16+

Теккән сумкалары Франциягә кадәр киткән

17 июля 2025, 09:26
468
0
1
Уку өчен 3 минут

“Кайчак тәүлектәге 24 сәгать кенә җитми миңа. Идеяләрем бик күп, аларны тормышка ашырырга вакыт кына кирәк”, – ди милли кул эшләнмәләре ясаучы Ләйсән Сөләйманова.

Теккән сумкалары Франциягә кадәр киткән

“Кайчак тәүлектәге 24 сәгать кенә җитми миңа. Идеяләрем бик күп, аларны тормышка ашырырга вакыт кына кирәк”, – ди милли кул эшләнмәләре ясаучы Ләйсән Сөләйманова.

Ул күз явын алырлык брошка, изү һәм алкалар ясый, сумкалар тегә. Сөйләшү барышында әле болардан кала да шөгыльләре күп булуын белеп алдык. 
Тумышы белән ул Арчадан, бүген дә шунда яши. Әтисе дә, әнисе дә Арча милли аяк киеме фабрикасында эшләгәннәр. Ләйсәннең дә бала вакыты фабрикада узган дияргә була. Татар милли бизәкләренә шул вакыттан ук гашыйк ул. 

Алма агачыннан ерак төшми ди. Ләйсән дә әнисе кебек оста тегүче. Ләкин тегү эше аның өчен хобби гына. Буш вакытында халатлар, күлмәк, пижамалар тегә.
Һөнәренә килгәндә, ул педагог: башлангыч класслар һәм технология укытучысы. Хәзерге вакытта балалар бакчасында эшли. 
Иҗади кеше бераз хыялый була. Ләйсән дә үзе турында шулай ди.

– Бераз гына сәерлекләрем бар инде: коеп яуган яңгырны, кышның күз ачкысыз бураннарын, томанлы иртәләрне, әрем исен үлеп яратам, – ди ул. 
Шигырьләргә дә мөкиббән. Якташы – шагыйрә Гөлара Шәрипованың иҗатын аеруча үз итә. Открыткалар ясау идеясе дә шуннан барлыка килгән. Үзе фотога төшергән сурәтләрдән открытка ясый һәм шуның икенче ягына шагыйрәнең шигырь юлларын язып куя. 

– Мин моны сату өчен эшләмим. Сумкага заказ биргән клиентларыма бүләк итеп бирәм. Сумканы ачуга, матур шигырь юллары язылган открытка белән брошка килеп чыкса, алучыга ничек күңелле була бит. Шуларны күз алдыма китерәм дә, аларны сөендергәнем өчен куанып куям. Кешеләргә шатлык бүләк итә алуым һәм матурлык тудыра алуым өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен, – ди әңгәмәдәшем.

Сумканы башта үзе өчен генә теккән. “Матур сумкалар күргән саен, мин дә моны булдыра аламмы икән дип, шуны эшләп карау теләге туа иде. Менә шул үземне сынап карау нияте белән тегелде ул. Интернетка куйгач, сатмыйсызмы дип кызыксына башладылар. Заказга эшләмим дип әйтсәм дә, бик үтенеп сорагач, тыңламый булдыра алмадым. Бер кыз үзенә дип заказ биргән иде, аның сумкасын күреп, дуслары да кызыккач, шуларның һәрберсенә туган көннәренә сумкалар тектерде. Удмуртия, Башкортстаннан да сорап алдырдылар. Тамбур белән чигелгән сумкалар Германиягә, Франциягә дә бүләккә китте. Эшләремне ошаткач, күңел тагын да үсә. Яңа идеяләр туып кына тора”, – дип сөйли кул остасы.   

Тагын бер шөгыле – хөрмә төшеннән тәсбихлар тезә. Алары – карт әбисе истәлеге. 
– Кечкенә вакытта карт әбиемнең мәрҗәннәре белән уйнарга ярата идем. Хөрмә төшеннән ясалып, шомарып-каралып беткән иде алар. Күпме генә шуны эшләп карыйсым килсә дә, ничектер кул җитмәде. Вакыты хәзер генә җиткән, күрәсең, бу шөгыль мине аеруча тынычландыра. Гомумән кул эшләре күңелгә тынычлык бирә, уйларны тәртипкә сала. Милләтебезнең традицияләрен, татар милли орнаментларының матурлыгын һәм үзенчәлеген күрсәтә алуым белән дә мин бик бәхетле, – ди Ләйсән. 

Тәсбих, брошкалар ясау буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен осталык дәресләре дә үткәрергә өлгерә. Районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә, “Ак калфак” оешмасы үткәргән чараларда да аны көтеп алалар. 

Әле тагын яраннар да үстерергә ярата . “Дәү әнинең, өйдә җиде төрле яран булырга тиеш, дигәнен хәтерлим. Менә шуннан кызыксынып үстерә башлаган идем. Бүген аларның саны бик күпкә артты”, – ди Ләйсән. Бакчасында егермедән артык төр яраннар үсә. Җәен – бакчасы, кышын өе шау чәчәктә утыра. 
Иҗат кешесенең башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки ул һәрчак матурлыкка омтыла. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading