16+

Гематоген файдалымы?

Баксаң, хәзерге гематогенда элеккегесеннән исеме генә калган, составында файдалы матдәләр юк диярлек, бары шикәр комы гына дигән нәтиҗәгә килгән галимнәр.

Баксаң, хәзерге гематогенда элеккегесеннән исеме генә калган, составында файдалы матдәләр юк диярлек, бары шикәр комы гына дигән нәтиҗәгә килгән галимнәр.

Бу хакта аллерголог, гастроэнтеролог Татьяна Бандуринага, сылтама белән, «Лента.ру» хәбәр итә. Табиб үз пациентларына гематоген ашарга киңәш итми икән. «Файдасы юк, бары ашыйсы килү теләген генә басып тора», – дигән ул.
Ничек кенә булмасын, элеккеге гематоген үз имиджын югалтмый. Ул чынлап та файдалы булган шул. Табиблар аны организмга тимер җитмәгәндә киңәш итә торган булганнар. Тик бүгенге гематогеннардан эч авыртырга, аллергия килеп чыгарга мөмкин, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading