16+

Кунак ашы – кара каршы

Республика клиник хастаханәсе табиблары Германиядән килгән Гюнтер Шайбеның гомерен саклап калдылар. 72 яшьлек Гюнтер әфәнде – Татарстанда еш кунак.

Кунак ашы – кара каршы

Республика клиник хастаханәсе табиблары Германиядән килгән Гюнтер Шайбеның гомерен саклап калдылар. 72 яшьлек Гюнтер әфәнде – Татарстанда еш кунак.

Әлеге эшмәкәрнең безнең республикадагы коллегалары белән уртак проекты бар. Чираттагы сәфәрендә эшмәкәрнең кинәт хәле начарланып киткән, ул Казан аэропортында аңын югалткан, Гюнтерны «ашыгыч ярдәм» хезмәте тиз арада Республика клиник хастаханәсенә китергән.

Югары категорияле табиб-хирург Андрей Терегулов әйтүенчә, пациентта миокард инфаркты бар дип шикләнгәннәр. Кардиологлар белән киңәшләшеп, авыруга коронарография уздырганнар. Бу тикшерү йөрәк мускулларын кан белән тәэмин итә торган тамырларның торышын билгели. «Моннан тыш та тикшерүләр уздырылды. Механик яктан бу – катлаулы процедура, әмма без аны еш башкарабыз», – ди табиб. Республика клиник хастаханәсендә табиблар төркеме Гюнтер Шайбега операция ясый, бер көн дигәндә ул, хәле әйбәтләнеп, Германиягә оча. Чит ил бизнесмены бездәге медицина ярдәменнән бик канәгать калган.

– Табибларның профессиональлегенә сокландым. Баксаң, минем сәламәтлегем какшаган булган икән. Татарстан табиблары миңа ярдәм итте, Германиягә сәламәтләнеп кайтуыма бик сөенәм, – дигән ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.
Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, Гюнтер Шайбе Татарстанда Африка җәене үрчетү буенча завод ачарга җыена. Бу оешма 2020 елда эшли башлар дип көтелә.

Кама Тамагы районында Германиядәге танылган компания җәеннәр үрчетү белән шөгыльләнә. Районга еш кына чит ил белгечләре килеп тәҗрибә уртаклашалар, уртак проектларны хәл итәләр. Эшмәкәр Гюнтер Шайбе исә Европада Африка җәеннәре үрчетү буенча әйдәп баручы белгеч. Кама Тамагында ачылачак заводта елына 270 тонна балык үрчетелер дип ниятләнелә.

Гюнтерның бу авторлык технологиясе Россиядә беренче тапкыр кулланыла. Ул, берничә мәртәбә районга килеп, бу эшкә өйрәтеп киткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading