Алар очраклы рәвештә күрешә. Юкса, икесе дә бер сукмактан йөргән, ләкин язмышның кискен борылышы дусларына килгәч күрештерә. 44 ел бергә яшәүче Шайогзамовлар үзләрен очраштырган бу көнгә рәхмәт әйтеп яши.
Юкса, Айдар белән Земфира яшәгән йортлар бер-берсеннән ерак та булмаган, биш минутлык ара. Иң кызыгы, бала вакытта җәйге чорны икесе дә Залесный бистәсендәге әбиләрендә кунакта уздырганнар. Анда да ара ерак булмаган. Әллә бер-берсенә игътибар бирмәгән, әллә чыннан да күрешмәгәннәр, бары уртак дуслары чакырган мәҗлескә килгәч кенә очрашалар. Земфираның дус кызының абыйсы туган көне белән бергә армиягә озату мәҗлесе оештыра һәм дусларын чакыра, менә шунда күрешә алар. Яшь егет белән кызның бу очрашуы аларны мәхәббәт ялкыны белән бәйли. Француз теле укытучысына укучы Земфираның бу вакытта практика чоры. Земфира өй телефонын егеткә бирә. Айдар шалтырата. Очраша башлыйлар. Бер елдан соң алар өйләнешергә карар кыла. Шунысы кызык, аларның кавышкан көне дә гади генә түгел, күренекле рус шагыйре һәм прозаигы А.С. Пушкинның туган көненә – 6 июньгә туры килә. “Безнең гаилә туган көнен бөтен ил халкы бәйрәм итә”, - дип шаярта Шайогзамовлар. Бер-бер артлы ике кызлары – Карина белән Сабина дөньяга килә. Инде Каринаның гаилә коруына 7 майда 20 ел булган. “Үзембезнең бергә гомер итүебезгә 44 ел булуына карамастан, кызыбызның фарфор туйларын уздыруларына ышанасы да килмәде. Шул кадәр вакыт уздымени, дибез. Күп кебек. Ә үзебез яңа гына кавышкан кебек. Кызыбыз кайчан гына туган иде, инде хәзер ул ике буй җиткән егетнең әнисе”, - ди Земфира ханым.
Оныклары Александр КФУда ясалма фәһем институтында робототехника һәм инженерия челтәре юнәлешендә белем ала, Максим быел мәктәпне тәмамлаган.
- Без ирем белән татарлар, киявебез урыс милләтеннән, - ди Земфира ханым. – Оныкларыбыз ике милләтнең дә йолаларын белеп үсәләр. Без ике милләтнең дә мөселманнарның да, христианнарның да дини бәйрәмнәрен хөрмәт итәбез. Безнең Казаныбызда мөселманнар белән христианнар дус-тату яши, без шуның бер үрнәге. Оныклар татар кухнясын яхшы беләләр. Әби, кыстыбый, бәлеш яки башканы пешер, дип торалар. Икенче кызыбыз әлегә тормышта түгел. Әтисенә ошаган егет эзли ахрысы.
Алар өчен 44 ел 44 көн кебек кенә. “Без бер уй белән яшибез, шул ук вакытта тормыш барышында булган вакыйгаларга да бер күзлектән карыйбыз”, - диләр алар. Дөрес, холыклары төрле, төрле фильмнар карарга яраталар, төрле жанрдагы китапларга өстенлек бирәләр. Земфира ханым табигать кочагында ял итәргә ярата, Айдар әфәндегә исә комфорт кирәк. Әмма шулай булуга карамастан, алар бер-берсен тулыландырып, тормышны яратулары бәхетле пар итә.
- Без гади бер гаилә, - диләр Шайогзамовлар. – Казан буйлап чагыштырып карасалар, һәр ике гаиләнең тормышы безнеке кебектер.
Земфира ханым 60 ел бер сукмактан атлый. Башта мәктәпне тәмамлый, аннан укытучы булырга укый, практикага да үзе укыган мәктәпкә француз теле укытучысы булып килә. 45 ел үзе укыган мәктәптә укыта. “Кайвакыт балалар, унбер ел йөреп, мәктәптән арыдык, диләр. Мин аларга каршы, 60 ел бер мәктәпкә йөрим, мин армадым, дигәч аптырыйлар, - ди Земфира. – Мәктәпне дә, балаларны да яратам, шуңа эшлим”. Заманалар үзгәргән елларда да ул мәктәпне ташламаган, сайлаган һөнәренә тугры калып, балаларга белем биргән, әле дә эшли. Икенче класстан унберенче класска кадәр балаларга француз теле укыта. Балалар белән бергә үсәбез, дип шаярта ул.
Айдар Газизҗан улы дары заводында электрик булып эшли. Аннан төзелеш фирмасында энергетик була. Казан урамнары буйлап барганда, Айдар әфәнде бөтен йортларның төзелү вакытын белә икән. Үзләре төзегәннәре күңеленә аеруча якын. Йортлар гына түгел, башкаланың сәүдә нокталарын, рестораннарын төзегәндә аның хезмәте кергән. Казан үсешенә өлеше кергәнгә горурланып яши. Төзелеш фирмасы ябылгач, шифаханәдә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булып эшләп лаеклы ялга чыккан. “Земфирага лаеклы ялга чык, бергәләп ялның кадерен белеп яшик дисәм дә, мәктәптәге эшен, балаларны ярата, әлегә китәргә уйламый, эшләү дәрте сүнмәгән”, - ди Айдар әфәнде тормыш иптәше турында.
Икесе дә Казан шәһәрендә туып үскәч, Шайогзамовларның аралаша торган кешеләре дә бергә үскән үз чордашлары. Алар да безнең кебек 40 елдан артык гаилә тормышы белән яши, без дә, диләр. Бергәләп төрле бәйрәмнәр уздыралар. Бәйрәм булмаса, уйлап булса да табабыз, дип көлә алар. “Безгә бөтен ил халкы шулай парлашып яши кебек. Тик алай ук түгеллеген, яшьләрнең гаилә мөнәсәбәтләренә салкын каравын дәрескә килеп кергәч аңлыйм. Мин чит тел укытучысы булгач, дәресләрдә гаилә темаларына да кагылырга туры килә. Программада күрсәтелгән әтиеңнең исеме, әниеңнеке ничек, дигән сорауларны да кайвакыт бирергә куркып торасың. Элек алай түгел иде. Хәзер бу темага һәр сорауны уйлап бирергә кирәк. Икенче класста укысалар да, әтиләрен бер тапкыр да күрмәгән, исемнәрен әйтә алмаган балалар булуы мине бик борчый. Без исә кияүгә бер чыккач, аерылып китүнең ни икәнен белмәдек, Айдар белән бер-беребездән башка без яши дә алмыйбыз. Безгә бер-беребез белән рәхәт”, - ди Земфира Илдус кызы.
Алар төрле җирләргә сәяхәт итәргә ярата. Баштарак чит илләргә дә сәяхәт иткәннәр, соңгы елларда Рәсәй күләмендә төрле җирләргә барырга күнекккәннәр. Шул ук вакытта Татарстан буйлап та сәяхәт итәргә ярата.
Алар гомер буе бергә. Кышын алар яши торган йорттан ерак булмаган Лебяжьига бергәләп чаңгы шуарга йөриләр. Җәен бакчаларыннан ерак булмаган Кама елгасына су коенырга баралар.
- Үзебез генә түгел, балалар да бакчаны ярата, - Земфира ханым. - Җәй көннәрен бергәләп шунда уздырабыз. Бакчада да эшлибез, ялын да итәбез. Әйдәгез, матур итеп киенеп фотога төшик, дисәм, юк, дача киемнәре белән төшәбез, шулай кызыгырак та, киләчәктә истәлеккә дә менә дигән шәп кадр булачак ди балалар.
Гаилә башлыгы Айдар әфәнде алтын куллы оста. Ул төрле әйберләр ясарга хирыс. “Минем башта туган барлык хыялларны ирем үз куллары белән тормышка ашырып тора. Бакчабызның һәр почмагында аның кул җылысы салынган”, - ди Земфира ханым.
P.S. Шайогзамовларга 5 июль көнне “Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе” атналыгында “Мәхәббәт һәм тугърылык өчен” медале тапшырылды.

.jpeg)
.jpeg)

Фотолар шәхси архивтан
Комментарийлар