16+

Кисәң – эссе, салсаң – суык

Әй балачак, балачак. Артларыңнан чабып карасак та, тоттырмадың, ак томаннарга уралып кая киттең, кай тарафка юл алып. Әй, үзебезнеке генә түгел, балаларыбызныкы да күптән ак томаннарга кереп югалды шул инде. Гомер буе сагынып сөйләргә истәлекләр генә калды.

Кисәң – эссе, салсаң – суык

Әй балачак, балачак. Артларыңнан чабып карасак та, тоттырмадың, ак томаннарга уралып кая киттең, кай тарафка юл алып. Әй, үзебезнеке генә түгел, балаларыбызныкы да күптән ак томаннарга кереп югалды шул инде. Гомер буе сагынып сөйләргә истәлекләр генә калды.

Көненә ничә тапкыр зең-зең килеп шалтыраган звонок төймәсенә басып: «Алмаз өйдәме, тиз генә чыксын әле», – диюче дә юк. Звонок­лар ял итә. Әле генә урам тутырып уйнап йөргән малайлар ни арада үсеп таралып беттеләр. Бик күп тә түгел иде алар үзләре: Алмаз, Радик, Наил, Фәнис. Мәктәп урамыннан Инсаф килә, ул урамда берүзе. Ул заманда смартфон, компьютер, хәтта телефон да юк. Телевизор да шул беткәнче ике программа күрсәтә, анысы да инде аклы-каралы. Булмаса тагын, малай-шалайның бик исе китеп тора ди менә хәзер. Алар көне буе урамда, яңгыр ни, пычрак ни, аларга нипочум. Кызыкны үзләре эзләп таба, эзләп таба алмасалар, уйлап табалар.

Әле көчек баласы алып мәш киләләр, әле куян үрчетергә керешәләр. Ә менә шуларның кызыклы канатлы афоризм сүзләре кирәк урында гына һаман хәтергә килә дә төшә бит. Кайвакыт сүзләр таба алмаганда, шул сүзләр белән генә җаваплап та куясың.

Карын бик нык ачып киткәндә, Радик әйтмешли, «Әни, ипи, май, писүк» диярлек булды әле бу диеп, чәйгә утырабыз. Радик та, өзелеп карыны ачканда, капка төбеннән үк,«Әни, ипи, май, писүк» дип аваз сала иде.
Малай баскыч төбенә килеп җиткәндә, Венера ипигә сөт өсте ягып, аның өстенә писүк сибеп, баскыч төбенә чыгып басасы! Малайның карыны ачкан, өйгә кереп торырга вакыт юк, аннан башка гына уен бетеп куйса нишләрсең... Аннан Радикның шакмаклы чалбары истән чыкмый инде, ул аны әттә кешеләр чалбары дия иде, йоклаганда да сала иде микән ул аны? Белмим. Анасы мәҗбүри салдырып юып элә. Ул аны юеш килеш баудан алып киеп куя. Шту син, дәү кеше бит, әттә кешеләр чалбары киеп йөри. Чистый туйгач, Венера ул чалбарны мунча миченә атты көннәрдән бер көн. Малайның күзеннән чишмә булып аккан күз яшьләре дә сүндерә алмады дөрләп янган мунча пичен. Әттә кешеләр чалбарының язмышы шулай фаҗигале тәмамланды.

Аннан Радикның бер җөмләсе бар әле (монысын шул секунды-минуты белән бала-чага гына уйлап табадыр). Безнең өйдә бик ходовой инде ул җөмлә, кирәк чакта кулланабыз, шул җөмләне ничә еллар буе телгә алсак та, бер рәхәтләнеп көләбез, ябылган күңелләр ачылып китә, чынлап та.

Баштан ук башлыйм әле. Алмаз Радиктан бер яшькә олырак, бер класс алданрак укый, ул мәктәптән кайтканчы кая барып сугылырга белмәгән Радик дустының ашаганын көтеп утыра, ә тегесе ике капканын бер йота-йота, яңа хәбәрләр тыңлый, мин дә әзрәк колак салгалап үтәм, кайвакыт кызык кына яңалык­лар да ишетеп куясың шушы малай-шалайлардан.«И Алмаз, аптырадым әле, Наил һаман әбисе белән мунча керә икән бит!» Монда инде мин дә бер җөмлә кыстырып куя­сы иттем: «Керсәни, Мөслимә апаның күзләре әйбәт күрми бит, әбисенә сулар салып бирәдер». Бер җөмлә әйтте Рәшит малае, беткәнче бер җөмлә: «Һе, аның каравы... Наилнең күзе әйбәт күрә». Бабай белән бер-беребезгә карашып тынып калдык. Алар чыгып киткәч кенә, бомба шартладымыни! Шул җөмләне әле дә кирәк җирдә генә әйтеп куябыз: «Аның каравы, Наилнең күзе әйбәт күрә».

Аннан бер көнне Алмазга атасы моряк кепкасы алып кайткан. Матур инде, ул ленталары җилфер-җилфер. Тиз генә күршедәге әбиләргә кереп, кепканы котлатып, берәр кәнфит эләктереп чыкканнан соң, малай югары очка кузгала, әби-бабайга котлатырга. Ә анда өй тулы кунак, өстәл өсте тулы сый-нигъмәт, малайны бишкуллап каршы алалар, чәй ясап бирәләр, алдына тәм-том куялар... Тик менә берсе дә баштагы моряк кепкасына күз салмый. Һе, чәе чәй инде, тәки шундый зур сөенечен уртаклашмыйча кайтып китәсе булыр микәнни? Тиз генә өстәл яныннан кузгалып, «Салсаң–суык, кисәң – эссе», – дия-дия кепкасын бер киеп, бер салып торган малайга кайсысыдыр игътибар итә инде аннары. И мактыйлар, и хәйран калалар, котлап та җибәрәләр. Шулай шул, кайвакыт үҗәтлек тә кирәк бу дөньяда.

Кисәң – эссе, салсаң – суык булган ул моряк кепкасы күптән юк инде. Һава торышлары үзгәреп киткән мәлләрдә шул сүзләрне бик еш искә алабыз. Өскә калын киеп торыйм микән, әллә күлмәк кенә микән, суытып җибәрмәс микән, кисәң – эссе, салсаң – суык булмас микән?
Үсеп җиттеләр дә таралып беттеләр. Алардан соң үскән Ришат, Марат, Ләйсәннәрнең дә канатлы сүзләрен бер искә аласы килә әле, исән булсак.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading