16+

«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»

16 июля 2025, 16:00
424
0
0
Уку өчен 3 минут

Бүген бу баш киемен яшь егет һәм кызларда да, өлкәнрәк абый-апаларда да күрергә мөмкин.

«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»

Бүген бу баш киемен яшь егет һәм кызларда да, өлкәнрәк абый-апаларда да күрергә мөмкин.

 Соңгы елларда милли чараларга татар кызлары кечкенә түбәтәйләр киеп йөри башлаган иде. Ә быел аларны тотты да докерлар кысрыклап диярлек чыгарды. Бүген бу баш киеме төре – бөтен Россиядә иң популяр тренд. Татарстанда аны үзебезгә яраклаштырып,  татар язулары, чигүләре яки милли төсмерле элементлар белән бизәп саталар. 

Мода дөньясында барысы да цикллап бара, кайчандыр популяр булган киемнәр, аксессуарлар берникадәр вакыттан яңадан актуальләшә. Докер – шундый мисалларның берсе. 2025 елда ул зур шәһәрләрне яулап алып, модалы күрсәтүләр һәм көндәлек образларда чагылыш таба.

Докерлар XX гасыр уртасында Төньяк Америка портлары ярларында барлыкка килә. Ул авыр физик хезмәт белән шөгыльләнүче диңгезчеләр һәм эшчеләр өчен булдырылган. Бу вакытта әлеге баш киеме практик максатларны үтәгән – салкын җилдән һәм начар һава торышыннан саклаган.

Вакыт узу белән докерлар бу кысалардан чыгып, билгеле бер эстетика белән тәңгәлләштерелә башлый. 80 нче һәм 90 нчы елларда мондый башлык панк-рок һәм хип-хоп мәдәнияте, шулай ук урам модасы стиле символы була. Бу чорда докер традицион нормаларга яраклашырга теләмәгән яшь кешеләр өчен универсаль аксессуарга әверелде.

Тумышы белән Балык бистәсе районыннан булган һәм хәзерге вакытта Казанда яшәп, читтән торып КФУның Психология һәм мәгариф институтында белем алган Айсылу Мостафина докерлар шаукымын шунда ук “тотып алган”.  Моңа кадәр мөселман киемнәре белән генә онлайн сату иткән кыз, берничә ай элек ассортиментын киңәйтеп, төрледән-төрле докерларны да өстәгән.

-Докер – хәзерге вакытта бик актуаль баш киеме. Аны икенче төрле козырексыз кепка дип тә атыйлар. Бу, чыннан да, шулай. Ул кояштан капламаса да, башка эссе кабудан саклый. Җилдә очып та китми. Бик унайлы, гамәли кулланышта җайлы баш киеме дип саныйм. Докер быел бик популярлашты. Аны хәзер кызлар да, егетләр дә яратып кияләр. Хәтта олырак яшьтәге абый-апаларда да күрергә мөмкин, – ди Айсылу.

Модалы баш киемнәрен сату идеясе Айсылуда дус кызы белән маркетларның берсендә йөргәндә барлыкка килә. Дустына минималистик  төрдәге, чигү, бизәкләрсез докер эзләп, андыйны таба алмагач, шушы уй башына кереп кала. Димәк, бу товар әле Казанда аз, ә аны сатып алырга теләүчеләр күп. Шуңа күрә озак уйлап тормыйча, докерларны онлайн кибетләре ассортиментына кертеп җибәрә.

Айсылу башта докерларны үзе тегеп карый. Кул эшләренә осталыгы да бар бит – әнисе профессиональ тегүче, кызын да өйрәткән. Әмма бу эшнең бик күп көч һәм вакыт алуын күрә. Берүзе генә эш итеп, кирәкле күләмдә башлыклар җитештерү мөмкин булмавын аңлый. Шунда әлеге башлык җитештерүчеләрне эзләп карарга була. Һәм аларны чит илдән таба. Шулар белән элемтәгә кереп, докерларны заказга кайтарта.

– Докерларга сорау көннән-көн арта. Аларны онлайн-мәйданчыкларда да сатам, төрле милли маркетларда, чараларда да катнашам. Башлыкларым милли төсмерле булгач, аларны күбрәк татарлар үз итә. Әмма башка милләт вәкилләре дә кызыксына. Әйтик, чараларның берсендә докерны Казаннан бүләк итеп французлар алып китте. Үземнән күреп, докерны яулыклы кызлар да еш кына сорый. Яшь категориясенә килгәндә, күбрәк 15-35 яшьлекләр арасында популяр, – дип сөйләде Айсылу. 

 

 

 

 

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading