып бетүе тикшерүчеләрне дә гаҗәпләндерә, ялкын бик тиз таралган».

Кукмара районында булган фаҗига бөтен республика халкын тетрәндерде. Яңа Сәрдек авылында яшәүче күп балалы Миңнемуллиннар гаиләсенә бер дә уйламаганда кара кайгы килде. Йортларында ут чыгып, өч һәм алты яшьлек уллары янып үлде. Янгында балигъ булмаган балалар үлеме сәбәпле, аларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, Кукмара районында өч көнлек матәм игълан ителде.

Кайгы берләштерә

Бүген алар гаилә башлыгы Фәнзилнең бертуган абыйсында яшәп тора. Утның ни сәбәпле чыгуын әлегә беркем дә белми. Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев әйтүенчә, ут бик тиз таралган. Йорт-җирнең, сарай, мунчаларның шулай тиз арада янып бетүе тикшерүчеләрне дә гаҗәпләндерә, диде ул. Авыл халкы өмәгә җыелып, үзләрендә һәм күрше-тирә авылларда булган техника килеп, Миңнемуллиннарның янып хәрабәгә әйләнгән нигезләрен чистартып та куйганнар.

– Йөздән артык кеше килгән иде. Көн ярым эчендә чистартып бетердек. Килгән халыкка рәхмәт. Беркемгә дә өндәп йөрергә туры килмәде, барысы бердәм булып килделәр. Халыктан акча җыюны да оештырдык. Миңнемуллиннар өсләрендә ни бар, шуның белән генә калдылар бит. Бөтен әйберләре янып бетте. Кайгы берләштерә диләр бит, һәркем булышырга ашыга, беркем дә бу хәлгә битараф кала алмый. Яңа йорт тергезү турында балаларның җидесен үткәргәч сөйләшергә дип уйлап торабыз. Кичә хәлләрен белешкән идем, өчесен уздырырга җыенып йөриләр иде. Бу мәшәкать белән алар әле бераз гына онытылып торадыр дип уйлыйм. Ходай ярдәменнән ташламасын инде үзләрен, – ди Илгиз.

Миңнемуллиннарның туганы Васил абый балаларны җирләргә кеше бик күп килүен, халыкның шактый зур ярдәм күрсәтүен сөйләде.

– Күмү кирәк-яраклары белән дә ярдәм иттеләр, чардуганнарны да бушка эшләп китерәбез диделәр, – диде ул.

Ләйлә Миңнемуллинаның сеңлесе Роза да газетабыз аркылы бөтен ярдәм иткән кешегә рәхмәтен җиткерүне сорады.

– Кайгыбызны уртаклашмаган кеше калмады. Изге күңелле кешеләр арабызда бик күп икән. Һәркем кулыннан килгәнчә булыша. Хәзер апаларга шактый ярдәм кирәк. Барысы да булыр, Алла боерса, йортларын да төзеп куярлар. Тик менә балаларны гына кайтарып булмый шул. Әти-әни өчен газиз балаларны югалтудан да зуррак кайгы юк. Аллаһы Тәгалә сабырлыктан аермасын. Бүген Сәйдәш белән Нурисламның өчесен үткәрәләр. Апа елый да елый, фельдшер килеп, уколлар кадап кына тора, – диде ул.

 

Тырыш гаилә

Кем белән генә сөйләшсәң дә, Миңнемуллиннар турында үрнәк, тырыш гаилә диләр. Роза ханым да, күп итеп терлек асрап, ит, сөт саткан акчага төзелеш материаллары алып, авырлык белән акрынлап йорт җиткезделәр, ди. Олы уллары Фирдүс быел җәй көне өйләнгән булган. Ул хатыны белән Казанда яши. Олы кызлары Ләйсән дә Казанда эшли. Уртанчы уллары Илдус өченче сыйныфта укый. Ә менә иң кечкенәләре Сәйдәш белән Нурислам, авылда балалар бакчасы булмаганлыктан, өйдә тәрбияләнгән.

– Апам Ләйлә алар белән өйдә генә торды. Берничә ай элек кенә 100 яшьлек сукыр әбиләрен – җизнинең әнисенең апасын җирләгәннәр иде. Җизнәм белән апа аны егерме елдан артык карап-тәрбияләп тордылар. Җизнинең 80 яшьлек әнисе аерым йортта яши. Кирәк вакытта балаларга ул күз-колак булып торды, – дип сөйләде Роза.

 

Бик тиз яндылар

Фаҗига буласы көнне дә балалар аның белән калган булган. Ләйлә белән Фәнзил район үзәгенә киткәннәр. Фәнзил сырхауханәгә диспансеризация үтәргә барам, ә Ләйлә социаль яклау бүлегенә кереп чыгам дигән. Уртанчы уллары мәктәптә укуда ул вакытта. Сәгать уннар тирәсендә балалар зур якта булган, аларга чәйләр эчертеп, әбиләре бәрәңге әрчергә утырган, шунда ут чыкканны күреп, тиз генә күршеләренә ярдәмгә чакырырга чапкан. Кире кергәндә, бөтен җирдән ут ыргылып чыга торган булган, өйгә кереп, балаларны коткарып кала алмыйлар. Боларны безгә Миңнемуллиннарның күршеләре Чулпан сөйләде.

– Балаларны бикләп калдырганнар дип сөйлиләр. Бу дөрес түгел. Аларның өйгә керә торган ишекләре икәү. Берсе капкадан кергәч тә, анысы бикле тора. Үзләре арткы яктан – лапас яныннан йөриләр иде. Күршеләр кергәндә, бөтен җирдән төтен бәреп чыккан. Балаларның берсен диванда бөгәрләнеп яткан килеш, икенчесен почмакта телевизор яныннан табып алганнар. Ләйлә апа, бернәрсә кирәкми, балаларым гына кирәк дип елый, – диде ул.

 


Миңнемуллинарга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, акчаны Ләйсән Миңнемуллина исемендәге 5469 6200 1691 9449 номерлы картасына күчерә ала.


 

Янгында үлүчеләрнең саны арткан

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин белдергәнчә, ел башыннан республикада 570 янгын чыккан, 39 кеше һәлак булган. Бу узган елның шушы чорыннан 2,6 тапкырга артык. Янгында һәлак булу очраклары 16 районда арткан. Үлүчеләрнең күбесе Казанда, Питрәч һәм Аксубай районнарында.

Кукмарада янгын булган көнне республика территориясендә өч янгын теркәлгән, анда алты кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган. Шушы көннәрдә генә Яшел Үзәндә янгын аркасында ике бала белән гаилә йорт-җирсез калган. «Алты яшьлек кыз һәм дүрт яшьлек малай мунчадан соң өйдә була. Әниләре мунчада чакта янгын исен сизеп алган. Хатын ут торакны ялмап алганчы балаларны өйдән чыгарып өлгергән. Янгын шәхси торак йортны юк иткән», – дип яза «Татар-информ».

Рәфис Хәбибуллин сүзләренчә, янгынның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын дөрес файдаланмау, мичләр һәм морҗалар дөрес куелмау. Моны булдырмас өчен, ул профилактика төркемнәрен арттырырга, алар составына полиция, җирле үзидарә, социаль яклау хезмәте вәкилләрен кертергә тәкъдим итте. Халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләргә кирәклеген дә искәртте.
Сөрем газы белән агуланучылар да шактый. Бу ике көндә генә дә шундый ике очрак теркәлгән. Икесендә дә мәктәп балалары зыян күргән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходаем,калганнарына туземлек хэм сабырлык бир! Ут чыгунын хэм тиз таралунын сэбэбе,минемчэ, газ котелларынын кухня ( ашау) булмэсендэ урнаштырылуы. Узебезнен дэ йортта аздан гына янгын чыкмады. Газ котелы кухняга куелган инде, аны елга бер килеп тикшереп китэлэр.Котел эшлэп тора, узем кухняда. Бер мэлне котелнын астыннан голт итеп ут кабынып китте! Ярый, мизгел эчендэ торбадагы кранны борырга житештем. Йогереп чыгып,ишек алдындагы торбаны да ябып куйдым. Узем дер- дер килэм куркуымнан. Иремэ эшенэ шалтыратып,Тиз генэ газовикны чакырдык. Сэбэбе- котелга килуче гибкий шлангнын тоташтырган тобе бушаган. Ходай Тэгалэ узе саклап калды. Э тонлэ булса,оныклар белэн янып бетэр идек. Элегрэк котелларны ойгэ куярга рохсэт юк иде бит. Шуна газ сореме белэн агуланучылар да,янып улучелэр дэ аз иде. Удмуртиядэ хэзер дэ аерым котельный булуны талэп итэлэр. Э бездэ андый талэп юк. Кем уйлап тапкан икэн ул гибкий шлангтан газ жибэруне. Элек тимер торба аша гына тоташа иде. Сэбэплэре шул тугел микэн?

    Мөһим

    loading