“ТНВ” каналындагы “Әниемнең җылы кочагы” тапшыруына килгән бер ханымның сөйләгәнен тыңладым.
Ул: “Колхозда 30 сыер саудым, йорт башына икешәр гектар шикәр чөгендере бүлеп бирәләр иде. Аннан тыш хуҗалыкта яшелчә бакчасы булып, шунда чүп утарга, чиләк-көянтә белән ташып су сибәргә йөрдем”, – дип, бик тыныч кына, тормыш әнә шундый булырга тиеш шикелле итеп әйтте.
Бу сүзләрне әйткән чакта тормышыннан канәгатьләнү һәм хәтта горурлану хисләре, аннан да битәр язмышы белән мактану теләге дә чагылып китте. Әле бит бу ветеран ханымның, бик күп нәрсәләрне әйтмичә, әнә шул әйтелмәгәннәрен эшкә санамаганлыгы күренде. Колхоз эшеннән тыш үз хуҗалыгында: терлек-туар, кош-корт карыйсы, кышлык печән, утын хәзерлисе, идән-кер юасы, чишмәдән су ташыйсы, бәрәңге утыртасы, аны иң кимендә ике кат өясе һәм казып аласы, мунча ягасы, мич агартасы, корымын чистартасы, аш-су пешерәсе, савыт-сабасын юасы, кибеткә барасы, ире булганнарга аларны да яшь балаларың белән бер рәттән тәрбиялисе, кич янына ятасы, көтү куасы, каршы аласы, сыерыңны үгезгә алып барасы, чират җиткәч, көтүгә чыгасы, оекбашлар бәйлисе, карт кайната белән кайнанаң булса, аларга да килен хезмәте күрсәтәсе, кыш булса – кар көрисе һәм менә шундый мең дә бер шөгыль белән көннәр, еллар-гомерләр уза.
Менә шундый рәвештәге тормыш шартларында эч пошуга, күңелсезләнүгә вакыт калмый. Хәтта синең авырып ятарга да хакың юк. Син ятсаң, сыерыңны кем сава, иреңне, балаларыңны кем тәрбияли? Юк инде, бу тормышта сине алыштыра алырлык беркем, бернәрсә юк. Шушы кыяфәттә яшәп ята торгач, кеше бик нык йончый. Эшкә ярамый башлагач, әле күңел түрләрендә яшәү шәме янган чакта, карт-коры капка төпләренә чыгып утыра. Күз карашлары офык читендәге рәшә белән очраша. Әнә шул зәңгәрсу офык диңгезендә аларның яшьлек хыяллары, яшьлек еллары – иң матур чаклары калган. Тал тамырлары сымак бүртеп торган яшькелт-зәңгәр кан тамырлы сөякчел куллары тез өсләрендә ята. Картлар ямьсез түгел. Алардан эчке бер мөлаем, сабыр сөйкемлелек, изгелек нурлары саркый. Болар – ак яулыклы татар әбиләре…
Дөнья шулай яратылган. Бар тереклек арый. Хәтта тимер булып, тимер туза. Физикада “Металлның арыганлыгы” дигән атама бар. Шунысы кызык, эш эшләмәгән тимер дә вакытлар узу белән картлык чорына барып керә. Ул йомшый, яшьлек елларындагы ныклыгын югалта. Ул инде нык корылма, машиналар ясау өчен яраклы түгел. Тимердән меңнәрчә тапкыр җиңел, йомшак, көне буена болытларны бер урыннан икенчесенә куалап йөргән күк көтүчесе – исәр җил, алҗып, агач башларына кунып, кайсылары тау артында, кайсыберләре арыш, арпа, бодай сабаклары арасына кереп, йокыга тала. Иртә таңда кешеләр, иген басуларында зур түгәрәкләр күреп, шаклар ката. Болар – җил арбасының тәгәрмәч эзләре. Шул эзләрне әгәр үз күзләрем белән күрмәгән булсам, җил арбасының да тәгәрмәчле икәнлегенә ышанмас идем.
Табигатьнең үзендә дә гел кояшы вә йолдызлары балкып тормый. Була аның кап-караңгы болытлы төне. Әмма алар адәм баласы тарафыннан бик тиз, әйтер идем, җиңел, хәтта ярату тойгылары аша озатыла. Чөнки алар икенче көнне иртә белән таң атасын, ул көнне булмаса, берсекөнгә барыбыер аяз көннәрнең туасына ышаныч белән яши. Һичшиксез, болытлары таралып, иртәнге тымытык күктә шәфакьнең ал нурлары сибеләчәк. Син ничекләр итеп кенә арыма, кеше аны: “Җеп өзәрлек хәлем калмады”, – яисә: “Эт кебек арыдым”, – дип бәяләп, өметен беркайчан да җуймый. Әнә шулай итә-итә, ял итеп алу да үз файдасын бирә, кешенең яңабаштан биле турая, кулларына көче кайта. Хәтта күз пәрдәләре киңрәк ачылып, керфек очларына бәхет кошлары килеп куна. Тормыш дәвам итә. Кеше алдагы бәхетле тормышка өметен баглый.
Авыл хуҗалыгында да җирләргә ял бирелә. Эшкәртелгән, әмма җәй айларында чәчелмичә калган басулар “пар җирләре” итеп исәпләнә. Алар чүп үләннәреннән чистартыла, органик ашламалар чыгарыла, ерганаклы җирләре күмелеп, сазлыклары киптерелә... Әнә шулай итеп, арыганлыкка чик куела, һәм ял иткән җирләр мул итеп уңыш бирә. Кешеләр исә бернинди ремонтка карамастан, бары тик картая гына. Ә картлыкның финишы – үлем! Быел инде 200 мең пенсионер үлде. Әле сезгә чират җитмәгән икән, борчылмагыз. Ел беткәнче, 250 мең чамасы кешегә, теге дөньяга путевка бар. Дөрес, бик тырыш 8 млн пенсионер әле бүген дә эштә. Болар балаларына булыша, үзләре дә әйбәт яши. Әнә шулай итеп, күңел учакларында утыннары бетмәүчеләр, аеруча көчле рух, якыннарының җан җылысы аша, бернинди сәясәткә карамыйча, гөрләтеп яши. Аларның бик күпләре – бакчачылар, бар шагыйрьләр, оста пешекчеләр, оныклары белән тормыш тәҗрибәсен уртаклашып, уйнап-көлеп күңел ачучылар. Болар – әле арыганлыкларын якыннарыннан яшереп, хәтта картлыкларын артка чигендереп яшәүче хөр күңеллеләр. Мин аларның барчасына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, рәхәт картлык телим. Картаерга ашыкмагыз, арып-талып, барасы җирегезгә бармыйча калмагыз, дип әйтәсем килә.
Габдулла Исмәгыйлев
Комментарийлар