16+

Авырлыклар таныштыра, дуслаштыра аларны

Соңгы язмаларымның геройлары очраклы гына очрашкан кешеләр Очраклы дигәнем, алдан сөйләшеп, уйлап очрашу түгеллегенә ишарә.

Авырлыклар таныштыра, дуслаштыра аларны

Соңгы язмаларымның геройлары очраклы гына очрашкан кешеләр Очраклы дигәнем, алдан сөйләшеп, уйлап очрашу түгеллегенә ишарә.

Әллә язмыш та хәзер минем кызыклы кешеләр турында язарга яратканымны белгәч, андыйларны юлыма үзе чыгарып куя башладымы соң?! “Ак калфаклы”лар белән Теләчегә барганда янәшәмдәге урындыкка бер сөйкемле ханым килеп утырды. Танышып-сөйләшеп киттек. Питердан Фирая Рәшитова икән. Башта аның татарча дөрес, матур сөйләвенә сокландым. Ә инде сәяхәтенең сәбәбен белгәч, хөрмәтем тагын да артты.

Фирая ханым Казанда татар бистәсендә туып-үскән. Шунда рус мәктәбендә укыган булса да, әби-бабасы өйрәткән туган телгә мәхәббәтен гомере буе саклаган. Балачактан башланган шушы хис аны башка телләрне дә яратырга, өйрәнергә өндәгән. Ул – полиглот, дистәгә якын тел белә. Казан дәүләт педагогия институтының инглиз – немец теле бүлеген тәмамлаган, укытучы – тәрҗемәче дипломына ия. Казанның 18нче мәктәбендә практика узганда педагогикадан беренче чирканчык алган.

Аннары аны язмыш җилләре Төньяк башкала – Ленинградка, хәзерге Петербургка илткән. Анда чит телләр белән бәйле төрле эшләр башкарырга, институтта укытырга да туры килгән.

Европа телләренә соңгы елларда гарәп теле дә өстәлгән. Күпләрнең дин юлында беренче остазлары, Коръәннең серле дөньясына ачкыч табарга булышучы да ул. Башта мәчеттә укып, үзе өйрәнгән. Аннары белгәннәрен теләге булган бүтәннәргә дә өйрәтергә алынган. Ислам дине белгән гыйлемеңнең зәкәтен бирергә кирәк ди бит. Өйрәнергә теләүчеләр арасында татарлар да, руслар да, якутлар да бар. Инде шамаилләр дә ясый башлаганнар.

Питердагы татар мәдәният үзәгендә татар телен укытырга да өлгерә бу тырыш, милләтпәрвар ханым. КФУның укытучы методисты, “Питер – Нева”, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе дә әле ул. Дәресләрен кызыклы булсын, тартып торсын дип, татар халык әкиятләреннән, Тукай, Җәлил шигырьләреннән башлый. Ленинград өлкәсе Волхов каласында яшәгән ханымны Җәлил рухы үзе фатихасын биреп, озатып бара кебек. Баштарак мәлләрдә: ”Нигә кирәк бу курслар?” – дип лаф оручылар да бүген авызларын ябалар. Чөнки әлеге дәресләргә ял көне булуга карамастан, олысы-кечесе гаиләләре белән йөри. Узган ел 26 кеше уңышлы тәмамлаган. Инде быел көзгә дә ашыга-ашыга гариза яза, шалтырата башлаганнар. Милләттәшләренең шулай туган телләрен белергә омтылулары бик сөендерә Фирая ханымны. Тагын да тырышыбрак, татар милләтенең зур шәхесләрен яратырга өйрәтә. Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов, Ризаэтдин Фәхретдинов юбилейларын күңелле, истә калырлык итеп үткәргәннәр. Мондый шәхесләрен белергә, өйрәнергә, алар белән горурланырга тиеш татар. Иң башта милли горурлык туарга тиеш кеше җанында. Ул никадәр иртәрәк туса, шуның кадәр яхшырак. Менә шушы милли горурлыкны уятырга, үстерергә тырышып йөргән көне. Казаннан “Аулак өй” көрәш килә дигәч тә ихластан оештырып йөргән. Катнашырга җырчы-артистларын да, балаларын да тапкан. Алар катнашып, җиңеп, Кырлайга кадәр барып җиттеләр. Шунда үзләрен күреп, сокланып язып та чыккан идем.

Сабантуйларын да күңелле итеп оештырып йөрүчеләрнең берсе ул. Үзе токмач кисеп, чәк-чәк пешереп милли табын әзерләгәннәр. Быел да ”Ленинград уртасында гөбәдия пешердек!“ – дип тә горурланып сөйләде.

Тагын бер гаҗәеп сыйфаты бар Фирая ханымның. Ул теләсә кайсы бала күңеленә ачкыч ярата белә. Табиблар укый, өйрәнә алмый, дигән диагноз куйган балаларны да өйрәтә алган әнә. Ул баланы хәзер укырга Кембриджга җибәргәннәр хәтта. Бу хакта да аналарча сөенеп сөйләде. ”Балага беркайчан да булмый дип кул селтәргә ярамый. Кечкенә булса да, һәр уңышын күреп алып, бергәләп сөенергә кирәк. Шул чагында аның үз-үзенә ышанычы арта һәм ул тагын да зуррак уңышларга омтыла”, – диде ул, уңышларының серен ачып.

Горурланыр, сокланыр, үрнәк алыр шәхесләре күп милләтебезнең, шөкер. Тормышыбызның кайсы гына өлкәсен алсаң да, күгендә якты йолдызлары балкый. Музыкада Салих Сәйдәшебез янәшәсендә “калфаклы сандугач” Сара апа Садыйковабыз бар.

Республикабызда соңгы вакытта Әлфия Айдарская исеме күп яңгырады. Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарскийның мәхәббәт җимеше, атаклы биюче балет артисты күптән түгел генә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Фирая ханым да шушы талантлы шәхесне котларга дип кузгалган икән Питердан. Кабат күреп-сөйләшеп утырасы килгәнгә озак-ерак юлга чыккан.

Өч ел элек танышалар алар. Әлфия апа ерак балачагы узган Питерга килә. Биредә Ленинград балет мәктәбенә укучылар җыюларын ишеткәч, 9 яшьлек кыз тәвәкәлләп җыенып китә, әнисенә әйтеп тормый. Авыр имтиханнардан соң 300 баладан 12 сен сайлап алалар. Ул бәхетлеләр арасында  Әлфия дә була. Ә инде бу мәктәпне бары тик бишәү генә тәмамлый.  

Менә шушы  балачак эзләрен саклаган каланы аягы йөргәндә  бик барып күрәсе килә Әлфия ханымның. Хыялы чынга ашканга сөенеп, “очып” кына йөргәндә үзенә тугры хезмәт иткән аягын сындыра. Карт сөякнең тиз генә ялганасы килми. Операция ясарга туры килә. Хастаханәдән аны үзенә алып кайта Фирая ханым. Мондый хәлдә ничек ялгызын Казанга өенә кайтарып җибәрәсең инде олы яшьтәге кешене? Озак уйлап тормый гына Фирая ханым озатып куярга була. Поезд белән кайталар. Әлфия ханымның яшәр өчен тырышлыгы, сабырлыгы, төгәллегенә соклана юлдашы. Әлфия ханым яши торган дүртенче катка ярты сәгать менәләр. Менә шулай авырлыклар таныштыра, дуслаштыра аларны. Бу юлы да өлкән дустының бер гасырлык юбилее белән ничек котламый калсын инде?! Ә Татарстанда аны ике кызыклы сәяхәт көтеп тора. беренчесе без очрашкан Теләчегә бару булса, икенчесе - Самара каласына теплоходта. Әлфия ханым “Шунда яшәүче дус кызымны барып күрәсем килә” – дигәч, Бөтендөнья татар конгрессы бүләк иткән бу юлламаны юбилее белән котлап. Өчәүләшеп: Әлфия Айдарская, Гөлназ Шәйхи һәм Фирая Рәшитова рәхәтләнеп йөреп кайтканнар Идел өстендәге дулкыннарда тибрәлеп. (Рәсемдә) Әлфия ханым да үзенең яшен оныткан берничә елга яшәреп киткән. Кайткач үзем күрдем. Документларына дөрес язмаганнардыр диясем килде.

Тирә-юнендәгеләрне шатландыра алу, ярдәм кулы сузу Фирая ханымның иң күркәм сыйфатларының берсе. Теләчедә дә ул кызарып пешкән җир җиләкләрен дә, шешәгә тутырылган чишмә суын да, мич коймагын да Әлфия апага булыр дип, биштәренә сала барды. Өлкәннәрнең дә күчтәнәч-бүләккә сабыйларча сөенәсен белә бит ул.  

Балалар дигәннән үзе дә өч бала әнисе ул: Миләүшә, Эльвира, Илдар. Төзәлмәс йөрәк ярасы да бар, улы Илдары тугач та үлә. Һәм яңа туган улына кабат Илдар исемен куша.

Язмышы шактый гыйбрәтле Фирая ханымның. Булачак ире Марс белән танышканда аның беренче хатыны вафат булып, нәни кызы Инара белән калган була тол ир. Кызчыкка әни назы кирәк дип, үзеннән олырак булса да, тәвәкәлли. Бәхетле булып яшәгәндә ире дә үлеп китә. Шул чакта да барлык балаларны үзенекенә һәм ятка бүлмичә, бертигез күреп үстерергә үзендә көч таба. Балалары йөз кызартырлык түгел, барысы да югары белемле инде өч оныгы да бар. Миләүшәсе Лондонда. Аларны үстергәндәге кыенлыкларны үзе генә белгәндер инде. Ләкин дәү әнисе гел “илдә чыпчык үлми” дия торган булган. Юк, гади чыпчык түгел, моңлы сандугач, затлы тутый кош булып яшәгән һәм бүген дә яши торган кеше ул Фирая ханым Рәшитова. Аңардан ниндидер яктылык, җылылык сирпелә. Шундый кешеләр белән очраштырган, таныштырган, дуслаштырган өчен ничек инде язмышыңа рәхмәт әйтмисең?! Ә рәхмәтле булсаң, алда тагын да кызыклы очрашулар әзерләп тора әле ул.

PS. Фирая ханым белән телефоннан сөйләштек. Әлфия апага көн саен шалтыратып, хәлен белеп торам диде. Уртак шатлыклары белән дә бүлеште. Тукай һәм Татарстан урамнары чатында Сара Садыйковага һәйкәл куячаклар. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин үзе хәбәр иткән, эскизлары әзер ди инде. Әлфия Айдарскаяның үзе турында да фильм төшерергә җыеналар икән. Әйе, милләтенә тугры хезмәт иткәннәрне халык онытмый ул. Һәрхәлдә, онытмаска тиеш!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading