16+

Әтнә районында янгын: “Урамга килеп керсәк – йорт урынында кара өем генә калган...”

08 июля 2025, 11:14
7468
2
0
Уку өчен 2 минут

7 июльнең көләч көне Әтнә районының Дусым авылында яшәүче Лидия белән Рубис Яруллиннарның тормышын астын-өскә китерә – үзләре өйдә юкта, күз ачып йомганчы йортлары янып бетә.

Әтнә районында янгын: “Урамга килеп керсәк – йорт урынында кара өем генә калган...”

7 июльнең көләч көне Әтнә районының Дусым авылында яшәүче Лидия белән Рубис Яруллиннарның тормышын астын-өскә китерә – үзләре өйдә юкта, күз ачып йомганчы йортлары янып бетә.

– Без Балтачта яшәүче кызыбыз Резедага кунакка киткән идек. Таңнан торып эшләрне бетергәч, чәйләп алдык та, иртәнге сәгать җиделәр тулып киткәч, Рубис белән юлга кузгалдык. Төш җиткәч, күршеләр шалтырата, өегез яна, кайтыгыз, диләр. Итәккә ут капкандай кайтып йөгердек инде. Урамга килеп керсәк, ни күрик – йорт урынында кара өем генә утырып калган... Янгын сүндерүчеләр дә бик тиз килеп җиткәннәр, рәхмәт, сарайларны, келәт, мунчаларны саклап калганнар. Рубис белән икебез дә эшләмибез, хуҗалыкта терлекләр асрап көн күрә идек. 6 сыерыбыз бар, иткә симертә торган бозауларыбыз, дигәндәй, берсенә дә зыян килмәгән, Аллаһка мең шөкер. Страховка акчасы күп чыкмас инде, зур суммага иминиятләштермәгән идек бит. Нишләтәсең инде, булган кадәрлесенә дә риза. Яңа йорт түгел түгелен дә, шулай да үзебезнең көч белән яңартып бетергән идек. Беренче веранда ягыннан яна башлады, ди күршеләр. Анда безнең зур гына лар туңдыргычы тора иде, лар туңдыргычы шартлаган... – ди Лидия ханым Яруллина. 

Рубис әфәнде белән Лидия ханымның икесенә дә 53 яшь. Гомер уртасына җиткәч, олы сынау кичәргә язган күрәсең үзләренә. Йорттан калган көл өемен төне буе сакладык, ди Лидия ханым.  Алар белән әле уллары Рөстәм дә гаиләсе белән яшәгән. 
– Күршебездә генә үз 75 яшьлек әнием тора, бигрәк тә ул курыккан. Аның янына сыендык. Кәгазь эшләрен бетереп, берничә көннән яңа йорт салырга да тотынырбыз. Авыр булыр инде, йорт салырлык чамабыз юк югын, ләкин тернәкләнмичә дә булмый, – ди Лилия ханым.

Яруллиннар гаиләсенең авыр чагы. Ярдәм итәргә теләүчеләр 89046753167 телефоны аша элемтәгә керә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    8904673167Бер цифра житеп Бетми ахрысы( жибереп булмый

    Мөһим

    loading