16+

1 майдан безне үзгәрешләр көтә?

1 майдан нинди кануннар гамәлгә керә, нинди яңалыклар көтелә – сүз шул хакта булыр.

1 майдан безне үзгәрешләр көтә?

1 майдан нинди кануннар гамәлгә керә, нинди яңалыклар көтелә – сүз шул хакта булыр.

Комиссиясез акча күчерүләр
Төрле банкларда үз счетлары арасында бушлай акча күчерүләрнең чик суммасы 1 майдан аена 30 млн. сум тәшкил итә. Элегрәк 100 000 сумлык лимит гамәлдә булган. Банклар һәм банк эшчәнлеге турында канунга кирәкле төзәтмәләр 2023 елның августында кабул ителгән. СБП буенча башка кешегә акча күчерүләр өчен аена 100 000 сумлык лимит кала. Моннан күбрәк сумма күчергән өчен сумманың 0,5 проценты күләмендә комиссия алына, әмма ул 1500 сумнан артмаячак.

30 млн.сум күләмендә һәр ай саен банк кушымтасындагы счет номеры яки аның web-версиясе, шулай ук СБП аша телефон номеры буенча үзеңә бушлай күчерергә мөмкин.

Бер операциядә СБП аша максималь 1 млн. сум күчерергә мөмкин, әмма кирәк булганда граждан берничә операция ясарга хокуклы, диелә Үзәк банк аңлатмаларында. Шулай ук банклар билгеләнгән лимит чикләрендә операцияләр санын һәм күләмен чикли алмыйлар.

Яңа кагыйдәләр клиентның банк бүлекчәсендә ясаган күчерүләренә кагылмый, чөнки бу алар өчен кыйммәтрәк операция, дип аңлатыла Үзәк банк хәбәрендә. Карта номеры буенча күчерүләр дә бу очракта акча алучыны берсүзсез билгеләү мөмкин түгел.

Берничә банк, законның үз көченә керүен көтмичә, алдан ук лимитны арттыру турында игълан иткәк, әйтик, ВТБ, Тинькофф банк, Дом.РФ банкы, Почта банк һәм ОТП банк. 
Үзгәрешләр гражданнарга банклар арасында үз акчаларын артык чыгымнарсыз күчерер әчен генә түгел, ә шулай ук конкуренция үсешенә һәм банк продуктларының сыйфатын үстерүгә дә ярдәм итәчәк, диелә Үзәк банк хәбәрендә. 

Декларацияләр бирү вакыты бетәчәк
2 май — 3-НДФЛ декларацияләрен тапшыру өчен соңгы көн. Әгәр 2023 ел өчен гражданның керемнәре бар икән, ул вакытта декларацияне бу көнгә кадәр мәҗбүри рәвештә тапшырырга кирәк. Мәсәлән, торак саткан, яки торакны арендага биргәндә, үзмәшгуль булганда. Шулай ук мондый очракларга туган булмаган кешеләрдән кыйммәтле бүләкләр кабул итеп алу, лотерея, казинода оту яки реклама кампаниясендә җиңүләр керә.
Декларацияне тапшырганнан соң салым исәпләнәчәк, аны 15 июльгә кадәр түләргә кирәк.

Бушлай газлаштыру
1 майдан Россия хөкүмәте бакчачылык ширкәтләренә бушлай газлаштыру программасын киңәйтә. Челтәрләр җир участоклары чикләренә кадәр бушлай үткәреләчәк.

Газ бүлү оешмасына зәңгәр ягулык тоташтыру буенча гаризаны участок хуҗасы яки бакчачылык шикрәте рәисе сыйфатында бирергә мөмкин. Газ тоташтыруда мөһим шарт булып дача йортына яки җир участогына хокук билгеләүче документларны рәсмиләштерү тора.

Моңа кадәр газлаштыруны бакчачылык ширкәтендә генә үткәргәннәр, әмма участок торак пунктлар чикләрендә урнашкан булса гына. Төп шарт булып дача йорты яки җир кишәрлегенә хокук бирүче документларны рәсмиләштерү торган. 

Максатчан программа буенча укырга керү
Быелның 1 маеннан «Мәгариф турында»гы канунга төзәтмәләр кертелә. Үзгәрешләр университетларга һәм көллиятләргә максатчан программа буенча укырга керү өчен килешүләр төзү кагыйдәләренә кагылачак.

Уку йортын тәмамлап укырга җибәргән оешмада минималь эшләү вакыты шул ук - өч ел. Ләкин, максималь вакыт чикләнәчәк - укырга җибәргән оешмада биш елдан да озаграк эшләмәячәкләр.

Шулай ук максатчан укытуга керергә теләүчеләрнең барысы да үз тәкъдимнәрен Хезмәт министрлыгының «Россиядә эш» сервисына урнаштырырга тиеш булачак. Шул ук вакытта яшәү урынына бәйләнеш булмаячак, укырга керергә теләгән егет яки кыз теләсә кайсы төбәктә эшләү урынын үзе сайлый алачак. Шулай ук һәр абитуриент бер генә килешү төзи алачак, бер белгечлеккә һәм бер югары уку йортына гына.

Банклар килешү шартларын үзгәртү өчен түләүдән баш тартачак

Май аеннан банклар һәм микрофинанс оешмалары килешү шартларын үзгәртү өчен түләүдән баш тартачак. Тиешле киңәшне Россия Банкы чыгарды. Аның циркулярында күрсәтелгәнчә, өстәмә түләү өчен заемчыларга түбән ставка буенча кредит яки займ алырга; клиентның хезмәт хакы кинәт кимегән һәм аны алу графигы үзгәргән очракта вакытлыча түләүне кертү күләмен киметергә яки датасын үзгәртергә; кредитны вакытыннан алда түләү турында хәбәр итүнең 30 көнлек вакытын киметергә; чираттагы түләү; бурычны түләүле реструктуризацияләү мөмкинлеге бар.
Үзәк банк билгеләп үткәнчә, мондый мөмкинлекләр заемчылар өчен куркынычны арттыра. 

Спиртлы эчемлекләр өчен бәя артачак
Май аеннан шәраб һәм шампан бәясе арта. Акциз күләме шәрабларга, шул исәптән Россия шампан шәрабына (литрына 119 сумга кадәр), шәрабка (литрына 108 сумга кадәр), ликер шәрабына (литрына 141 сумга кадәр) артачак.
Шәраб җитештерүчеләр ваклап сатучыларны бәяләрне 7-35% ка күтәрәчәкләре турында кисәткәннәр инде.

Биоматериалны мәҗбүри тапшыру 

Югалган кешеләрнең туганнарын биоматериалны тапшырырга җибәрәчәкләр, ул алар табылганчы яки 70 елдан да артык сакланмаячак. 

ТКХ өчен бурычлар коллекторларга сатылмый 

ТКХ буенча бурычлы кешеләр коллекторларга бурычларын тапшыра алмаячак. Бурычларын сатарга ярамаган кешеләрнең исемлеге киңәйтеләчәк, шул исәптән социаль найм һәм торак урыннарны арендалау килешүләре буенча яллаучылар да.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading