16+

Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага тәкъдим ясаган! (ФОТО, ВИДЕО)

Әлеге шатлыклы хәл кичә концерт вакытында була. 

Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага тәкъдим ясаган! (ФОТО, ВИДЕО)

Әлеге шатлыклы хәл кичә концерт вакытында була. 

«Мин сине яратам. Матур сүзләр әйтергә минем сәләтем юк. Әмма мин әйтәсе килгән сүзләр, уйлар, хисләр - без икәү җырлаган "Аккошлы күл" җырында», - ди Азат бик дулкынланып. 

«Һәм минем бер сорау гына калды», - дип әйтә дә, түш кесәсеннән балдак чыгарып, Гөлсирин алдында тезләнә. Әлеге минутларда Гөлсириннең генә түгел, сәхнәдә басып торган иҗатташларының да, залда утырган тамашачыларның да, күңеле тулып, күзләре яшьләнә.

 

Тамашачылар өчен бу хәл, чынлап-та, көтелмәгән булды. Әле бит 14 февраль – Гашыйклар көне алдыннан гына Азат чәчәк гөлләмәсе белән төшкән фото астына: "Үземнем ярымны очратсам, аңа шушындый гөлләмә бүләк итәр идем", – дип язган иде...

Яшьләрне тәбриклибез! Матур, имин тормыш көтсен аларны!

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик инде якше пара! Бяхетле булыгыз!

    Мөһим

    loading