16+

Аллаһ кунакка чакыра торган җир... (хаҗда күргәннәрем турында)

Хаҗ турында укыган булды, кызыгып та, кызыксынып та, хыялланып та... Әмма болай тиз арада юлга кузгалырмын дип башыма да килмәгән иде. Аллаһның үз планнары булган күрәмсең...

Аллаһ кунакка чакыра торган җир... (хаҗда күргәннәрем турында)

Хаҗ турында укыган булды, кызыгып та, кызыксынып та, хыялланып та... Әмма болай тиз арада юлга кузгалырмын дип башыма да килмәгән иде. Аллаһның үз планнары булган күрәмсең...

Энекәш СВОда һәлак булганнан соң бар да үзгәрде... Аның турында “Энекәш” дип исемләнгән китабым дөнья күрде. Намазга бастым һәм... хәтта хаҗ кылырга да барып кайттым. 

Бер ай алда
Ләбиб абый Лерон бер көнне: “Хаҗга барырга теләгең юкмы?” – дип сорап куйды. Шулкадәр көтелмәгән сорау иде бу. “Минме? Мин әзер түгел әле аңа... Гомере буе әзерләнгән кешеләр әллә никадәр...” Уен эшмени? Яулык та япмаган килеш... Ләбиб абый: “Мин әзер түгел дип әйтергә ярамый...” – дип кенә куйды. Ул Мәскәүнең Хаҗ Кәрим хәйрия программасы турында ишеткән һәм быелгы юллама Ватанны саклаучылар елы уңаеннан СВО белән бәйле (йөрәге яралы дип тә укы) кешеләргә тәгаенләнгән икән. Бу сөйләшү шулай тәмамланган да булыр иде, тик теләкне күтәреп алучылар да табылган булып чыкты. РФ Диния нәзарәте матбугат үзәгендә эшләүче дустым Ләйсирә Фазлыева элемтәгә чыкты: “Гөлүсәү (ул шулай тәмле итеп, ү авазы кушып матур итеп эндәшә), хаҗга барырга әзерләнә тор инде син, Аллаһ кушса, виза булса, барырсың шикелле...” Хм... Кисәк тамагым кибеп китте... Сүз әйтә алмый, авызым ачкан килеш басып калганымны ул да сизде ахры, бик җайлы гына (аның иплелегә шаккатам инде мин) аңлатырга да кереште. Курслар бар, үтәргә була, диде. Китаплар үзем дә бирермен, диде. Минем дә барган бар ич, белгәннәрем мин дә өйрәтермен, диде. Уф. Өстән тау төшкән хәтле, ярар, язган булса, җиренә җиткереп үтәрбез дип, үзем дә тынычланып куйдым. 

Иң элек иреңнән рөхсәт сорарга кирәк. Бу – бер. Ул рөхсәт итсә, 45 яшьтән соң төркем белән барырга була, нотариустан тиешле документларын гына яздырып чыгасы. Аннан соң эшеңдә ял вакытын көйлисе. Кызу урак өстендә: подписка чорында отпуск дип авыз ачарга да уңайсыз. Бәхетемә, бу яктан да уңдым: генераль директор Шамил Садыйковка хаҗга бару мөмкинлеге турында әйткәч тә, барырга кирәк, диде: “Аллаһ кунакка чакыра торган җир. Акчасы булганнар да бара алмый кайчак, энекәшеңә хаҗ үтеп кайт!” Җитәкчем яныннан чыккан та утырып еладым. Игелеге үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын!  

Инде хаҗга барыр өчен тиешле таләпләрне үтисе калды. Прививка ясатудан башладык – быел 4 компонентлы: менингит, столбняк, пневмония, дифтерия... һ.б.ларга каршы. Халыкара сертификат кәгазен дә тутырасы булгач, Казандагы берничә клиниканы белештек. “9 месяцев” дигәненә эштәге бер чарадан кайтышлый, эш машинасында гына тукталдык. Машина йөртүчебез Хәмит абый минем прививка ясатудан авыраеп чыкканны күреп, аптырап-аптырап карый. Хаҗга баруымны күзалдына да китерә алмый бит инде ул. Аннан күзем клиниканың диварындагы зур итеп “ЭКО” дигән язуга күзем төшә дә эчемнән генә елмаеп куям, 50гә җиткәндә саташкан дип уйлаганын чамаларга гына кала... 

Тиешле кием дә кирәк! Ир-атка ике ак сөлге (тукыма, җәймә) – ихрам җитсә, безгә чын мөселман хатын-кызлары образын аласы. Яулыкны өчпочмаклап ябу гына җитми инде монда, намаз күлмәге, тиешле яулыклар, кыстыргычлар һәм башка кирәк-яраклар кирәк. Алары өчен бергә эшләгән кызларыма рәхмәт, артымнан харам дип кычкырырлык урын калдырмадык, ничек тиеш – шулай киендек. Ихрам өчен кирәкле иссез сабыннар, салфеткалар да алынды. Кыскасы, азмы-күпме әзерлек бар иде инде. 

25 май 
Минем туган көн. Авылга кайтып, бәрәңге утыртасы, сарык абзары киртәләрен тотасы, кыскасы эш күп, шимбә булгач, иртәдән мәш килеп авылда – каралту-кура тирәсендә эш кырып йөргән булабыз. Хаҗга барасы идем бит әле дигән уй да күңелгә кереп киткәли. Тик кычкырып әйтеш юк, булмады ахры инде дип кенә авыр сулап алыш. Алгы бакчада әнинең тишелеп чыккан чәчәкләрен чүп үләннәреннән аралап йөргәндә, телефон шалтырады. Диләрә Әхмәтова – РФ Диния нәзарәте матбугат үзәге җитәкчесе икән. Сөенечле хәбәр ирештерә, визалар буенча хәерле хәбәрләр килде ди, 26 апрель кичке 9га Мәскәүнең Домодедово аэропортына килеп җиткән бул, ди. Мин сулыш ала алмый басып торам. Кулымдагы кара туфракка баткан пирчәткәм белән искәрми генә битемнән тәгәрәп төшкән яшьләрем сөртеп алганмын. Өйдәгеләр кыяфәтем күреп, өнсез миңа карап тора. Бер генә җөмлә сытылып чыга: “Туган көнгә шуннан да зур бүләк була ала димени?”

Кызым бу дөньяга иртәрәк кайта: “Иртәгә Мәскәүдән китәсе булгач, бүген авылда нишләп торасың, әнием?” Аннан кабаланып билетлар барлый башлыйбыз. Авылдан киләсе, чемодан тутырасы, Мәскәүгә барып җитәсе дә бар бит әле. Насыйп булса, ничек тә барып җитәсең. Әнә быел Ливиядән берәүне самолетка утыртмаганнар. Ә очкыч күтәрелеп китә дә, нидер булып кире төшеп утыра икән. Өч тапкыр бу хәл кабатлангач, очучы (дини булгандыр инде), ул кешене алмыйча оча алмыйбыз дигәч, керткәннәр. Беренче сабак – сиңа дигән сиңа була. 

Ватсапта төркем оешты – безнең җитәкчебез Рафыйк Исәнәев буласы. Алар өч игезәк – Рафыйк, Рәшит, Равил, өчесе дә дини гыйлемле, менә шулай төркемләп, безнең ише әле хаҗ турында юньләп берни белмәгән, тәҗрибәсез хаҗиларны үз артларыннан ияртәсе остазлар – машаллаһ, аналарына никадәр савап дип кенә уйлап куйдым...

Юлдашлар
Бәхеткә, хаҗилар арасында мине танучылар да булды (аһ ул, соцчелтәрләрнең көче!). 

- Сез Гөлүсә бит, – дип эндәштеләр. – Журналларда күргән идем, шуңа охшатып дәшүем иде. Нәзирә Әхәтовна күз-колак булырга кушты! 
Таныштык, РИУда эшләүче дустым Нәзирә белән бергә эшли икән Илнар Сафин. Бик ачык егет. Күренеп тора, үзе белән бар да хөрмәт белән килеп күрешәләр. Илнарның хатыны Гөлия, Арча районы Ташкичү авылыннан Тәнзилә һәм Гөлфия апалар белән дә таныштык. Ташкичү ханымнарын ишетеп белә идем инде – алар мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, ә алгы сызыкка алты тапкыр барып кайткан көмеш волонтерлар. Кем уйлаган, шушы кешеләр белән җан дуслар булып, бер йодрык шикелле сәфәребез соңына кадәр бергә йөрербез дип, ә? Хаҗ – рухи яктан фикердәшләрне берләштерә торган урын да икән әле. Монысы – чираттагы сабак булды. 

Башта – Кувейтка, аннан Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәренә төштек. Эсселек һәм... гарәпчә киң күңеллелек белән каршы алдылар. Адым саен салкын су тәкъдим итәләр (монысы хаҗның бик гаҗәп һәм матур ягы, чүл уртасындагы илдә сусызлыктан бер генә дә интекмәдек). 8 сәгатьтән Мәдинәдә идек инде.

Мәдинә 
Матур шәһәр. Изге урыннардан санала. Айр һәм Сәүр таулары шәһәрнең чикләрен билгели. Ике тау арасындагы 15 чакрым җир изге урыннардан санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) гомеренең соңгы ун елын биредә яшәгән, биредә вафат булган. Шәһәрнең энергетикасы бик рәхәт. Бик күп атамалары да бар, мәсәлән, Тайбә, ягъни яхшы мәгънәсендә, “ут көмешне чистарткан кебек, ул бозыклыкны чистарта” (Мөслим, 1384). Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчете – отельнең янәшәсендә генә. Без вакытыбызны күбрәк анда гыйбадәттә уздырырга тырыштык. Мәчет каршындагы кояштан саклый торган алагаем зур зонтларга да исебез китте. Билгеле бер вакыт җитүгә алар автомат рәвештә ачыла-ябыла. Эсселектән кондиционерлар саклый, урамда исә су бөркү җайланмалары да көйләнгән. Келәмнәре затлы, йомшак. Аларын щетка белән ышкып юып утыручыларны да күрдек.

Тәһарәтханә комплекслары да җитәрлек, этеш-төртеш юк, чисталык хөкем сөрә. Мәчетнең җир астында да тормыш гөрли: дүрт кат автопарковка һәм тәһарәтханәләр. Иман йортының зурлыгы турында язып та тормыйм, кайдан кергәнеңне истә калдырмасаң, икешәр көн дә чыгалмый йөрергә мөмкинсең. Балалар шактый күп иде. Ә ашауга кытлык юк монда, кемдер килеп, хөрмә җимешләре өләшеп китә, кемдер икмәк, кемдер кайнар ризыклар белән дә сыйлый. Хаҗиларны ашату зур саваплардан санала икән. Белмәгәннәр өчен шунысын да әйтим, биредә садакага акча биреш юк. Садака дип ниятләп килгәнсең икән (кемдер акча биреп җибәргән икән дип тә өстик), шул тирәдәге кибеттән Коръән сатып аласың да, мәчеткә кертеп куясың. Аны алып укыган саен сабавы өстәлә тора. Ә Коръән укучылар күп, кайда да чүмәшеп, утырып, оеп аятьләр укыйлар.

Пәйгамбәр (с.г.в.) мәчетенең өстенлеге турында: “Әлеге мәчеттә укылган бер намаз Хәрам мәчетеннән кала, башка иман йортында укылган мең намаздан хәерлерәк”, – дип әйтелгән (Бохари, 1910). Һәр намаздан соң диярлек җеназа намазы укыла. Шунда вафат булганнарны кәфенләп мәчеткә алып килә торалар. Баштарак сискәндерә иде, аннан анысына да ияләштек. Иртән шулай җеназа намазы алдыннан телефоныма хәбәр килде, ачып карасам, ни күрим: Украинадагы Сәрия апабыз (әтинең апасы) вафат булган... Җеназа намазында аны да искә алдык. 

Рауда – җәннәт бакчасы да биредә бит әле. Анысы турында хәдис тә бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Минем йортым белән мөнбәрем арасында җәннәт бакчаларыннан бер бакча ята”, – дип әйткән (Бохари, 1888). Пәйгамбәрнең (с.г.в.) кабере дә биредә. Шуңа күрә, килгән хаҗилар әлеге урынны да күрергә, зыярәт кылырга омтыла. Тик... бардың да кердең генә түгел шул. Һәрнәрсәнең тәртибе бар. Беренчедән, Пәйгамбәргә (с.г.в.) сәлам бирергә ир-атларга гына керергә рөхсәт ителә. Хатын-кызларга исә үз залларыннан кайбер сәгатьләрдә генә шушы территориягә килергә мөмкинлек тудырыла. Анда да үзләре корып куелган ширма-корылмага кадәр генә. Гаҗәп менә, без беренче көннәрдә үк, шул урынга туры килеп, сәламнәребез әйтеп, тиешле гамәлләрен үти алдык. Дөрес, мин кайбер илләрдән килүче кайбер ханымнарга шаклар да катып куйгаладым инде, ул дивар-корылмага ябышып, елап, ниләр генә кыланмадылар. Тик... сабыр дигән сүзне күбрәк кабатларга туры килде, шул гына. Әҗере дә булды: берничә көннән төркем хатын-кызларына Раудага, хәтта Мөхәммәд (с.г.в.) кабере янына ук керергә рөхсәт алынды! Шул рәвешле, кереп, намазлар укып, әйтеп бетергесез хисләр белән чыктык.

Мәдинәдә йөргәндә Куба мәчете истә калды. Тарихи урын. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Мәдинәгә күчеп килгәч, төзегән беренче мәчете. Хәдис тә бар: “Үз өендә тәһарәт алып, Куба мәчетенә килүче һәм анда ике рәкагать намаз укучы гомрә кылу өчен булган кебек әҗер алачак” (Ибне Мәҗә, 1412). Укыдык. Янәшәдәге Ухуд тавында да булдык. Монда ике кешенең берсе кошлар ашата. Кайда да җим саталар. Шешәләрдә су биреп торучылар күп. Монысына күңел булды. Шунда ук зират. Ухуд тавында дин өчен сугышып һәлак булган сугышчыларга багышлап өч Әлхәм, өч Ихлас сүрәсе укыдык. Экскурсия үткәрүче Әкбәр Вәлиуллинның сөйләгәннәрен дә тыңлаган итәм. Ул яшь кеше Казанда РИУ тәмамлаган, хәзер Мәскәү өлкәсендәге мәчеттә имамлык итә, бик гыйлемле вә сабыр егет. “Мөхәммәд (с.г.в.) сугышчылары җиңелдек дип, кылычларын, коралларын тау астына ташлый, дошман бу трофейларны алыр өчен тау астына төшә һәм шулчак тау башыннан боларга таба зур таш тәгәри...” Баш мие кызганнан-кыза... Бу тарихи вакыйгаларны кайткач Әкбәрдән иркенләбрәк сорашырга кирәк дип кенә уйлыйм, чөнки көн уртасындагы +45 градус челләдә ул бодай чүпләүче кошларны да, Ухуд тавы тирәсендә аунап яткан буш шешәләрне дә кабул итеп бетерермен димә. Мәккәдә, бигрәк тә Гарәфә үзәнлегендә бу эссегә чыдап булмас микәнни??? 

Кыйблатәйни мәчетенә ир-атларны гына кертәләр икән, шуңа яныннан гына үтеп киттек. Финиклар бакчасында сулу алдык (әни сөйләше инде бу, җиңел сулап куйдык дигән мәгънәдә). Чүл уртасында шундый нигъмәт үсүе могҗиза бит инде. “Туйганчы ашадыңмы?” – дип язалар. Ник, анда шулай ашарга да ярыймыни дип көлгән булдым. Бакчасында шәрык әкиятләрендәге кебек йомшак кәнәфиләр, үрелеп өзеп алырлык җимешләр... Фотога төштек. Кемдер кибетендә пакет-пакет күчтәнәчләр җыйды. Монысы миңа гаҗәп тоелды (тоелса да, сиздермәдем), остазлар вакытны шопингта түгел, күбрәк гыйбадәттә уздырырга тырышыгыз дисәләр дә, “һәркемнең үз әттәхияте инде” (бусы да әни сөйләше). Кеше төрле. Бик төрле. Бу мәчеттә дә, юлда да, тәһарәт алганда да, лифт көткәндә дә, ашарга чират торганда да сизелә. Суфилар сабырлыгы адым саен кирәк. Хаҗда бигрәк тә.

Беренче гомрә 
Мәккәгә без ныклап әзерләндек. Иң әүвәл Микат мәчетенә (аны икенче төрле Шәҗара һәм әл Мәхрам мәчете дип тә йөртәләр) тукталдык. Микат – ихрамга керү урыны. Ихрам – госелле булу, гомрә хаҗы кылу турында ниятләү. Аның үз кагыйдәләре бар. Менә берничәсе: ир-атлар ике ак тукыма (сөлге, җәймә) ябына, хуш исле дезодорантлар, шампунь, сабын, кремнар куллану, тырнак кисү, чәч, каш йолкулар тыела һ.б. Хәрам мәчетен әле беренче генә күрү, барыбыз да дулкынлана. Тәлбия әйтеп, меңләгән-миллионлаган хаҗилар агымында йолыккаланып, үзебезнекеләрдән аерылып калмаска тырышып атлыйбыз. Эссе... Умыртка баганасыннан буразнадай кайнар тир ага, авыз кибә, йөрәк кага... Каршыбызда калыккан кара таш – Кәгъбәтулланы күреп, дога укыйбыз. Күңелләргә нур иңеп китә. Мондагы энергетика! Кара ташка ябышып елап торучылар, “Хаҗи, хаҗи!” дип халык агымын юнәлтеп торган кара мыеклы сакчы егетләр, арбада карт аналарын этеп йөрүчеләр... һәм шулар арасында син. 7 тапкыр Кәгъбәтулланы урап чыгу (икенче төрле тәваф кылу) өчен бу ташкында көч һәм... сабырлык кирәк. Аннан ике рәкагать намаз укып, сәгыя үтәргә – хаҗның фарыз гамәле – Сафа белән Марва таулары арасын 7 кат йөрисе. Гаҗәп кичерешләр! Догада, теләктә. Иң тәмле су – чишмәсеннән агызып эчкән зәм-зәм булганнардыр.

Аннан соң да гомрә хаҗы берничә тапкыр үттек әле. Энекәш өчен дә! Кара ташка кагылып карарга теләгән идем – халык ташкыны үзеннән үзе шунда этеп кертте. Хәтта рәхмәт аланында 5 минутлап елый-елый дога кылырга да насыйп булды, әйтерсең лә фәрештәләр урап алган, берәү дә этми, тими... Икенче юлы Ибраһим (г.с.) аяк эзләре уелып калган таш каршында басып калдым. Алтын йөгертелгән савыттагы пыяласына кагылып, дога кылып, хәтта фотога төшерергә дә мөмкин булды. Гаҗәп менә! Такси тотып микат урынына ихрамга керергә барулар, халык ташкынында йөрүләр хатирә булып кына калды. Бүлмәдәш хатын – Румия апа сөйли (ул Мәскәүдән, аның энесе дә махсус хәрби операция зонасында): “Тәваф үткәндә кысынкы шартларда бер ир, сабырлыгы бетеп, икенчесенә сукты. Куркып калдык. Тегесе бер сүз дә әйтми, ташкында гаип булды. Тик бусының күңеленә кисәк кенә үкенеч килеп, гафу ит, дип рәнҗетүчесен эзли башлады. Таба гына алмый бит. И пошамаганга төште инде бу. Инде кайтыр юлга чыкканда ни күрик, тәки тапкан бу егетне. Каршысына тезләнеп гафу үтенә иде”. Менә шул: изге урында игелегең (дәшмәвең, сабырлыгың һ.б.) 100гә тапкырлана. Гөнаһларың да шулай ук... Шуңа күрә сөйләшкәндә дә авызыңны үлчәп ач; ашаганда да тәлинкәңә ризык өеп түгел, ашый алыр кадәр генә ал – исраф та гөнаһ... 

Гарәфә тавы 
Олы хаҗның төп фарызы – Гарәфә тавында булу. Моның өчен бер биш көнләп Мина үзәнлегендә палаткаларда яшәдек. “Мина” сүзе – агарта дигәнне аңлата. Ул Корбан бәйрәме көнне монда корбанлык хайваннарының каннары аккан өчен шулай аталган. Дөрес, гарәпләр зур җыелышлар өчен кулланыла торган сүзне дә мина дип атый. Хаҗ вакытында да бит миллионлаган кеше җыела. Зөлхиҗҗәнең 8, 11, 12нче көннәрендә хаҗилар Мина үзәнлегендә кунарга тиеш. Иртәгә Корбан гаете буласы көнне без иртәнге намаздан соң ук Гарәфәткә килдек. Көн бик кызу, Согуд Гарәбстаны хаҗ министрлыгы быел Рәхмәт тавына бармаска дигән фәрман чыгарган, урнашкан кондиционерлы палаткаларда гына догада булу да Гарәфәттә булган дигән дәрәҗәдә дип фәтва да биргән. Адәм (г.с.) белән Һава (р.) Гарәфә көнендә Гарәфәт тавында икенде намазы вакыты кергәннән соң очрашканнар. Аллаһы Тәгалә һәр елны шушы урында җыелучы оныкларын гафу итәргә вәгъдә биргән. Менә шуның өчен дә без бу көндә күп дога кылабыз һәм тәүбә итәбез. Мөселманнар бу көнне ураза тота, ә менә хаҗиларга ураза тоту тыелган. Без хәтта өйлә белән икенде намазларын да берләштереп укыдык. Шунда 7 сәгать догада. Кем нинди теләк язып җибәргән булса, барысын да блокнотыма күчереп язып, укыдым, теләдем. Аллаһ кабул итсен! Монда кадәр килеп, тауны күрми дә китәсе килми бит инде. Менә монда гына кебек бит ул, палаткадан күренеп үк тора! Шулай итеп, ниятләдек. Мәскәү кызы Маринага ияреп, халык агымында кысылмый-сытылмый гына һәм шул вакытта геолокацияне чамалап, тиз арада барып та җиттек. “Ярамыйга карамый” – дөнья халыкларының девизы икән: тауны сырып алган хаҗилар, ихрам киемнәрдән ак тау хасил иткәннәр.

Кичен Мөздәлифә аланына юл тоттык. Анысы – дөньядагы иң күп йолдызлы отель: тау итәгенә ятасың һәм өстеңә ачык һавадагы йолдызлар юрганын ябынасың. Җәмаратта шайтанга таш ату өчен бармак башы хәтле 70 таш җыеп капчыгыңа саласың да, бүгенгә эшең бетте. Тавыш, тузан, матрасың вә баш очыңа юрганың булмауга бер тамчы да исең китми – иң тәмле йокы шунда! 

Бу урында бер генә аңлатма: тузан дигәч тә, хаҗилар пычранып йөрми, бәдрәфләр, шунда ук душ, тәһарәт алу урыннары җайлаштырылган. Андагы чиратлар турында әйтеп тормыйм, адәм баласы булган җирдә бераз гаугалырак була инде, бу табигый. 

Җәмәрат 
Җәмәрат – вак ташны белдерә торган “җәмәра” сүзенең күплек саны. Анда өч җәмәрат урнаштырылган. Аның беренче – кече, икенчесе – уртача, өченчесе олы җәмәрат дип атала. Җәмәратка таш ату – хаҗ йолаларына кергән мәҗбүри гамәл. Хәзер ул овал формасында төзелгән дивар. Күпләр әлеге корылманы шайтан дип кабул итә. Чын әгәр, ачу белән башмакларына кадәр атучылар бар. Бер үзбәк әбисенең төенчегенә хәтта йодрык кадәр ташлар күтәреп барганын күргәч, нигә болай күтәреп йөрисең дип сорарга мәҗбүр булдык. Өч көн рәттән күтәреп барам, ташымны күреп тә качарлык итәм шайттанны диде. Чынбарлыкта алар Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) шайтанга таш аткан вакытта шайтанның килеп чыккан урынына гына күрсәтә. Бу кызуда 7 чакрым барып, 7 чакрым кайтып... барыбызның диярлек аяк бармаклары чиләнеп, суланып кабарып чыкты. Хәлсезләнеп егылганнарны табиблар медпунктка ташып тора. 

Сүз уңаеннан, медицина бик югары дәрәҗәдә, берәүне дә борып чыгармыйлар, даруларын да бушлай бирәләр. Мин белгәне генә: берәүнең аягына гипс салдылар, икенчесе инфаркт кичереп, стенд куйдылар. Иминлек буенча да быел зур эшләр башкарылды. Тыгым булган урыннарда тиз арада агымны да көйләп куя белделәр. Быел нелегалларны булдырмас өчен адым саен визаларны тикшереп тордылар, чөнки былтыр Гарәфәттә андыйларның 2800е (!) эсседә вафат булган. Бу елның тагын бер яңалыгы: 14 яше тулмаган балаларны кертмәделәр.
Корбан

Хаҗиларның һәрберсе корбан чалдырырга тиешле. Быел аның бәясе 150 доллар иде. (Мин яу кырында һәлак булган энекәшем өчен дә чалдырдым.) Корбан чалу өчен Мина үзәнлегендәге Мүәссәйм дигән урында махсус завод төзелгән. Корбан итләре үзәкләштерелгән рәвештә фәкыйрь мөселман илләренә җибәрелә. 

Шактый гына йончысаң да, җәмәраттан соң Кәгъбәтулла тарафына кайтып, 7 кат әйләнеп, сәгыяне үтеп, чәч кисеп, йоласын йолалап бетерәсе. Монда инде беренче катта тәваф кылу турында уйлый да алмыйсың – чөнки бар да син йөргән юллардан кайта. Кара таш тирәсе селкенми дә кебек, агым тик тора... Ә сине икенче, өченче катларга менгереп җибәрәләр, анда бераз иркенрәк, чөнки әйләнеп йөрү чакрымнары күпкә зуррак. Аерым бер юл – инвалид арбаларында йөрүчеләр өчен. Аякларым авырта, белмим, үтә алмам диючеләр бер дә уфтанмасын – менә ул мөмкинлек – утырасың, акчаң түлисең һәм жәлт кенә әйләндереп тә кайтаралар. Югарырак комфорт теләгәннәргә өстәге катта электрокарлар йөреп тора. 

Олы хаҗ гамәлләрен үтәп бетергәндә безнең тел әйләндереп берәр сүз дәшәрлек тә рәт беткән иде, әмма күңелдә мин моны булдыра алдым бит дигән куаныч. 
Һира тавы 

Гамәлләр үтәлеп беткән дәвердә күп нәрсәгә күзләр ачыла башлады. Баксаң, янәшәдә генә таулар да бар икән (моңарчы да булган бит инде ул). Хәерчеләр юк дисәләр дә, кулын сузып торучылар да җитәрлек, бәләкәй балаларын тотып хәер сорашып утыралар. Ирләр дә җитәрлек, аларының куллары, я аяклары киселгән. Кемдер әйтеп куя, шәригать кануннары буенча угрыларның кулын кисәләр. Кем белә, бәлки әнә шундыйлар шушы кәсепкә ябышкандыр. Бу галәмәтләр Һира тау куышлыгына менгәндә аеруча күзгә чалынды. Монда бар да үз агымында, контроль юк, сакчылар да күренми. Мондагы халык! Мондагы чүп!

Нур тавы күтәрелергә авыр, әмма аның башында Һира тау куышлыгы урнашкан, Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) беренче илаһи вәхи иңгән җир. Анда кереп намаз уку өчен чират. Сабырың төкәнмәгән булса, көтәсең инде. Бездән булмады. Халык агымы куркыныч тоелды. Тау упкыны бер адымда гына, ә язмыш белән алай ук шаярырга кирәкмәс, дидек. 
Сүзем шул – ул чүпләр кеше артыннан өелеп кала бит, тәрбия вә белем дәрәҗәсе шунда да чагыла инде. 

Мәскәү җәмигъ мәчете мәдрәсәсе мөгаллимәсе Гүзәл Якупова лекциясен күңелдә яңартам. “Әгәр хаҗ кылырга килеп, аны тиешле дәрәҗәдә үтәсә, адәм баласы яңадан туган бала кебек була. Кайткач, сез һичшиксез авырырсыз, моңа уфтанасы түгел, шатланыгыз гына. Авыру – ул Аллаһ бүләге”. 
Юлда кайтканда тавыш бетте, аннан температура күтәрелде, табиблар катына барырга туры килде. Бер айдан соң азрак хәл керә башлады. Инде менә акрынлап шунда булган вакытлар сагындыра. Хәзер дөресрәк яшәргә тырышасы инде. Монысы иң катлаулысы, мөгаен... 

Гөлүсә Закирова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

18

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хаҗ турында мәгълүматым шактый булса да, бер сүзен дә төшереп калдырмыйча, рәхәтләнеп укыдым. Тәмле итеп язылган. Һәр вак кына нәрсә дә исәпкә алынган. "Кичен Мөздәлифә аланына юл тоттык. Анысы – дөньядагы иң күп йолдызлы отель" - монысы искитмәле матур чагыштыру... Аллаһ Тәгалә кылган хаҗыңны кабул итсен, Гөлүсә

    Мөһим

    loading