16+

Акбай сагындыра

Безнең ихатада элегрәк эт булган. Анысын күрмәдек. Балачакта кечкенә генә бер көчек булуын теләсәк тә, безгә рөхсәт итүче булмады. Әби этләрне карап, чистартып торырга кирәклеген гел искәртә иде. 

Акбай сагындыра

Безнең ихатада элегрәк эт булган. Анысын күрмәдек. Балачакта кечкенә генә бер көчек булуын теләсәк тә, безгә рөхсәт итүче булмады. Әби этләрне карап, чистартып торырга кирәклеген гел искәртә иде. 

Көннәрдән бер көнне безгә дүртаяклы дус кирәклеге ачыкланды. Йортыбыз янәшәсендәге алма бакчасына караклар кермәсен өчен эт бәйләп куярга кирәк дигән карарга килдек. Элегрәк кызык иде. Бакчага алма, кыяр, шомырт урларга керәләр иде. Безнең бакчага да көн саен диярлек алма караклары керә. Алманы тешләп ыргытулары, урлаулары бер хәл, алар бөтен ботакларны сындырып чыгып китәләр. Ә саклаучыбыз юк, каян алырга? Шуннан Раиф абыйларның Рекс исемле этләрен алып кайтып торырга булдык. Алып кайтып шомырт агачы янында берничә көн бәйләп тотуыбыз да истә. 

Безнең дә дөнья түгәрәкләнде. Беркөнне шулай эт баласы алып кайттылар. Ап-ак, нәни йомшак йомгак, түм-түгәрәк. Без аны бик яраттык. Исемен дә озак уйлап тормадык, Акбай дип куштык. Этебез иркәләнергә яратты. Төрлечә кыландырып уйнаттык үзен. Ак йомгак күз алдында бик үсеп китте. Акбайның үскән саен кызык яклары ачыла барды. Шундый акыллы иде ул. Баскыч төбендә тишек булган берәр аяк киеме күрсә, шундук аны чүп өелеп торган җиргә илтеп куя иде. Без башта моны аңлап бетермәдек. Соңрак кына эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшендек. Мәсәлән, әнинең эшкә кия торган галошының берсе тишек, берсе яхшырак, ди. Тишелгәне юкка чыга. Димәк, Акбай аны чүплеккә аткан. Моннан соң аяк астында берсе монда, берсе тегендә яткан тәртипсез аяк-киемнәрен дә яшереп куя башлады. Үзебез дә аннан өйрәндек, хәзер аяк киемнәрен теләсә ничек ташлап калдырмый башладык. Акбай безне чиста булырга, тәртипкә дә, үз-үзебезне хөрмәт итәргә дә өйрәтте. 

Өйдәгеләр Акбайның болай тәртип салып йөрүе белән бик үк килешеп бетмәделәр. Оя ясап, аны башка чыгардылар. Акбайны бәйләп кую шулкадәр авыр булды. Җитмәсә аны тау башындагы сарай янына куйдылар. Моңа бер көенсәк, бер караганда сөендек тә. Тау башында Акбай белән рәхәтләнеп уйнадык. Аны сикерттек тә, йөгерттек тә. Төрле командаларны тиз отты ул. Тавышы да өйгә кадәр үк ишетелми иде.
Әмма тәмам үсеп беткәч, ыспай гәүдәле, хәрәкәтчән этебезнең бәйдә генә тор­маячагы ачыкланды. Лайкалар нәселеннән булган бу этләрне бәйләп куяр өчен аерым төрле муенчак кирәклеге билгеле булды. Анысын да алдык. Акбай барыбер бәйдә тормый, кача башлады. Басуга чыгып куяннар ауларга өйрәнеп китте. Үзенә шактый күп запас ризык яшереп күмеп куя иде. Бу мут эшләренең азагы хәерле бетмәде. Үзебезнең дә, күршеләрнең дә кош-кортларына, сарыкларына зыян сала башлады. Азу ярган Акбайны аттырмыйча чара калмады. 

Фотоларга төшкән этебезне хәзер дә бик сагынабыз. Бигрәк тә аның миңа иптәш булып менүен гел искә алам. Студент еллары. Иртәнге дүрттә, дөм караңгыда Казанга дип юлга чыгып китәм, өйдәгеләр миңа иптәш булсын, олы юлга кадәр озата барсынга Акбайны ычкындыралар икән. Беренче тапкыр янымнан выжт итеп узган Акбайдан курыксам да, 5 чакрым араны минем белән янәшә менгән вакытларны сагынып искә алам. Кайчак аңа: «Шушы авыр сумкамны күтәрергә дә булышсаң, яхшы булыр иде», – дигәнем истә. Бәлки өйрәтсәң, күтәреп тә менгән булыр иде. Чүп дип тотып атмаса. 

фото - sayanogorsk.info

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading