16+

Авыл халкы бу батырлар үстергән йортны музей итәргә дә хыяллана

Туган авылымдагы бу йорт бакчасын без икенче бәрәңге җире итеп кулланабыз. Бөек Ватан сугышына өч батыр егетне озаткан нигез ул.

Авыл халкы бу батырлар үстергән йортны музей итәргә дә хыяллана

Туган авылымдагы бу йорт бакчасын без икенче бәрәңге җире итеп кулланабыз. Бөек Ватан сугышына өч батыр егетне озаткан нигез ул.

Анда үскән таллар чын мәгънәсендә могҗизалы. Авылыбызда акыллы, сабыр үрнәк булып яшәгән Ярулла абзый һәм хатыны Язгөлем апа  йорты ул. 
1886 елда  дөньяга килгән  Ярулла абый  Бөек Ватан сугышы ветераны, кадерләп үстергән өч  баласын яу кырларында хәбәрсез югалткан әти кеше. Без, балалар өчен ул Ярулла бабай иде. 

Бу өйнең капкасыннан 1941 елның 25 июнендә  алар дүртәү чыгып китә. Әниләре,  тормыш иптәше Язгөлем апа  аларны дога укып, “исән-сау әйләнеп кайтыгыз!” -  дип, теләк теләп, үксеп елап озатып кала. 1943 елның ноябрь аенда ике тапкыр яраланган, комиссияләнгән  йорт хуҗасы Ярулла  абый туган нигезенә кайтып егыла. Иренең исән кайтуына Язгөлем апа шатланып туялмый ул вакытта. Тик йөрәкләрне теләрлек ачы кайгылар аларны алда сагалаган икән.

Өч улларының да бер-бер артлы хатлары килми башлый. Ә 1944 ел башында кайгылы хәбәрләр ирешә. Башта  олы уллары Нәгыйм, бераздан Хәлимҗан белән Мөхәммәтҗан  хәбәрсез югалды диелгән була аларда. Ничек түзде икән ул чакта ата-ана йөрәге? Өметләре исән яшәтә аларны,  бәлки кайтырлар  дип  ишек ачылган саен көтәләр. Ләкин уллары күренми. Шуннан соң Ярулла абзый уллары истәлеге итеп капка төпләренә өч тал утырта.

Алар озак көттерми, төз солдатлар кебек үсеп тә китәләр.  Еллар уза, Ярулла абзый  улларын көтә-көтә 85 кә кадәр җитеп дөнья куя. Ул чагында мәктәп укучысы идем мин. Хәтеремдә Ярулла абый вафатыннан соң икенче язда талларның   яфрак ярмавы. Язгөлем апаның сүзләрен олылар җиткергән иде:  “Яруллам арттыннан таллары да корыды”, -  дигән булган. Ә инде мәрхүм картының  ашын үткәрүгә июнь аенда  таллар ямь-яшел булып яфрак ярдылар. 

Ярулла абзыйдан соң калып ялгызы  гына  яшәгән Язгөлем апа да  бу якты дөньядан китеп барды.  Август аенда батырлар әнисенең өчесен  үткәргәч тә авыл халкын гаҗәпкә калдырган тагын бер хәл булган иде. Капка төбендә үскән талларның өчесе дә  кинәт кенә саргаеп, өч көн эчендә яфракларын коеп та бетергән иделәр. Моны күргән һәркем хәйран калды. Белмим, бу ниндидер могҗизамы, туры килү генә булдымы икән? Бәлки йорт хуҗаларын кызганып күз яшьләрен түккәннәрдер...

Авыл халкы бу батырлар үстергән йортны музей итәргә дә хыяллана. Аңа ул бик лаек. Өч йолдызлы өй бит ул. 
Кайчандыр тормыш кайнаган, тәрәзәләрендә ут балкыган  йорт инде моңсу, шомлы. Таллар да ачы җилләргә бирешеп,  картайган ботакларын коя торалар. Тик шаулап-ыңгырышып булса да,  үсәләр әле алар,  яфрак ярып  иске өйнең тирә-ягын яшеллеккә күмәргә тырышалар.

 PS. Күптән түгел  авылга  кайткан идек. Язмама фото кирәк булыр  төшерим дип,  яннарына бардым. Бик кызганыч ул талларны электриклар ут линиясенә комачаулый дип кисеп киткәннәр. Ярулла абзый уллары истәлегенә утырткан талларның соңгысының да башын кискәннәр.  Район  электр челтәрләрен оешмасында эшләүче егетләр бу талларның нинди истәлекле икәнлекләрен белмәгәннәр шул,  хатирәне ботарлаганнар. 

Ут чыбыкларыннан ерактарак утырганының гына гомере сакланган. Тарихның күз алдында  югалуы күңелне әрнетә. Кичерегез без,  кешеләрне, Ярулла бабай таллары!
 

Азат Мөхәммәтҗанов .
 Апас районы, Чирмешән авылы. 
 Автор фотолары. 


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызганыч!!!

    Мөһим

    loading