Шимбә җитте. Розаның авылга кайтмый торган атнасы иде, курка-курка гына Найлә белән эшкә чыкты.
Дәвамы. Башы:
Әнисенә ләм-мим бер сүз әйтмәде. Исәбе икенче атнага кайтканда күп итеп күчтәнәч төяп кайту иде. Башта бар да шома барды, Найлә Розаны өйрәтеп торды. Мәхшәр Найлә сату өчен эчемлекләр алып төшәбез дип хуҗа белән икенче катка менеп киткәч башланды. Әлеге төнге клубка атна саен йөрүче ир-егетләрдә бар артында эчемлек сатып торучы яңа кыз игътибар уяткан иде, берсен-берсе уздыра уздыра Роза тирәсендә бөтерелә башладылар. Һәрберсенә сырпаланып сөйләшүче Неллидан аермалы буларак, Роза үзен тыйнак һәм кырыс тотты, эчемлек бокалы алганда кулын сыпырып маташучылары да, очрашу билгеләргә маташучылары да ачык чырай күрмәде. Куркудан йөрәге дөп-дөп типкән кыз күзләре белән Неллины эзләде, ярый әле ул берүзе басып торган эш урынына чит кеше керә алмый, дип үз-үзен тынычландырды.
Ә Нелли бу вакытта икенче катта хуҗа белән “сату өчен эчемлекләр саный” иде. Роза инде төнге клубта эшләү фикеренең уңышлы булмавын да уйлый башлаган иде, смена тәмамланып, кулына зур күләмдә акча алгач, ул фикереннән кире кайтты. Роза эшләгән смена соңгы ике ай эчендә беренче тапкыр сату планын арттырып үтәгән иде. Әлбәттә инде хуҗа Розаның сменага ешрак чыгуын теләде, ләкин аның күңелендә күбрәк акча эшләү хыялы гына түгел иде. Теге төнне Нелли аңа Розаның саф кыз икәнен көлеп сөйләде, ир уртасы булган хуҗага хәзер бу тыңгылык бирмәде. Исәбе – кызны әкрен генә кулга ияләндерү һәм үзеннән акча суырырга гына торган Неллидан котылу иде.
Вакыт үтә торды, Роза эшләде, укыды, күтәренеп авылга кайта торган булды. Әнисенә сатучы булып эшлим дип алдады. Фирая сөенеп туя алмады.
Хуҗаның смена саен үзе янында булуын башта ирнең яхшы күңеллелеге, булышырга тырышуы дип кабул итсә дә, тора-бара Роза ир белән хатын-кыз арасында гына була торган ишарәләр сизә башлады: хуҗасы я ялгыш биленә кагылып китә, исәнләшкән булып, кулын җибәрми тора, ә берсендә сменадан соң кайтарып куйгач үпмәкче булды. Кыз хуҗасын ничек тә аклый алмагач, бу хәлне бүлмәдәше Неллига сөйләүдән дә яхшы чара тапмады. Хай сөйләмәгән булса соң! Ачудан ярсыган Найлә, Розаның үзен гаепләп калдырды. Көнчелегеннән шартлар дәрәҗәгә җиткән Найлә-Нелли Розаны көндәше итеп күрә башлады. Сөяркәсе-Хуҗага Роза турында аның авызыннан сөйләнгән ялган гайбәтләр үз эшен эшләде: элекке итәгатьле хуҗа Роза белән исерек кунаклар кебек тәкәллефсез аралаша башлады. Аның өчен кыз акча эшләү чыганагы, ә азгын теләгенә ирешә алмавы ачуын гына чыгара иде.
Найлә, Розаның үзенә укуда күпме булышуын да онытып, кыздан үч алу юлын эзләде. Хуҗасының эш акчасын смена саен кассадан алуын истә тотып, кызны иң җүнсез юл белән пычратып калдырды: Розаны үз сменасына эшкә чыгарга күндереп, үзенең ике төненнән соң өченче төнне дә эшләгән кызның арганлыгыннан файдаланып, аның сумкасыннан икенче көнне Хуҗага тапшырырга дип алып кайткан акчаларны алып, яшереп куйды. Гомердә дә кешенең бер тиен акчасын алмаган Роза нишләргә дә белмәде, кайда төшереп калдырды ул бер пакет акчаны, югыйсә әйбәтләп төреп сумкасына салды бит. Хуҗа үткән сменада эштә күренмәде, Роза таксида кайтты. Әллә шунда онытып калдырдымы икән? Эзләмәгән җир калмады, Найлә дә эзләшкән кыяфәт чыгарып йөрде. Ә 200 меңгә якын акча бу вакытта аның кечкенә сумкасы кесәсендә ята иде. Хуҗага дөресен сөйләүдән башка чара калмады. Розаның иң курыкканы – әнисенең белүе һәм эшсез калуы иде. Төнлә эшлисе булса да, авыл кызы инде акчалы тормышның тәмен белеп өлгергән, шуңа да колак кагасы килмәде. Әнисе өчен дә борчылды, кызының ничек итеп акча эшләгәнен белмәгән ана бөтен танышларына мактана иде, тәртип бозып йөрмәсә дә, Розага читен иде.
Бер елга якын үзендә эшләү дәверендә Розаны төрле яклап өйрәнеп бетергән хуҗа, кызның иң авырткан җиренә басым ясады. Розаны күп күләмдә акча урлауда гаепләп гариза язу, авылга әнисенә хәбәр итү һәм эштән куу белән куркытып, азгын ир кызны кайчаннан бирле үзе теләгән эшне башкаруга этәрергә булды.
Ике төн елап чыккан Роза, башка котылу юлын күрмәгәч, ризалашты. Хуҗага кайтару өчен андый күләмдә акча әнисендә юк иде. Аннан соң хурлыгы да ни тора, ничек инде ул төнге клубта эшлим, акчамны урлаттым дип кайтып әйтсен? Ике сеңлесе аңа карап үсә, кайткан саен ул аларга тәм-том, матур киемнәр алып кайта, ничек ул аларның үзенә булган ышанычын югалтсын? Найлә дә гел әйтә килде, хәзерге заманда 19 яшьтә кыз булып йөрмиләр, тормышның рәхәтен татып яшә, кемгә кирәк синең кызлыгың дип, ичмасам, шушы бәладан котылыр.
Шулай итеп, тыйнак, тәртипле авыл кызы Роза үзенең кызлыгын иректә калып төнге клубта эшләүгә алыштырды. Хуҗа сүзендә торды: кыз өстеннән гариза язмады, “югалган” акчаны кире кайтаруны сорамады. Бу хәлдән соң хуҗасы Розаны эштә вакытта куркытып тагын берничә тапкыр икенче катка алып менде, ләкин кызның хиссез таштай йөзе аны тиз туйдырды. Роза эшләвен дәвам итте, ләкин күзләрендәге элеккеге очкын юкка чыккан иде, күңеленә “Мин фахишәгә әйләндем”, - дигән уй урнашты. Боларның барысын да читтән күзәтеп торган Найлә үз дигәненә ирешүен аңлады: Розаның үз дәрәҗәсенә төшүе, укуы аксый башлавына сөенде генә.
Розаның авылга кайтулары сирәгәйде. Аңа оят иде. Ләкин үзен әлеге төнге тормыштан җибәрми бәйләп торган җепләрне дә өзә алмый иде. Әнисенең йөрәге тотып хастаханәгә алып китүләрен, операция кирәклеген дә томан эчендәге кебек кабул итте. Тикшеренүләр үткәргәч, катлаулы операцияне Мәскәүдә түләүле клиникада гына ясыйлар икәне ачыкланды. Розаны тормыш тагын сынау алдына куйды: өйдәге бөтен малларын сатып бетерсәләр дә, акча җитәрлек түгел иде, акча алып торырлык бай туганнары да юк. Кыз, ярдәм сорап хуҗага мөрәҗәгать итте. Анысы Розаны кулланып үз проблемаларын чишәргә булды. Аның инде күптән бармен кызга күз салып йөргән, ләкин күпме сүз кушып та, якты чырай ала алмаган эш буенча партнеры бар иде. Төнге клубны зуррак бинага күчерү максатыннан шуны “майлау” өчен Розаны аның астына салды. Моның өчен байтак акча алган Роза күз яшьләрен эчкә йотты, тулай торак ваннасында күпме юынса да, тәне чистармас кебек тоелды аңа. Үз эченә бикләнгән Розаны Найлә танымас булды. Әнисенең авыр хәлдә икәнен белгәч, теге юлы урлап яшереп куйган акчаларны кызга бирде. Ләкин бу акча гына җитми иде әле. Ул арада хуҗасыннан теге партнеры Роза белән тагын күрешергә тели дигән хәбәр килде. Кыз әлеге ирдән җитәрлек сумма акчаны сорап карарга булды, әгәр очрашып торырга диячәк икән, ул ризалашачак, әнисе генә исән булсын!
...Арзанлы отельнең сытылып беткән караватында шәрә яткан Розаның өстенә таушалган меңлекләр очты.
-Бүген слабыерак кыландың, кызый.
Роза ничек сүз башларга белми торды. Ләкин бугазына бөялгән күз яшьләрен тыерлык түгел иде, ул сулкылдый-сулкылдый бөтен тормыш хәлен, районнан авылга күченүләрен, әнисенең колхозда эшләвен, хәзер үлем хәлендә ятканын сөйләп бирде.
Хуҗасының партнеры Равис, киенергә дә онытып, коты алынып тыңлап утырды.
- Карале, кызый.... Синең әниең Фирая түгелме? Юк дип әйт! - дер-дер калтыраучы, агарынган иргә карап, Роза елаудан туктады.
- Әйе, Фирая исемле. Сез каян беләсез?
Коточкыч ачыш алдында торган Равис сорау яудыруын дәвам итте.
- Син мартта тудыңмы? Фирая почтада эшли идеме күченгәнче?
- Әйе, туган көнем мартта, сез әнине белә идегезме әллә? - Роза яткан җиреннән торып утырды. Ләкин киләсе мизгелдә аңын югалтырлык яңалык ишетте.
- Мин синең әтиең, кызый...
Роза хастаханәдә аңына килгәч, кире йоклатуларын сорап үкерде. Шәфкать туташлары торып тәрәзәдән сикерергә маташкан кызны ике көн саклады. Тынычландыра торган дарулар да баса алмаган Роза, үз-үзен тырмап, кыйнап, җәрәхәтләп бетергән иде. Күпме күргән табиблар аптырашта иде, кызның “Үтерегез мине, бирегез берәр дару”, - дип елавының сәбәбен беркем аңламады. Психик тайпылышлы авырулар бүлегенә күчерелгәч, көчле уколлар тәэсиреннәнме, кыз тынычланды, көннәр буе бер ноктага төбәлеп утыра торган булып китте. Кайвакыт кына ул “Әтиииии”, - дип сузып саташа башлый иде, андый вакытта санитарлар килеп җитә иде. Ун көнгә якын шулай яткач, Найлә аны эзләп табып авылга алып кайтты.
Аңынчы хуҗасының партнеры Равис, Роза белән соңгы очрашудан соң Найлә-Неллины эзләп табып, аңа конверт белән акча тапшырды, бүлмәдәшенең авылына алып кайтып тапшырырга кушты. Розаны сораган сеңелләренә авыртып тора дип алдады, әтиләре хастаханәдә Фираяны саклый иде. Шулай итеп, Розаның кызлыгы, җан тынычлыгы, сәламәтлеге бәрабәренә табылган акчалар әнисенең гомерен саклап калды, тик Розаны гына коткармады: сеңелләре өйдә юк вакытта өстәлендә “Кичер мине, әнием”, - дигән язу калдырып, 20 яше дә тулмаган килеш, Фираяның олы кызы Роза бауга менде. Аны күмәргә кайткан үз атасы Равис та, кире китешли зур тизлектә каршы машина астына кереп, һәлак булды.
Айгөл Имамиева.
Комментарийлар