16+

“Аякны сузып утырып газета укымасак, тамак ач безнең”, – диләр

10 ел укытучы булып эшләгән Гүзәл Лотфуллинаның бүгенге һөнәрен аеруча яратуы чын-чынлап сокландыра.

“Аякны сузып утырып газета укымасак, тамак ач безнең”, – диләр

10 ел укытучы булып эшләгән Гүзәл Лотфуллинаның бүгенге һөнәрен аеруча яратуы чын-чынлап сокландыра.

Арбаш белән Таузар авылларын да үз карамагына алган Карадуган авылы элемтә бүлеген җитәкләвенә дә 13 ел вакыт үтеп киткән. 

– Эшеңне яратып эшләсәң генә эшли ала торган һөнәрләрнең берсе ул. Яшереп тормыйм – акчасына кызыгырлык түгел. Әмма эшемне яратам. Элек тә мин банкта эшләүче оператор кызларга кызыга идем – матур киенгәннәр, компьютер артында гына утыралар. Хәзер үзем компьютер “дөньясы”нда. Элемтә бүлегенә түләү кәгазе күтәреп килгән кешенең күплегеннән кайчак баш күтәрмәсәм дә зарланмыйм! Җанга рәхәтлек биргән эштән күңел бизми, иртәгәсен дә ишеген тансыклап ачып керәсең, – ди Гүзәл ханым.

Фанатлык диләр моны. Кичәге остазның элемтә бүлегенә алып килгән юлы урау.  

– Таузар авылы кызы мин. Гади гаиләдә өч кыз үстек. Әтием Габделхәй 6 ел элек вафат булды. Әнием, шөкер, исән! Миләүшә апам укытучы. Ул югары уку йортына кергәч, әни: “Син дә апаң янына китәсең”, – дип бер генә сүз әйтте. Ә минем тәрбияче буласым килә иде. Мәктәптән соң теләгемне тыңлап та тормады, әни үгете белән география укытучысы булдым. Әнинең: “Югары белемле кеше тәрбияче булып кына эшли ала инде”, – дигәне исемдә. Бертуган сеңлем Әлфия дә укытучылар гаиләсенә килен булып төште, – ди әңгәмәдәшем.

Тәҗрибә үтүләр, уку барышы аны ныгытып мәктәпкә бәйли. Диплом алгач, туган ягына эшкә кайтса да, география дәресләре булмау сәбәпле, башлангыч сыйныфларда эшли. Менә шул чакларда күңел төшенкелеге били. 

– Эштән кайтып барам, элемтә бүлеге җитәкчесе белән кара-каршы килеп күрештек берсендә. “Күңелсез күренәсең...” – дип әйтүе булды, эш юкмы сездә, дидем. Эш кирәклектән дә түгел, шаяртып. Мин мәктәптә укыта башлаган елларда декрет ялына кадәр хат ташучы булып эшләп алган идем. Төшкә кадәр укытам да, кайтканда элемтә бүлегенә сугылып, төштән соң газетлар таратам. “Кил әйдә!” – димәсенме. 10 ел буе ярты ставкага әле бер, әле икенче укытучы урынында эшләп арыган идем, ирем белән киңәштем дә, риза, дидем. Башта Түбән Кенә авылы элемтә бүлегендә эшләдем, урын бушауга монда күчтем. Ирем Балтач мәктәбендә физкультура фәненнән укыта, балалар да Карадуган авылы мәктәбенә төшәләр, иртән аларның бер, ә минем икенче тарафка чыгып китүем уңайсызрак иде, хәзер шөкер, бөтенебез бер машинага чыгып төяләбез дә, Илфир юл уңаенда “коеп” кына бара, – ди Гүзәл ханым. 

Таузар авылында йорт салып, өч бала үстерүче Гүзәл белән Илфир Лотфуллиннарның олы кызлары Алия КФУда укый. Исламиянең дә быел мәктәпне апасы кебек алтын медальгә тәмамлыйсына ышаныч зур. Өченче сыйныфта укучы Илһамияләре дә уку җәһәтендә апаларыннан калышмый, билгеләре – бишлеләр генә! Конкурс, олимпиадаларда катнаша, мәртәбәле урыннар белән куандыра. 

– Кызларыбыз тырыш, күз тимәсен. Илфирның мине аңлап гомер итүенә дә рәхмәтле мин. Почта эше өйгә дә ияреп кайта. Әле менә Арбаш авылына хат ташучы таба алмыйм. Үзем эшлим. Авыл халкының сабырлыгына хөрмәтем зур. Кергән бер йортта өчәр газета-журналларга язылалар. “Аякны сузып утырып газета укымасак, тамак ач безнең”, – диләр. 

Карадуган авылы элемтә бүлегенә 500 гә якын экземпляр газета-журналлар килүе, әлбәттә, тулы бер команданың хезмәте. Озак еллардан бирле эшләүче хат ташучылар – Әлфия ... белән Зөлфия ...  халык ышанычын яулап, фидакарьләрчә көч куюларының нәтиҗәсе. Матбугат сагында хезмәт итүләре өчен дә рәхмәт аларга. 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading