16+

Айрат Хәйруллинның әтисе: "Менә хәзер торыр да, нәрсәдер әйтер сыман..."

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашу мәрасимендә чыгыш ясаучыларның күпчелеге күз яшьләрен яшерә алмадылар...

Айрат Хәйруллинның әтисе: "Менә хәзер торыр да, нәрсәдер әйтер сыман..."

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашу мәрасимендә чыгыш ясаучыларның күпчелеге күз яшьләрен яшерә алмадылар...

Айрат Хәйруллин белән хушлашу мәрасимен алып барган Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов барлык чыгыш ясаучылардан соң сүзне мәрхүмнең якыннарына - әтисе белән бертуганы Илшатка бирде.

Нәҗип Хәйруллин: "Яраткан Айратыбыз белән хушлашуга килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәтемне җиткерәм. Бүген биредә сөйләгәннәрнең барысы да дөрес. Мин беркайчан да аның кемгәдер тавыш күтәргәнен яки мыскыллавын күрмәдем. Ул барысына да тиешле сүзләрне таба белде. Мин аның үлүенә ышанмыйм. Кичә генә сөйләшкән идек. Менә хәзер торыр да, нәрсәдер әйтер сыман тоела миңа. Ләкин тормышта алай булмый шул..."

Илшат Хәйруллин: "Алга таба Айратсыз ничек яшәячәгебезне аз күзаллыйбыз әле. Ул гадәти булмаган бала булып үсте. Иң төп сыйфаты - ул бар кешеләрне, хәтта үзен орышканнарны да яратты. Кечкенәдән бүлешә белә иде. Әти-әниләр безгә кәнфит биргән чакта, Айрат миңа үз кәнфитенең дә яртысын бирә иде. Туганымны соңгы юлга озатканда, миң аңа  үз кәнфитләремне алып килдем...". Шул сүзләр белән Илшат Хәйруллин мәрхүмнең гәүдәсе янына ике кәнфит куйды.

Айрат Хәйруллин Мирный бистәсендәге зиратта әнисе янында җирләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading