Без дә бит баш-аягыгыз бер казан дип кул селтәп китеп бара ала идек. Әмма...шул тынгысыз холык, кешеләргә ярдәм итү теләге туктатты.
Бер көнне психологик белеме булган танышым:"Син холкың буенча - коткаручы. Берәрсе бәлагә юлыкса, иң беренче булып сиңа чабарга кирәк. Башкача булдыра алмыйсың, хәтта үзеңә зыян килсә дә кешене коткарырга йөгерәчәксең", – диде. Юк, дип инкарь итеп маташсам да, чынлыкта аның сүзләре хак бит. Әле бүген эштән кайтканда шундый бер хәл булды.
Балалар бакчасы янында танышымны очраттым да, сөйләшеп басып торабыз. Каршыбызда Лада Гранта машинасы тора. Машиналар йөри торган юлдан махсус читкәрәк киттек. Бермәлне каршыбызга УАЗ (буханка) машинасы килмәсенме?! Әле ярый каршыбызда теге Лада машинасы тора иде. Шул буханка аның кырыен "кырдырып" китте. Без бу хәлгә шаккатып басып торган арада, УАЗ йөртүчесе, рульдән төшеп, безнең яныбызга килде. "Кызлар, мин хәзер ашыгам. Сезгә телефон номерымны калдырам", – ди. Без:"Юк, сезгә авария урынын калдырырга ярамый. Юкса, правасыз калачаксыз", – дибез. Тыңлады. Теге зыян күргән машинаны да, буханканы да фотога төшердек. Инде хәзер тотындык теге Лада Гранта машинасы хуҗасын эзләргә.
Йортның ватс ап чатында да машина хуҗасын эзлибез, дип белдерү ясадык. Шундагы балалар бакчасы, кибеткә дә кереп чыктык. Бәлкем, шунда эшләүчеләрнең берседер дигән фараз килде. Юк, табылмады. 15 минут вакыт үткәндер. Килеп чыкты бит Лада Гранта хуҗасы, дөресрәге - хуҗабикәсе. Ул башка бер кибеткә киткән дә, кайтып барышы икән.
Сигнализациясе дә эшләми. Машина тышкы яктан шактый "күргәнгә" охшаган. Мескенкәемнең бәрелмәгән җире бик аз. Без бу авариядә катнашучыларны калдырып киттек. Шунда юлаучы бер хатын:"Бу хатын үзе дә берничә машинаны шул рәвешле бәрдергән иде. Инде бу юлы ул түгел, аны бәрдергәннәр", – диде. Менә шулай, дуслар-бәла-аяк астында. Бер-берегезгә ярдәм итәргә кирәк. Без дә бит. баш-аягыгыз бер казан, дип кул селтәп китеп бара ала идек. Әмма… Шул тынгысыз холык, кешеләргә ярдәм итү теләге туктатты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар