16+

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Динә Маратовна башы белән Иркә идарә итә»

Ике көн элек җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграм битендә видео форматта “Барс Медиа”дан китүе турындагы хәбәрне җиткерде.

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Динә Маратовна башы белән Иркә идарә итә»

Ике көн элек җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграм битендә видео форматта “Барс Медиа”дан китүе турындагы хәбәрне җиткерде.

Китү сәбәбен дә әйтте. Бу халык арасында зур шау-шу куптарды. Кемдер җырчыны яклады, кемдер сүкте. Коллегаларыннан да шактый комментарийлар куелды. Журналистлар тарафыннан да кызыксыну югары булгач, Ландыш алар өчен махсус матбугат очрашуы үткәрде. Ул анда ире Фәрит Таишев белән килгән иде. Видеоны да җырчы фәкать ире белән генә уйлап эшләвен әйтте. Видеодан соң исә җырчылар арасында да теләктәшләре булуы ачыкланган. Дөрес эшләмәдең, дип әйтүче булмады, ди җырчы.

Алдан әйтеп куябыз: ике атнадан зур матбугат конференциясе дә оештырылачак икән. Анда башка җырчылар да катнашыр дип көтелә. Аларның да әйтәсе сүзләре бар ди. Җырчы Иркә белән «Барс Медиа»нең җитәкчесе булып эшләгән Марат Гәрәевнең кызы Динә Гәрәеваны да чакырачаклар. Әтисеннән соң ул җитәкче булып калган иде.

– Динә эшли башлаганнан бирле “Барс Медиа”да башбаштаклык башланды. Анда бүген, русчалап әйтсәк, бардак. Бу шартларда бөтенләй эшләп булмый. Башта түзеп тордым, конфликтка бармадым. “Татар җыры”ннан да алып аттылар, юларымны яптылар, банкетларга заказлар булганда, мине алмаска куштылар. Килешү буенча үз вазифаларын үтәмиләр иде. Шуның өчен 30 декабрьдә килешүне өзеп киттем. Әмма аннан соң да тынычлыкта калдырмыйлар, эшләргә бирмиләр, сүзләр йөри башлады.

Инстаграмга видео элүем пиар түгел, миңа бернинди дә реклама кирәк түгел. Бу бик зур адым булды. Ул уйлап эш ителгән әйбер. Видеодан соң телевидение-радиоларга мине җырлатмаска, алып атарга дигән күрсәтмә дә булган, – диде ул.

Низагның башлангыч сәбәбе дип ул абыйлар арасындагы низагны атый, аның ни өчен килеп чыкканын белмим, ди.
Аныңча, башта “Барс Медиа”да эшләү бик җайлы булган.

– Гөр килеп торган вакытлары бар иде. Соңгы ике елда, Динә Маратовна килгәннән бирле, ул бетте. Кысалар, тегеннән алып аталар, моннан алып ташлыйлар. Динә Маратовна башы белән Иркә идарә итә. Ул нәрсә әйтә, ул шуны тыңлый. Без җырчылар моңа түзә алмыйбыз. Исемле җырчылар китеп барды. Алинә Сафиуллина, Дилә Нигъмәтуллина, Мөнир Рахмаев, Эльмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов, Илназ Бах, Раяз Фасыйховлар тибеп чыгарылган җырчылар, – ди ул.

Кемне концертка кертергә, кем концертны тәмамлый, барысын да Иркә хәл итә икән.

Динә Маратовна белән Иркә арасындагы мөнәсәбәтләрне Ландыш әйтергә теләмәде. Әмма сүзләрем хак, ялган детекторы аша әйтә алам, дип әйтеп куйды. Ике атнадан соң буласы очрашуда сүз буласына ишарә итте. Сүзләрем буш булып калмасын дип, журналистларны очрашуга чакырды.

Җырчылар Ландышның Иркә белән дуслыгын да искә төшерде. Аларның “Якын дус” җырын башкаруларын хәтерлисездер әле. Ландыш Иркә белән якын дус булмауларын әйтеп, концертларда аралашуларын, ә җырны  шулай дип җырлый гына идек, диде. Видео чыкканнан соң, Иркә белән дә, Динә Маратовна белән дә сөйләшү булмаган. Әмма бер кешедән видеоны алып атарга дигән шалтырату булган.

Соңгы ике елда татар эстрадасында гомумән әллә нәрсәләр күзәтелә, дигән фикердә Ландыш. Элек андый хәлләр булмады, үзара дус идек, ди. 

 

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сами по себе татары народ скандальный.Да пусть поют сколько хотят.Теперь этих певцов больше,чем берез в лесу.

    Мөһим

    loading